Башымда такыя,
Чәчемдә күбәләк
Йөрәгем каршына
Җил белән бергәләп,
Егылам кояшның
Нурына уралып
Чәчәкләр эчендә
Югалып-югалып,
Ә кояш үзе үк
Нур суза кулыма.
Мин торам ябышып
Мәхәббәт нурына
Син минем кебек үк
Ашкынып киләсең
Мин дип, чәчәкнең
Гадиен өзәсең.
Очрашкан урында
Гөл генә, нур гына
Син-йомшак җәйге җил
Шау- шулы юлымда.
Бу назлы җылы җил
Иркәли чәчемнән
Башымда- такыя
Күбәләк чәчемдә,
Бәхетнең түбәсе
Шушымы әйт әле?
Урамда пар каен
Гашыйклар һәйкәле!