XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Фәрештәләр»

Тирә-юньдә салкын кышкы тынлык,

Дөнья талган төнге йокыга.

Шул тынлыкны бозып шыгыр-шыгыр,

Берәү больницага ашыга.

 

Сулыш каба, тынны кыса һава,

Тукталырга һич тә ярамый.

Өлгерергә кирәк, коткарырга,

Җилнең салкынына карамый.

 

Синең кулда өмет чаткысы да,

Ышаныч та ныклы терәк тә.

Үз борчуың онытыла икән,

Авыруга ярдәм кирәктә.

 

Ялгышмаска, абынмаска тырыш,

Хисләреңне әйдә йөгәнлә.

Үлемнән дә көчле булу кирәк,

Кеше гомре өзелә дигәндә.

 

Тәнен генә түгел, җанын да син,

Дәваларга тиеш иң элек.

Коткаручы фәрештәләр диеп,

Атаганнар сезне бик белеп.

 

Үз җанын да алып бирер булып,

Ашыга берәү ярып тынлыкны.

Кулларына гына түгел, йөрәгенә,

Бирче Раббым зинһар ныклыкны.

Гимадиев Самат Ильхамович
Страна: Россия
Город: г. Мензелинск