Милләтемнең бер йолдызы
Халкымның горур улы.
Катлаулы һәм эчтәлекле
Исхакыйның тормыш юлы.
Яуширмәдә туып үскән,
Гыйлем туплап өлгергән.
Язмышы кая илтәсен
Ул чагында кем белгән?
Максатына омтылучан
Бик зур ихтыяр көче.
Исемен олылап саклый
Тормышта кылган эше.
Курыкмыйча авырлыктан
Дулкынга каршы йөзгән.
Туган җиреннән куылып,
Бик күп илләрне гизгән.
Карашларын үзгәртмәгән
Авырлыклар күрсә дә.
Әсәрләре атын зурлый
Үзе күптән үлсә дә.
Ул күтәргән мәсьәләләр
Көн кадагында бүген.
Сәясәт тә, тел язмышы
Хәзер дә тыныч түгел.
Гаяз Исхакый шикелле
Милләт өчен җан атыйк
Телебезне, динебезне
Татарлыкны без саклыйк!!!