Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Ел фасыллары (әкият)

Көз килү белән агачлар сары төсләргә буяла башлый, кошлар жылы якка очалар, һава торышы үзгәрә: иртәләрен һәм кичләрен салкын була башлый. Нигә шулай икән соң ул?

Борын-борын заманда кәҗә камандалык иткәндә, булмаган икән бу үзгәрешләр. Гомумән, Көз бөтенләй дә булмаган, агачлар саргаймаган, кошлар жылы якка очмаган, һава торышы да үзгәрмәгән, гел бертөрле генә торган. Шулай ук кыш та булмаган. Ләкин бу хәл агачларга охшамый башлаган, бер төстә генә булу туйдырган аларны. Кошлар да гел бер урында гына торудан туйганнар, аларның да бүтән илләрне, диңгез һәм күлләрне, биек тауларны күрәселәре килгән. Кешеләрне дә бертөрле һава торышы туйдырган. Нишләргә, ничек үзгәртергә?

Кешеләр уйладылыр, уйладылар да, аксакаллар җыенын чакыртырга булдылар. Аксакаллар киңәшкә утырды: бер көн уйладылар, ике көн һәм өченче көнгә бер аксакал меңьяшәр агач янына барырга киңәш бирде. Каф тавы артындагы меңьяшәр агачның тылсымлы булуы турында да сөйләп бирде. Ул агач, чынлап та, озак еллар яши, күп нәрсә күргән, күп михнәтләр кичергән икән. Өч аксакал юлга чыга: бер көн баралар, ике көн баралар, өченче көнне Каф тавы артындагы үзәнлеккә барып җитәләр.

Үзәнлекнең иң уртасында кошлар һәм җәнлекләр әйләнәсендә меңьяшәр карт имән үсеп утыра икән. Ул агач бик карт булган, агачлары да коела башлаган, шиңәргә дә жыенган икән. Аксакаллар үзләренең хәлләрен сөйли аңарга, гозерен әйтә. Агач бик хәлсез генә, ютәлли-ютәлли әйтә: ,,Мин бик карт инде, ләкин мин сезнең гозерегезне үтәргә тырышырмын. Соңгы көчемне туплап, тылсымымны кулланырмын”.

Аксакаллар, җәнлекләр һәм кошлар нәрсә булыр икән дип көтә башладылар. Агач бик әкрен генә үзенең 4 яфрагын җиргә төшерде һәм пышылдап кына укый башлады: “Әфсен-төфсен, килеп төшсен; әфсен-төфсен үзгәрсен; әфсен-төфсен булсын: бөре, яшел, сары, коры”. Шулай дигән дә меңьяшәр карт имән яфракларга өргән. Яфраклар яткан урында 4 җәймә барлыкка килгән. Беренчесе – ак карлы, буранлы, ышшш дип, салкын өреп торган җәймә. Аксакаллар ышшш дигәнне, кыш дип ишеткәннәр һәм шатланып: “Бу кыш вакыты”- дигәннәр. Икенчесе – кояшлы, бөреле, гөрләвекле, җилле булган. Үзәнлектәге бал кортларына бик тә ошаган әлеге җәймә һәм алар аның янында беззз-беззз килгәннәр. Аксакалларга аларның тавышлары яззз, яззз диеп ишетелгән һәм алар “Бу яз вакыты булыр”-дигәннәр. Өченчесе – шау чәчәкле, хуш исле, җиләкле, кызу һәм эсселек бөркеп торган җәймә янына килүгә аксакалларның берсе чәй сораган. Ә калганнарына ул бик ошаган һәм берсе “Бу җәй вакыты булыр”- дигән. Дүртенчесе – сары яфраклы, тулы башаклы, мул уңышлы, китүче кошларның канат тавышлары гөжжж, гөжжж килгән. Аксакаллар гөжжж, гөжжж дигәнне, көз дип ишеткәннәр һәм шатланып: “Бу көз вакыты”- дигәннәр. Шунда аксакаллар меңьяшәр карт имәннән бу вакытны тигез өлешләргә бүлүен үтенгәннәр. Меңьяшәр карт имән соңгы көчен җыеп: “Бу вакытларның һәрберсе өч ай дәвам итсен”, — дигән дә, хәле бетеп катып калган. Шул вакыттан бирле ел әйләнәсе кыш, яз, җәй, көз фасылларыннан тора. Кешеләргә дә бу бик ошый, агачлар да бик канәгать. Алар төсләрнең үзгәреп торуын, һава торышының төрлелеген бик ошаталар. Ләкин меңьяшәр карт имәнның чыршыларга гына көче житми кала, шуңа күрә алар теге вакыттагыча яшел төстә калалар. Меңьяшәр карт имән үзенең сонгы сулышын сулый. Аның соңгы яфраклары шиңеп, ботаклары салынып төшә. Ул кешеләргә соңгы яхшылыгын эшли һәм үлә. Шушы вакыттан башлап дүрт ел фасылы һәрвакыт алышынып тора башлый. Шуның белән әкият тә бетә.

Мухамадиева Ралина Ришатовна
Страна: Россия
Город: Лениногорск