Песи дустым.
Әбкәм кунакка килде
Песие дә иярде.
Шаян пескәем хәзер
Минем дуска әйләнде.
Артымнан да калмый йөри
Ашатам, сыйпыйм аны.
Яратканымны беләдер,
Аңлыйдыр ахры, шуны.
Дустым булды Амурҗан
Исеме дә килешә.
Кочагыма сикерә-
Шулай хәлне белешә.
Беркемгә дә сөйләмәгән
Серләремне ул белә.
Шатлык — кайгыларны да
Бүлешәм аның белән.
Дүрт аяклы дусларыбыз
Аңлый безне чынлап та.
Мәрхәмәтлерәк булсакчы
Без аларга карата.
Дусларым.
Дустың булу- шундый рәхәт
Күңелеңне бушатасың.
Андый дусларың булганда,
Җан рәхәте бит тоясың.
Минем дуслар шундый яхшы,
Акыллы, мәрхәмәтле.
Дусны дус итә беләләр,
Алар белән күңелле.
Бер- беребезне аңлыйбыз
Серләрне бүлешәбез.
Кыен чаклар килеп чыкса,
Ярдәмгә ашыгабыз.
Берни дә авыр түгелдер,
Янда дусларың булгач.
Аларны бик яратамын,
Дуслык кадерен белгәч.
Шаян шигырь.
Борын- борын заманда
Түгел, безнең заманда
Яши икән Шүрәле
Бик куе урманнарда.
Бармагы авыртса да,
Җырларга ул яраткан.
Матур җырлый белмәсә дә,
Моңланып көн уздырган.
» Үкермәле, матур түгел
Җырлавың синең» ,- диеп,
Көлгәннәр Шүрәледән
Җырлаганын ишетеп.
Шул җырлары белән әллә
Авыртуын басканмы?
Былтыр бармагын кысканга
Җыр белән юанганмы?
Шулай утыра Шүрәле
Бармагына каранып.
Саг(ы)на, ахры, Былтырны
Үзалдына моңаеп:
» Эх, килеп чыкса Былтырым,
Бергәләп җырлар идек.
Үпкә- сагышны онытып,
Мәңге дус булыр идек!»
Әллә йолдыз атылганмы,
Әллә көчле хыялы.
Күзенә ышана алмый-
Каршысында Былтыры.
Әй, сөенде Шүрәлебез,
» Кети» уйныйсы килде.
Үткәннәр искә төшкәч,
Бармагын тешләп түзде.
Былтыр ышанып килгән
Акыл кергәндер, диеп.
Шүрәлене жәлләгәндәй,
Кочаклап алды үзен.
Сөйләштеләр озак алар,
Дуслаштылар ахрысы.
Урман яныннан узганда,
Ишетелә җырлары.
«Дус булуга ни җитә,
Яшик бергәләп җирдә.
Безнең дуслык турында
Яңа җыр тусын, әйдә.»