Безнең авыл
Безнең авыл бик борынгы
Исеме аның — Мерәс.
Кайларга гына китсәң дә
Һич күңеленнән китмәс.
Ике елга агып ята
Карамал белән Өршәк.
Тугайлары җиләкка бай,
Җыйсаң тула зур көршәк
Урманында киекләре
Уйный болында күпләп.
Туып-үскән җиребезгә
Шундый матур ямь өстәп.
Акҡошлар йөзәр күлләр бар,
Йөзәләр алар парлап.
Кошлар сайрый тугаемда
Туган җиремне данлап!
Гүзәл
Аллы-гөлле Гүзәлебез,
Ай нурыдай балкыйсың,
Күк йөзедәй күзләреңдә
Кояш нурын саклыйсың.
Синең матур елмаюың
Безнең йөзне яктырта.
Синең моңлы сөйләшүең
Йөрәкләрне җылыта.
Соры чәчең нәрсә тора,
Чәчләреңә карасаң.
Һушыңны югалтып була
Күзләреңдә югалсаң.
Әнием
Матуркаем әнкәем,
Йөзләрең кояш нуры.
Мин сине бик-бик яратам
Тавышың йөрәк моңы.
Мин сине котлыйм
Туган көннәрең белән.
Менә инде олыгаясың,
Мин дә аны нык күрәм.
Кадерле әнкәем,
Илле биш яшең белән!
Тагын бер кат котлыйм
Туган көннәрең белән.