Күршедәге Нәфисә әби,
Чакырды бүген иртән.
Алмалары бик күп булган,
Кереп җый-диде, тизрәк.
Әбием белән бергәләп,
Как койдык ул алмадан.
Бар нечкәлекләрен белдем,
Серләренә төшендем.
Ничек итеп измә ясап,
Имән тактага җәеп,
Келәтнең калай түбәсенә,
Кибәргә куйдык менеп.
Көне буе кипте каклар,
Кояшның кызуында.
Кич белән алып төшеп,
Куптардым сабыр гына.
Бик кызыклы, файдалы,
Азык булды бу безгә.
Үсеп җиткәч бу эшне мин,
Өйрәтәм кызыма да!