Мин еш кына зурларның: “Эх, укыйсы калган икән!”-дип әйткән сүзләрен ишетәм. Соңгы вакытта бу турыда күп уйланам. Нәрсә әйтергә телиләр икән соң алар? Нәрсәне укымый калдылар икән, дип баш ватам.
Ярар, әби-бабайларның укырга вакытлары да, мөмкинлекләре дә булмасын ди. Ә безнең әти-әниләр, абый-апалар ник алай дип әйтә соң? Җавабы бик сәер!
Бу хәл болай булды. Безгә кунакка абый белән укыган иптәше килде. Егет мәктәптә бик тырышып укымаган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң техникумда укып, эшли башлый. Күрәсең, сайлаган һөнәре бик ошап бетмәгән. Икенче һөнәр сайларга уйлаган. Ә бу эше чит илләрдә йөрү белән бәйләнгән – алып-сату эше, дип әйтик. Башта җайлы гына кебек күренсә дә, егет эшне дәвам итә алмый! Инглиз телен белмәү, һәм башка өлкәләрдә бик сай йөзү, эшне алып барырга мөмкинлек бирми. Иң кызыгы шул: мәктәптә начар укыган бу егет тә шул ук җөмләне әйтте: “Эх, тырышып укыйсы калган икән! Әти бит гел укырга кушты. Ник тыңламадым икән, диде”.
Димәк, чыннан да, телләр өйрәнү, белемгә омтылу элек-электән кайтаваз булып килгән әйтем. Ни өчен кешеләр аны соң гына аңлый? Ни өчен мәктәптә вакытта укыйсы килми, ә аннары соң була? Бәлки, үз вакытында начар укып, бу фикерне әйткән кешеләрне мәктәпләргә очрашуларга ешрак чакырыргадыр. Ә бәлки, мәктәптә начар укып, аннары белем алырга мәҗбүр булган абый-апалар кинәшләрен ешрак язып торырлар. Вакытның кадерен белергә өйрәтерләр.
Белмим инде: “Эх, яшь вакытта укыйсы калган икән!”-дигән сүзләрне гел ишетәбез, ә күпләребез һаман да тырышып укымыйбыз. Кайчан соң укуның кадерен белербез?!