XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Дуслык

Яшәгән ди өч дус кыз: Мәрьям, Камилә һәм Надия. Алар бик күңелле һәм бик тату булганнар.

Беркөнне кызлар болында уйнаганда, көчле яңгыр ява башлаган. Кызлар имән агачы янына килгәннәр һәм аның астына качарга уйлаганнар. Мәрьям имәнгә әйткән:

— Имәнкәй, зинһар безне үз кочагыңа ал, юкса без юешләнеп бетәбез.

Ә имәнкәй болай дигән:

— Яхшы, мин сине кертәм, ләкин синең дусларың башка агач эзләсеннәр.

— Дусларымны сыйдырмагач, кирәкми, без башка агач янына барабыз, дигән Мәрьям.

Кызлар юлларын дәвам иткәннәр. Менә Камилә каенны күргән һәм сораган:

— Каенкай, зинһар безне үз кочагыңа ал, юкса без юешләнеп бетәбез.

Каенкай:

— Яхшы, мин сине кертәм, ләкин синең дусларың башка агач эзләсеннәр.

— Рәхмәт, тик мин дусларымнан башка кермим,- дип җавап биргән. Камилә.

Кызлар алга таба киткәннәр һәм Надия өрәңге агачын күреп алган:

— Зинһар безне үз кочагыңа ал, юкса без юешләнеп бетәбез.

— Яхшы, мин сине кертәм, ләкин синең дусларыңа урын юк!

— Тик мин дусларымны калдырмыйм,- дип җавап кайтарган Надия.

Күп тә үтмәгән, яңгыр да туктаган, ялтырап кояш та чыккан. Кызлар моңа бик шатланганнар һәм юлларын дәвам иткәннәр. Шул вакыйгадан соң агачлар ялгызлыктан кибеп корыганнар, ди.

Куличкина Карина Павловна
Страна: Россия