Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Голбану

Гөлбану. “Таң йолдызы” колхозы алдынгылардан санала иде. Сугыш башлангач, авылның егетләре, абыйлары барысы да фронтка китте. Колхозда хатын-кызлар, картлар, балалар гына калды. Колхоз председателе булып Гөлбану идарә итә башлады. Гөлбану кияүгә чыкмаган, узенең эшенә бөтен тормышын багышлаган яшь кыз иде. Сугышка кадәр Гөлбану кош-корт фермасында мөдир булып эшләде. Аның гәүдәсе яшь кызлар гәүдәсе кебек тал чыбыктай озын, зифа буй, көрән төстәге чәч толымы, зәңгәр күзләре, битендәге чокыры үзенә бик килешә иде. Яше дә әле утызның теге ягына чыккан гына. Басуда, болында булсын аның зеңгелдәп торган тавышы әллә кайларга яңгырый иде. Җәй көннәрендә “Таң йолдызы” колхозы сугышка икмәген, итен олаулап озатып торды. Кышын кызлар, апалар, әбиләр кич утырып йон оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәреп тордылар. Җир җимертеп эшләп, яшәп ятканда фашистлар авылга керделәр. Алар авылдагы барлык кешеләрне җыеп колхоз белән идарә итүчене сорадылар, ләкин авыл кешесе бердәм бит ул, ник бер авыз ачып сүз әйтсеннәр. Фашистлар озак көттермәделәр, мылтык көпшәкләрен картларга таба төбәделәр. Алай да бер авыз сүз чыкмагач бер фашист ыржаеп, ком тузаннарын күтәртеп, берничә залп биреп алды. Курыккан кешеләр барысы да җиргә аудылар, ләкин Гөлбану гына басып калды. Фашистлар аңа нидер кычкырдылар, Гөлбану керфеген дә селкетмәде. Аны төркемнән аерып алдылар да, кыйнадылар, нидер сорадылар, бер сүз дә чыкмагач, якындагы өйнең сараены бикләп куйдылар. Авыл халкын кошчылык фермасына куып алып киттеләр. Фермадагы кошларны районга озатканнар иде инде, ләкин йомырка салучы тавыклар әле бар иде. Авыл кешеләрен ябып куйгач, фашистлар кошларны капчыкларга тутырып, авылга алып кайттылар. Авылда фашистлар үзләрен хуҗаларча тотты: теләсә кайсы йортка кереп тавык, сыер, каз, үрдәкләрне тотып, үзләренә казан астылар һәм бәйрәм итә башладылар. Гөлбануны кыйнап сарайга кертеп аткач, ул озак вакыт аңына килә алмада, сарай эчендә качып калган 14 яшьлек Фазыл, аны аңына китерде. Сарайның икенче ягындагы кечкенә ишеген ачып, алар урамга чыктылар. Урманга, бары урманга качарга кирәк иде. Ләкин Гөлбану үз авылдашларын ташлыймы соң? Ул Фазыл белән авылдашлары бикләнгән фермага таба шуышып китте. Ферма ишеген ике немец саклый иде. Менә немецларга ашарга алып килделәр, алар мылтыкларын терәтеп куйдылар да салам эскертенә ятып ашый башладылар. Гөлбану Фазылны ферманың икенче ягына чыгып, кечкенә тәрәзә аркылы авылдашларына хәбәр бирергә кушты, ә үзе фашистлар янына китте. Ул фашистлар каршына килеп басты, тегеләр авызларын ерып, Гөлбануны коча, үбә башладылар. Шул арада Фазыл килеп, немецның мылтыгын алды да, берсен бәреп екты, ә икенчесе куркудан үзе җиргә ауды. Авылдашларны ачып чыгардылар, кайсының кулында сәнәк, кайсының көрәк, ә Гөлбану белән Фазылның кулында фашист мылтыклары иде. Авылга бик тиз кайтып җиттеләр, юлда очраган фашистларны кырып бардылар. Авыл төнне сугышып чыкты, ләкин алар үз авылларын чит- ятларга бирмәделәр. Безнең илебездә Гөлбану кебек, Фазыл кебек кешеләр бик күп булган бит. Алар үз туган илләрен, туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итәргә булышканнар. Рәхмәт сезгә, безгә тыныч, якты тормыш бүләк иткән өчен! Бу дөньяда кара көчне себереп түккән өчен!

Нурлыгаянова Гульназ Булатовна
Возраст: 26 лет
Дата рождения: 01.01.1998