Бүген Әмир яхшы кәеф белән уянды. Ашау бүлмәсенә чыгып, әти-әнисенә хәерле иртә теләде. Ул бүген нинди маҗараларга эләгәсен белми иде әле…
Бүген мәктәптә гадәттәгедән кызыклырак булды − укытучылар көненә концерт куйдылар. Сәхнәгә Булат чыккач, бер мәлгә барысы да гаҗәпләнеп калды. Булат?! Җырлый?! 6 Д сыйныфында укучы бу малайның кушаматы «Ботан». Оялчан үзе. Аның сәхнәгә чыгып җырлавына шаккаттылар. Әмир сызгырып җибәрде дә, барысы да ишетерлек итеп кычкырды:
− Ха-ха-ха! Ботаник җырларга чыккан! Күзлеген дә салган, бичаракай! Бар чыгып кит. Китап укып кына утыр! Ха-ха-ха!..
Әмиргә ияреп, башкалар да көлделәр. Булат оялуыннан кып-кызыл булды. Чыгышы вакытында оялуын җиңә алмыйча, җырын көчкә җырлап бетерде дә ашыгып сәхнәдән тайды. Әллә елый да иде инде…
Әмир мәктәптән өенә трамвайда кайта. Юл шактый ерак. Бүген арыган иде. Бүген ул күп кирәкле эш башкарды ич. Башта сыйныфта туп типте, тәнәфес вакытында дуслары белән качышлы уйнады, сыйныфташ кызлары белән талашып алды, пардашы Рөстәмгә үзенең дәфтәренә өй эшен күчертте, концерт вакытында чыгыш ясаучылардан кычкырып кцлеп утырды. Шунлыктан трамвайга кереп утыргач, бераз телефонын караштырды да йоклап китте. «Соңгы тукталышка җиттек. Пассажирларның вагоннан төшүе таләп ителә» дигән әче тавышка сискәнеп күзләрен ачты.
− Эх, блин… Тукталышымны үтеп киткәнмен, − дип үз-үзен ачуланды малай.
Трамвайдан төшеп, тирә-якка караса − бөтенләй ят шәһәргә эләккән сыман. Ниндидер биек-биек йортлар, сәер киенгән кешеләр, неон утлар янып торган урамнар… «Бу кайсы тукталыш соң?» дип, тукталыштагы игъланнар тактасына караган иде, Әмирнең күзе шар булды. Анда «2046 ел» дип язылган иде. Ул төш күрәм бугай дип уйлап куйды һәм үзен чеметеп карады. Ай, авырта!
Шунда ул тукталышта утырган бер кешене күреп алды. Бу кеше сукбай иде бугай, киемнәре пычрак, иске, үзе бик ябык. Әмир бу абзыйга сүз катты.
− Гафу итегез, бу ничәнче ел?
− 2046, − диде теге кеше, Әмиргә сәер карап.
− Ә сез монда нишләп утырасыз?
− Ә кая барыйм инде мин? Яшәр урыным да, ярдәм итәрлек якын кешеләрем дә юк бит.
Әмир абыйның әлеге сүзләреннән әллә нишләп китте:
− Ничек болай булды соң? Ничек бу хәлгә төштегез?
− Мин музыкант булырга хыялланган идем. Ләкин беренче тапкыр сәхнәгә чыккач ук миннән нык итеп көлделәр, шуннан соң мин үз-үземә бүтән сәхнәгә менмәскә сүз бирдем.
− Бик кызганыч.
− Әйе. Бәлки, мин бик яхшы музыкант булыр идем, кем белгән. Ләкин бу хыял гына булып калды.
Әмир әлеге абыйны бик тә кызганды. Аның аңа ничек тә ярдәм итәсе килә башлады.
− Абый, ә сезнең исемегез ничек соң? − диде ул.
− Булат. Исемем Булат минем…
Әмир шунда кинәт сискәнеп куйды һәм бүген мәктәптә булган хәлне исенә төшерде. Тукта әле, шул Булат түгелме соң бу? Димәк, ул аның язмышын бозган, хыялын җимергән?… Әмиргә бик оят иде. Тизрәк бу кеше яныннан китәсе килә башлады.
Шунда тукталышка выжылдап трамвай килеп туктады. Әмир тиз генә аңа йөгереп менеп утырды. Трайвай ишеге янында «Гафу ит, Булат» диде ул пышылдап кына. Булат абый аны ишетмәде ахры. Әллә күргәннәреннән трамвайда Әмирнең башы әйләнә, кабат йокысы килә башлады. Авыр уйларга бирелеп, йоклап киткәнен сизми дә калды ул.
Трамвай тәгәрмәче сызгыруыннан уянып китсә, трамвай нәкъ аның тукталышына килеп җиткән икән. Әмир тиз генә төшеп калды да өенә чапты. Аллага шөкер, ул кире үзе яшәгән вакытка кайткан иде. Бу төнне Әмир йоклый алмады, авыр уйлар аның йокысын куды, күз алдыннан Булат китмәде.
Икенче көнне Әмир мәктәпкә барып җитү белән, Булатны табарга ашыкты. Эзләп тапты да ашыгып сөйли башлады:
− Гафу ит мине, Булат. Син бик яхшы җырлыйсың. Сиңа киләчәктә җырчы булырга кирәк. Җырлавыңны дәвам ит, туктап калма, − диде Әмир аптырап калган Булатка.
− Син чынлап әйтәсеңме? − диде Булат кыюсыз гына.
− Әйе. Чын дөресен әйтәм. Менә әйдә әле кичәге җырыңны тагын бер кат безгә җырлап күрсәт.
Һаман да аптырап торучы Булатны Әмир кулыннан алып такта янына бастырды. Булат ризалашты. Кичәге җырын башкарды. Бүген инде Әмир аннан көлмәде, җыр тәмамлангач, беренче булып кул чапты.
Шул көннән башлап, Булат белән Әмир дуслар булып киттеләр. Мәктәптәге бер концерт та Булатның җырлавыннан башка үтми иде.