Татлы йокыдан уяндым,
Гөр-гөр килгән шау-шуга.
Кемнәр генә сүзгә килгән,
Ни булган соң аларга?
Тавышлары чиксез матур
Тик нигәдер ачулы.
Иртә таңнан ни бүлешә,
Кайдан бу ыгы-зыгы?
Берсе канатларын сирпеп
Бугай нидер аңлата,
Гөр-гөр килеп гүя шулай
Барын тынычландыра.
Икенчесе койрыгын селкеп,
Тырнакларын күрсәтә.
Барыбер җиңә алмассың
Диеп әллә инде кисәтә?!
Йөгереп чыктым яннарына
“Әй,дусларым, тыңлагыз!
Дуссыз яшәү – күңелсез ул,
Дуслыкны сез саклагыз!”
Шулай песи белән күгәрчен
Янә татулаштылар.
Инде бүтән беркайчан да
Ызгышмаска булдылар.