Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ефәк шәл (Булган хәл)

Ефәк шәл (Булган хәл)

Галимҗан әйткәндәй, кешене яшәртә, чибәрләтә торган шәл ахры бу. Хәнифәнең тутлы йөзе әнә ничек алсуланды. Бүтән чакта чекерәеп торган миңе дә, ничектер, беленер-беленмәс калды. Иңнәренә ак ефәк шәл ябынган Хәнифәгә карады да, соклану катыш көнләшеп куйды Галимә. Әле кайчан гына ул да шулай Галимҗаны каршында көязләнеп басып торган иде бит. Бигрәкләр дә ярата иде аны ире. Ак ефәк шәлне дә: “Менә, Галимәкәем, сиңа диеп алдым”, — дип базардан алып кайткан иде. Ул кайткач нәрсә дияр? Минем истәлегемне дә саклый алмагансың димәсме?

Әмма өйдә балаларының: “Әни, ашыйсым килә”, — дип өзгәләнүләрен исенә төшерде дә, Хәнифәнең бер алдына, биш артына чыкты ул:

— Һай, һай, һай!.. Бигрәкләр дә килешә икән үзеңә. Бәхетгәрәең кайткач танымас та инде.

Күршесе көзге алдыннан тагын бер урап килде дә, шәлне өстәлгә куйды.

— Сүз дә юк, затлы шәл. Моның өчен поты белән бодай бирсәң дә жәл түгел…

Ул келәткә чыгып зур коштабак белән он алып керде.

— Мә, үлчәп-нитеп тормадым, биш-алты гәрәнкә бардыр. Шуннан артыгын бирә алмыйм. Үземнеке дә исәпле. Бәрәңге уып кушсаң, бер күәс ипигә җитәр. Галимҗан абый хакына… Авыл Советына эшкә ул алды бит. Бигрәк әйбәт кеше иде. Бер җаең белән түләрсең әле. Ә бу шәлеңне сакла син, күрше. Синең үзеңә дә бик килешә ул. Аннары кече яктан бер кыерчык ипи күтәреп чыкты. – Монысы балаларыңа, бер утырып чәй эчәрләр.

Галимә бер кулына табак тулы он, икенчесенә шәл белән ипи күтәреп, елый-елый өенә кайтып китте.

“Болай булгач, яшибез әле, җаннарым. Илгә бирсен, илдә чыпчык үлми…”, дип уйлады ул эченнән.

Шулай очын-очка ялгап барганда, Галимҗанның акчасы белән хаты килеп төште.

— Аз булса да, күп итеп алыгыз, бик аптыраганда тотарсыз, — дигән. – Галимә, — дигән, — балаларны ач йөртмә. Әгәр дә, бүтән чараң калмаса, бураны сат…

Галимә: “Карап торган бурадан болай да чак колак какмый калдык бит инде”, — дип уйлап куйды.

Кырык өчнең каһәрле җәе иде бу. Галимә кызы белән уракта. Кече малае башак җыюда. Ундүрте тулмаган Мансур урманга агачка менәсе иде. Киткән бу берүзе. Инде кояш та баеды. Малай юк та, юк. Аптырагач, каршысына китте Галимә. Тау кырына җитсә — шаккатты: Мансуры берүзе кайтып килә. Елый-елый шешенеп беткән. Тамаклары карлыккан.

— Адаштым. Атымны югалттым. Бераз үлән ашасын дип туарып куйган идем. Әйләнеп килсәм – Алмачуарым юк, тае да. Ул тирәне ике әйләндем. Җир астына убылдылармыни – юк та юк…

— Һай, балам җаным, туарасың гына калмаган икән. Хараплар гына булганбыз. Ат түлисе булса, нишләрсең…

Алар – Мансур, Галимә һәм аларның күршеләре Хәнифә ат эзләргә чыгып киттеләр. Галимә апай, аны-моны әйтмәстән, чачаклана башлаган чабата үкчәсенә үлән тутырды да, абына-сөртенә тагын йөгерде. Ана, шарт итеп ботакка басып, кузгалып кына киткән иде – кинәт улының шатлыклы тавышын ишетте.

Әни-и! Ат монда-а!

Галимәнең кинәт хәле бетте. Ул, сулуы кабып, мышкылдап килеп җиткәндә, Мансур инде Алмачуарны чыршы төбеннән чыгарып азаплана иде.

— Чорналып беткән бу, әле ничек буылмаган. Әни җаным, тае да исән бит.

Бүтән вакытта ат тибүдән, ат тешләүдән коты очкан Галимә, бүген атның муеныннан кочып алды.

— Һай җаным, кем бәхетләренә исән калдың син?! Бура сатып түләселәре булса, нишләр идек?

Алмачуар үзен табуларына чиксез куанып, зур, акыллы күзләрен мөлдерәтеп тик тора. Галимә аның төкле танавына битен куеп, чын әрнү белән елый иде. Хәнифә исә, бер кабарлык ипие белән колынны сыйлап, аның дугаланып килгән муеныннан сыпыра. Мансур, ат өстенә кунган чебеннәрне дилбегә очы белән шап-шап куа-куа, аклангандай сөйләнә:

— Кичә бу тирәләрдән ничә тапкыр уздым ич мин, тәки табылмадың.

Галимә улының бер төн эчендә шактый утырып киткән күзләренә, очлая төшкән аксыл йөзенә сөенү катыш борчылып карады: “Әтисе кыяфәте керә башлаган улыма. Инде исән генә булсын, җаным”. Аннары, һаман да колын янында сырпаланган Хәнифәгә ихлас күңеленнән әйтте:

— Сеңелем җаным, ышанасыңмы-юкмы? Ат табылса, сиңа иң кадерле әйберемне бирермен дигән идем. Изге җандыр син, теләгем кабул килде бит. Төшкәч тә кертеп бирәм теге ефәк…

Хәнифә кинәт аны бүлдерде: -И-и, Галимә апай, әйтмә инде шул ефәк шәлеңне һаман! Әллә мин шуңа калганмы? Шуның өчен ат эзләштемме? – Аның калын кашлары, уртага таба җыерылды. Битендәге мие сикереп төшәрдәй бүртенде. Аның кырыс тавышына Алмачуар да сәерсенеп башын күтәрде. – Мин сине акыллы хатынга санап йөри идем. Алтын кебек Галимҗан абыйга пар килгәнсең дим. Ә син аның иң кадерле истәлеген, күңел көзгесен, иң кайнар сөю билгесен кемгәдер бирмәкче буласың…

Хәнифәнең ара-тирә йөгәненнән ычкынып китүен белә иде Галимә. Ул аны ипләп кенә эзгә дә кертә иде. Әмма бу юлы Галимә аңа авыз ачып бер сүз дә әйтә алмый, чөнки Хәнифә хаклы, йөз тапкыр, мең тапкыр хаклы!

— Менә шулай, Галимә апай, алай теләгең кабул килә торган булгач, син миңа Гәрәем исән-сау кайтсын дип кенә телә инде…

…Кояш инде төшлеккә авышкан иде. Галимә Галимҗаннан килгән хатларны пөхтәләп кенә төрде дә сандыкка салып куйды. Аннары, урыныннан торып, баудагы әйберләрне карап узды.

— Кипкәннәр, җилләгәннәр… – Һәм иң беренче итеп ефәк шәлне алып, иңенә салды. Кояшта җылынган нәфис тукыма аның муен тирәләрен язылдырып җибәргәндәй булды. Галимә якты кояш җылысына оеп уйга талды: “Менә тиздән сугыш бетәр. Галимҗан кайтыр. Ә бу шәл… Юк, үлсәм дә сатмыйм…”

…Сугышның әле ике ел барасын, Галимҗанның шунда һәлак булачагын, кече улының яман авырудан үләсен, шул хәсрәтләргә түзә алмыйча үзенең ефәк шәле белән асылынып үләчәген күз алдына да китерми иде әле Галимә бу вакытта. 

Габитова Ландыш Марселевна
Возраст: 25 лет
Дата рождения: 01.01.1999