Дуслар
Айнурларның әбисе белән бабасы авылда яши. Алар анда еш кайтып йөри. Күп вакытларын шунда үткәргәнгә күрә, әтиләре улларына кечкенә көчек тә бүләк итте. Абыйсыннан аермалы буларак, Айнур әтиләренең бүләге булган бәләкәч белән күп вакытын үткәрде. Алар икесе бергәләп уенга да бардылар, күлгә су керергә дә, бергәләп балыкка, җиләк җыярга урманга да йөрделәр. Бигрәк тә күрше малае Азат бик тиз дуслашып китте Акбай белән. Айнурның яраткан көчегенә исемне дә алар бергәләп уйлап таптылар. Бу кечкенә ап-ак йомгакка “Акбай” дип исем куштылар. Аны алар икесе дә бертигеез яратты. Акбайның үзенә генә хас холкы да бар иде. Уенга китәр алдыннан берәр ипи кисәге ашатмасаң, үпкәләп, ул оясына кереп китә иде. Ә ашарына биргәч, алардан алда йөгерде.
Бер көнне малайлар су кереп кайтырга булдылар. Көннең эсселегенә чыдарлык түгел. Шуңа күрә алар бераз суынып, хәл алып кайтырга теләделәр. Әлбәттә инде Акбайны да үзләре белән ияртте алар. Тик бәләкәч кенә ни өчендер, барырга теләмәгәндәй, башын аска иеп оясына кереп китте.
Акбай, ярар инде, дигәндәй, оядан сузылып чыкты да, килеп Айнурны ялап алды һәм малайларга иярде. Уйный-уйный барып, күл буена җиткәннәрен сизми дә калды алар. Рәхәтләнеп суга, чума-чума, уйнады алар. Кәефе булмаса да, Акбай да алар белән уйнады. Малайлар, киенеп, кайтырга юлга кузгалдылар. Акбай да алар белән атлады. Шулчак әллә каян гына бер машина килеп чыкты. Акбай, өрә-өрә, аңа каршы йөгерде. Машина акрынаеп та тормады. Каршы килгән көчекне бәрде дә алга таба китеп барды. Акбай яшен тизлеге белән алга ургылды. Аның йөгерүенә малайлар җитешә алмады. Көчек күздән югалды. Малайлар аны өйгә кайткандыр дип уйлап , ашыга төштеләр. Кайттылар, тик Акбай гына анда юк иде. Кич җитте. Көтү дә кайтты. Азат та кайтып китте.Көчек кенә кайтмады. Айнур Акбайны, йокламыйча, төне буе көтте. Икенче көнне дә эзләделәр, өченче көнне дә. Тик яраткан көчек юк булды, кайтмады ул.
Шактый озак вакыт узды. Инде бакчадагы бәрәңгеләрне күмәр чак та җитте. Менә Айнурның әбисе белән әнисе олы эшкә тотынды. Күпме вакыт үткәндер, әнисе:
— Улым, без Акбайны таптык, -дип ихатага кайтты.
Айнур озак елады. Әби белән әнисе дә еладылар. Үзләре Айнурны тынычландырырга теләде. Акбайны күмделәр. Тик күңелдә генә бер төрле авыр тойгы калды. Бу төнне Айнур төне буе саташып чыкты. Ныклап йоклый да алмады.
Иртән ул кечкенә эт тавышына уянып китте. Йөгереп ишегалдына чыкты.
— Улым бу – сиңа бүләгебез. Аны Тузик дип атаганнар, — диде аңа бабасы.
Айнур йөгереп барып көчекне кочаклап алды. Ул берни турында да уйламады бу минутта. Аңа яңа дус табу рәхәтлек бирде.