Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хәтерсез күке

Мин, бәрелеп-сугылып, гимназиягә килеп кергәндә, дәрес башланырга 10 минут калган. Коридорда иртәнге гимнастикага чакырып, мәктәп радиосыннан музыка яңгырый иде. Ике баскычны бер итеп кенә сикереп, гардеробка төштем. Бөтен кеше килеп беткән, безнекеләр берәү дә юк иде. Менә бәла, беренче дәреснең кайсы кабинетта буласын белмим. Авыр сумкамны өстерәп, 3 каттагы расписание таблосы янына киттем. Әһә, дүртенче катта география икән. Харап эш, контурлы картам эшләнмәгән.Мин бит иртән килгәч, Динардан күчерермен дип уйлаган идем. План тормышка ашмый калды. 34нче кабинет төбендә таптана башладым. Керсәм, икеле утыртып чыгам, ә кермәсәм….? Чыннан да, нигә миңа икелеләр бакчасында тагын бер икеле үстерергә. Шулай уйлавым булды, дүртенче каттан, баскычның тоткасына утырып, выжж беренчегә. Биш секунд үтмәде, мин — ашханәнең ишек төбендә. Ымм! Ашханәдә бүген пилмән бирәләр, ахрысы. Хуш исләр таралган. Аяклар үзеннән-үзе шунда алып китте.

— Фәния апа, нинди тәмле әйберләр ашатасыз?

Пешекче Фәния апа күзлек өстеннән миңа җентекләп карады да:

— Нәрсә, Яруллин, звонокны ишетмәдеңме әллә?-диде кырыс тавыш белән.

Ай, икенче укытучы бу Фәния апа. Менә уйлап карасаң, аңа нигә минем дәрестә булу — булмавым? Кайнар өчпочмакны суз да:

— Ашларың тәмле булсын, Яруллин! -диген. Сыйныф җитәкчесенең урынбасары бу Фәния апа, билләһи! Дәрес вакытында укытучыдан бәдрәфкә дип сорап чыгасың да, шул тәмле исләр аркасында ялгыш кына ашханәгә юлыгасың. Иреннәреңне ялап, зур өметләр белән буфетка киләсең. Ә анда тагын шул Фәния апа, чебине көткән карчыга шикелле, күзлек өстеннән карап:

-Яруллин, юл кагыйдәләрен бозасың, бәдрәф икенче катта,-дип, юл кырыендагы ГИБДД хезмәткәре кебек кире бора.

Иренеңне каты итеп ялап, төкерегеңне кат-кат йотып, янәдән дәресеңә кереп утырасың.

Ашханәдә озак тукталып булмаячак. Сәгатькә күз салдым. Йөри торгач, 30 минут үтеп тә киткән. Әһә, дәрес бетәргә тагын 15 минут кына калды. Баскычларны саный-саный менсәң, нәкъ 15 минут үтеп китәчәк. Чыннан да, 72 баскычны санаганда дәрес бетәргә өч минут калган иде. Хәзер инде җиңел суларга була. Өй эшен тикшергәннәр, яңа теманы аңлатканнар, өй эше генә аласы калды. Анысы иң җиңеле!Котылдым дип сөенеп, география кабинетының ишеген шакыдым. Земфира Әхтәмовнаның «Керегез!» дигән тавышын ишеткәч, ишекне ачып керсәм, кабинетта өстәлдәге глобус артында утырган укытучыдан башка берәү дә юк иде. Земфира Әхтәмовна, зур күзлеген төзәткәләп, түгәрәк зур күзләрен миңа төбәде. Мин бер буш парталарга, бер укытучыга карап, сүзсез катып калдым.

Укытучы, глобус артыннан торып, әкрен генә стенадагы кошлар турындагы стенд янына килде дә, күзлеге өстеннән миңа ниндидер сәер караш ташлап, озын бармагы белән өстәге рәттәге дүртенче кошка төртте.

— Бу нинди кош, Яруллин? — диде ул серле генә.

— Күке! — дидем мин, белгәнемә сөенеп.

Белгәнемне күрсәтергә тырышып, тагын өстәп киттем:

— Күкеләр йомыркаларын чит ояларга салалар. Аннан оныталар.

— Әһә! — диде Земфира Әхтәмовна баш бармагын селкеп.

Укытучыга җавап ошады, ахрысы, бәлки әле бишле дә куяр диеп, мин илһамланып :

— Земфира Әхтәмовна, күкеләр хәтерсез кошлар алар! — дип горурланып, чыгышыма нокта куйдым.

— Афәрин, Яруллин! Күкеләр хәтерсез була шул, — дип сөйләнеп, укытучы глобус артына кереп утырды.

Мин бер күкегә, бер Земфира Әхтәмовнага карап, бу нәрсә булды соң әле дип аптырап торганда:

— Яруллин, контурлы картаңны гына түгел, кичә карантинга киткәнегезне дә оныткансың бит?! — дип компьютерда нидер эшли башлады.

Укытучычының сүзләре башка суккандай булды! Ах, бу башны!Кичә сыйныфыбызда 12 кеше укырга килмәде. Айгөл Эрнестовна, дәрестән соң барыбызны җыеп, бер атнага карантинга җибәрүләрен аңлатты бит. Ах, бу хәтерсезлек!

Яруллин Рамзиль Фанисович
Страна: Россия
Город: Казань