XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ерактагы дустым авазы.

Урамда яз исе килә…Кояш җылы нурларын ешрак сибә башлады.Җылы җил салмак кына агач яфракларын тирбәтеп куя.Ә дөнья инде күптән уянып,яшелеккә күмелә башлады.Яз инде чын-чынлап үзенең килүенә инандырды.
Менә шундый кояшлы язгы көнне Илгиздә хисләренә бирелеп,җылы кояш нурларына сөенә-сөенә мәктәптән өенә таба атлый иде.Башында төрле-төрле уйлар,шул уйлар арасында их мөхиме-9 май бәйрәме иде.Бик тиздән Бөек Ватан сугышына 70 ел тулачак,инде санаулы көннәр генә калып бара.Илгиз дә бит шундый тантаналы көнне бабасы белән бергә чыгыш ясыйчак.Күптән узган,ләкин мәңге истән чыкмый торган бик тә авыр еллар турында сөйличәкләр.Батыр,түзем йөрәкле Ветераннарны котлыйчаклар.Алар бабасы белән әлеге көнгә күптәннән әзерләнәләр.Илгиз әзрәк борчылсада,бәйрәм көнен туземсезлек белән көтә.Алар,чыгышларын көндә кабатлыйлар,ныгыталар,тулыландыралар.Кайчак Илгиз,бабасына артык сораулар биреп,аптыратып бетерә.Аның Бөек Ватан сугышы турында барысын да беләсе,ишетәсе,күрәсе килә.Ләкин бабасының сугышның ачы,сагыш белән тулган көннәре турында беркайчанда шатланып сөйләгәне юк.Иң элек башта уйларга бата,аннары әкрен генә,моңсу тавыш белән тәмләп сөйләргә керешә.Күрәсең,бик-тә авыр булган аларга..Бабасының һәрбер җөмләсен ныклап,ике колагын дүрт итеп тыңлый,кайчак узенәдә моңсу булып китә.Бабасы сөләп туктагач меңләгән сораулар яудыра башлый.Менә бүгендә чыгышка әзерләнгән язманы баетып алам дип,сугыш еллары турында сораштырып алды,язмасын әз-мәс өстәләгән булды.Бүген малай бабасының язмышы турында бөтенләй яңа хатирәләр ишетте.Хәтта сулыш алырга куркып,шаккатып тыңлап утырды.Сугышта бабасының Хафис дигән бик якын дусты булган икән.Аларны туган якларыннан аерып фронтка бергә алып киткәннәр.Ачлык-ялангычлык,газаплаулар,югалтулар аша бергә утәләр алар,фашистларга каршы көрәшәләр.Бик каты яралангач,хәтта бер үк госпитальдә яталар.Иң авыр минутларда да бергә булып,авырлыкларны җиңеп чыгалар.Ләкин бер заман,көтмәгәндә,Хафисны бөтенләй бүтән җиргә,бик еракка алып китәләр.Сугыш беткәнчегә хәтле дусты шунда көршкән,фашистлар әсирлегенә эләккән.Сугышка бергәләп китсәләрдә,шатлыклы хәбәр белән туган якларына бергә әйләнеп кайта алмаганнар шул..Инде Бөек Ватан сугышы беткәч,әз ме күпме айлар үткәч бабасы кешеләрдән “Хафис фашистлар әсирлегеннән чыккан,ләкин бик каты яраланган,хәзер чит җирләрдә,кайдадыр бик еракта яши икән”-дигән хәбәрләр ишеткәләгән.Сугыш бетүенә берәр ел чамасы булгач,Хафистан хат килеп төшкән.Хатта үзенең исән-сау икәнлеген,бик каты яраланып бер кулын өздереп кайтканын,ә хәзер гаиләсе белән бергә чит җирдә яшәгәнлеген язган.Соңгы юлда “Мин сине онытмадым,якын дустым,насыйп булса,бәлки күрешербез әле”-дип язылган булган.Кәрим бабай җавап хаты язып җибәргән,ләкин шуннан соң дустыннан бүтән бер хатта алмаган.
Бабасы әлеге хатны бер кочак язмалар арасыннан табып күрсәтте.Күпме еллар инде узса да,хат әледә таушалмаган, бераз саргайган гына..Кәрим бабай әлеге хатны бик ипләп кенә урынына куйды.Соңыннан алар икеседә уйлар диңгезендә йөзеп йөрделәр.Илгиз бабасына чыгышта әлеге дусты турында сөйләргә тәкъдим итте.Бабасы шунда ук риза булды.
Тантаналы,күптән көтелгән,зур бәйрәм-Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы килеп җитте.Данияр үзен әлеге көнне бик җаваплы хис итте.Кәрим бабай түшенә орден-медальләрен такты,хатны да алырга онытмады.Икесенеңдә йөзләрендә шатлык,күзләрендә очкын,ә күңелләрендә ниндидер тынгысызлык бар иде.Әйтерсең,хәзер үк күктән ниндидер бер бәхет ишелер кебек.
Барлык җирдә бәйрәм төсмере.Һәйкәл кырына кешеләр җыела башлады,иң беренче булып Ветераннар күренде.Һәрберсенең түшендә орден-медальләр балкый,йөрәкләрендә батырлык һәм горурлык хисе,йөзләрендә сөенеч,ә күзләреннән моң чагыла иде.
Бәйрәм башланып китте,тиздән Илгиз белән бабасының чыгышы.Илгизнең күңеле нигәдер бик тә тынгысыз иде.Бабасы исә онытылып бәйрәмнең тантаналы өлешен карый.Менә Илгиз белән бабасынада сүз бирделәр.Килгән кешеләрнең,аеруча Ветераннарның ягымлы карашлары күңелне җылыта иде.Чыгышның урта өлеше килеп җитте.Кәрим бабай дусты турында ашыкмыйча,уйлана-уйлана сөйләргә кереште.Илгиз хатны укыганда,тамашачыларның күзләрендә мөлдерәмә яшь тамчысы күренде..Илгиз хатның уртасына җиткәндә,Ветераннар арсыннан бер картырак кына бабай чыгып килә.Башын аска игән,әллә бер кулын кәчтүм эченә яшергән,әллә бөтенләй юк,үзе әкрен генә һәйкәл кырына атлый.Кәрим бабай Ветеранны күзли-күзли алгарак чыга башлады.Ә Данияр хатында укып бетерә алмыйча,сузсез генә басып калды,аяклары калтыр-колтыр килә.Кинәт Илгизнең башыннан:”Бу бабайный сугыштагы якын дусты,Хафис тугел микән соң?” дигән уй узды.Ике Ветеран бер-берсенә күтәрелеп карады,күзләреннән яшь тамчылары атылып чыкты.Алар берсүзсез генә бер-берсен кочаклап алдылар.Тирә як тып-тын булып калды.Әйтерсең җир шары бер мизгелгә генә булсада туктап калган иде.
Ике батыр йөрәкле дусны ачы сугыш еллары аерсада,язмыш язы киредән очраштырды.Барлык газапларныкараңгы сугыш көннәрен бергә үткән дуслар,якты,аяз,рәхәт көннәрне бергә каршы алдылар.

Гайнетдинова Индира Фаннуровна