Сонгы елларда жәмгыятьтә “Туклану, анын сәламәтлеккә һәм әйләнә -тирәгә йогынтысы” дигән теманы торган саен кубрәк күтәрәләр. Фастфуд, бер яктан, ач кеше өчен тиз һәм аңлаешлы чишелеш тәкьдим итсә, икенче яктан —сәламәтлегенә, үзенә йогынтысына кагылышлы күп кенә сораулар тудыра. Шул ук вакытта, жирле житештерүчеләр сыйфатлы, файдалы һәм табигый продуктлар булдырырга омтыла. Шулай булгач, локаль продуктлар һәм фастфуд арасыннан ничек сайларга соң?
Локаль житештерүчеләр эре тиз туклану челтәрләре белән чагыштырганда берничә өстенлеккә ия. Беренчедән, бу продуктларның яна булуы. Күп кенә фермерлар һәм вак житештерүчеләр үз продуктларын гормоннар һәм химикатлар кулланмыйча үстерәләр. Бу аларны файдалырак итә. Мәсәлән, сатып-алу көнендә жыелган яшелчә һәм жиләк-жимешләр үзләренең туклыклы үзлекләрен һәм тәмен саклыйлар. Алардан аермалы буларак, фастфудта кулланыла торган ингредиентлар еш кына озак саклана һәм эшкәртелә.
Димәк безнең сәламәт жәмгыятебездә үзеңне тәмле генә түгел, файдалы ризык белән дә тәрмин итеп, аңлы сайлау ясарга кирәк. Локаль продуктлар, билгеле бер өстенлекләренә карамастан, сәламәтлек ягыннан гына түгел, жирле икътисадка һәм экологиягә ярдәм күзлегеннән дә лаеклы бәяләнергә тиеш. Ахырчиктә, сайлау безнең һәрберебездә кала, һәм безнең туклану гына түгел, планетабызның сәламәтлеге дә шуңа бәйле.