Борын-борын заманда, калын урман эчендә яшәгән ди, булган ди бер Чыршы агачы. Ул яңгырның тәмле суларын эчеп, салмак җилләрдә чайкалып буй җиткергән. Алтын көзләргә дә исе китми ямь-яшел булып балкып тик утырган ди. Кыш аеруча яраткан Чыршы агачын. Ап-ак карлары белән аны салкыннардан саклаган, күлмәгенә энҗе йолдызлар сипкән, бураннарда ак мамык юрганына төреп бишек җырын җырлаган. Нәни куян балалары Акколак белән Йомшаккай да үз иткәннәр чыршыкайны. Энәле дуслары Чыршыкай аларны иң очлы күзле хәйләкәр Төлкедән дә, усаллыгы белән даны чыккан Явыз кушаматлы бүредән дә күп тапкырлар үз кочагына сыендырып саклап калды бит.
Күрше агачта гомер кичерүче Саесканның хәвефле тавышы яңгырадымы, алар яшәгән аланга ниндидер көтелмәгән кунак киләсен көт тә тор. Әнә бүген дә Чыршының куе ботаклары арасында тын гына качып, чыр- чу килеп очкан чыпчык балаларының ниндидер таныш булмаган кешеләргә урман тәртипләрен аңлатуларын тыңлап утыралар. Булмады… Бу юлы да аңламадылар… Бүтәннәр я гөмбә, я җиләк җыеп кайтыр юлларына кузгалалар иде … Болары агачлар янында туктала- туктала нидер сайлыйлар, үзара бәхәсләшеп тә алалар… Араларыннан берсе Чыршыкайга таба килә түгелме соң? Акколак белән Йомшаккай куркуларыннан тын да алырга куркып, бер- берсенә сыендылар, аларны аңлаган Чыршыкай якын итеп, үз итеп, энәле кочагына сыендырды. Бик озак тордылар әлеге кешеләр урман гүзәле булган Чыршыкай янында. Буен да үлчәделәр, күркәләрен дә барладылар, ахырдан, югары ботакларының берсенә кызыл тасма бәйләп, Яңа ел җиткәндә кабат килергә дип, кайтырга кузгалдылар.
Әй елады да соң Чыршыкай.. Аңа кушылып бар җәнлекләр һәм кошлар яшь түкте, агачлар, куаклар башларын түбән иделәр… Болытларның елаганын үзегез дә күргәнсездер инде…
Болар елап кына утыралар икән дип, уйлый күрмәгез тагын. Акколак белән Йомшаккайның Саескан һәм Ябалак белән сөйләшеп торганнарын үзем күрдем. Дуслыкның җир йөзендәге иң зур көч юк икәнен, хәтта таулар күчергәнен сез миңа караганда да яхшырак беләсез! Шулай бит!