Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Дөнья мине үзгәртте…

Дөньяның бер почмагында бик матур һәм зур авыл бар. Бу авылда кешеләр үзара тату яши, балаларның бәхетле тавышы гел яңгырап тора, күршеләр бер-берсенә ярдәм итеп яши, бәйрәмнәр дә бергә оештырылып, урамнар шау-гөр килеп тора, кайгы килгән вакытта да халык берсенә берсе терәк булып тора. Матур кояшлы көзге көннең тынычлыгын сугыш бозды. Бу көнне авылга кайгы килде, элек балалар, яшьләр тавышы белән тулып торган урамнарда бүген тынлык урнашты. Яшь егетләргә сугышка чакыру хатлары килә башлады. Кешеләр урамга чыгарга куркып, капка төбенә машина туктаса, тәрәзәдән дә карарга куркып яши башлады. Бик дус, тату яшәгән Морозовлар гаиләсе дә читтә калмады. Шушы гаиләнең кече малаен Рәсимне сугышка чакырдылар. Кечкенәдән шук булган Рәсим дәрес тә хәзерләргә, укырга да яратмый иде, биреләсе имтиханнарына да ул: „Аннан соң әзерләнермен”, — дип кенә карады. Чөнки әтисе аның барлык кырын эшләрен дә танышлары аша көйләп, җайлап барды. Имтиханнарны да, ел буе әзерләнгән малайларга караганда яхшырак билгегә эшләп чыга бирде. Кайвакыт аның шуклыгы белән кылган гамәлләре куркыныч хәлләр дә тудыргалады. Яшьләр аның әшәкелекләрен әти-әниләренә кайтып сөйләми иде, чөнки Рәсимнең әтисе бу авылда бик “зур кеше” санала, акчаны да күп эшләү җаен белә, шуңа күрә ул күп әйберне акча белән чишергә ярата. Иң кечкенәсе булганга да, бәлки аңа әти-әнисенең игътибары, назы күбрәк эләккәндер. Рәсим эш рәте белмичә, абый-апалары белән чагыштырганда ялкау бала булып үсте. Апалары ашарга пешергәч, абыйлары өй эшләрен эшләп баргач аңа эш тә калмый иде.

Чакыру хаты аларга килер дип уйламады Рәсимнең әтисе. Бу көтелмәгән хәлдән куркып, югалып калды, бигрәк тә әнисе курыкты, чөнки малаеның берни эшли белмәвен ул бик яхшы белә иде. Әнисе кече улы белән җайлап сөйләшеп карады:

-Улым, бәлки бармассың? Ничек качып булганын без уйларбыз!

-Юк, алай булмый. Мине чакырганнар икән, димәк мин кирәк,- дип кырт кисте Рәсим.

Ул сугышны ниндидер уен итеп, кызык, бары тик текә малайлар гына барган җир дип күз алдына китерә иде. Икенче көнгә әнисе киемнәрен тутырды, апалары ашарга тутырып куйдылар, ә абыйлары вокзалга кадәр машинада алып барып куйдылар. Поездга утырып, кузгалып киткәч, Рәсим күзен табигатькә төбәде. Элек ул гел теливизор карап, телефонда уйнап вакытын үткәргәч, табигатьнең матурлыгын да күрмәгән булган. Салкын искән җил белән тибрәлгән ярым шәрә агачларга сокланып барды. Агачлар башта уң якка ауган булалар, аннан соң сул якка селкенәләр, әйтерсең ниндидер салмак көйгә бөтенесе бертигез бииләр. Малайның карашы аскарак ягъни коелган яфракларга төште. Аларның төрле-төрле булуларына аның исе китте, әйтерсең лә чәчәкләр болыны мени, кояш кебек сап-сары, араларында сирәк кенә кызгылт төслеләре дә очрый. Табигатьнең матурлыгына сокланып егет 3 сәгатьлек юлны үтеп, стациясенә барып җиткәнен дә сизми калды.

Юлда узенә дус та тапты, ул күрше районнан Самат исемле егет иде. Табигатьнең матурлыгына сокланып барганда, бер колагы белән ул барыбер дустын тыңлады. Самат тыңлаучылар булганда, сөйләргә бик ярата иде.

-Беләсеңме, мин авылга кайткач, Алла боерса, өй салам. Авылдан китмим мин. Син авылда каласыңмы?- дип сорау артыннан сорау яудырды Самат.

Бу сорау бик кызык тоелды Рәсимгә. Бактың исә, аның бу турыда уйлаганы да юк икән. Гомумән, ул бүгенге көн белән яши иде бит. Алга план кору турында уйлаганы да булмады.

-Белмим, мин алай алдагы көн турында уйлый белмим,- дип күзен тутырып Саматка юнәлтте Рәсим.

-Ничек инде, менә барабыз да, дошманны тар-мар итәбез дә, өч ай дигәндә өйгә кайтабыз. Шулай булмый мөмкин түгел. Әнигә кышын читен була. Әни бит безне үзе генә үстерде. Әти начар чир белән китеп барды безнең. Минем бит өч сеңлем бар. Аларны кем карый ди. Инде Сәмирәгә егетләр исе керә башлады. Аны кем акылга кертеп торсын миннән башка. Өч баш сыер, сарык, тавык, бозаулар. Бер Әни белән сеңелләргә читен була миннән башка. Беләсеңме никадәр кар ява бездә. Сездә дә шулай явамы, кар көрәп җан чыга кыш буе.

-Белмим, бездә карны трактор көри, барсик белән көри әти,- дип әйткәндә Рәсим ничектер оялу хисе кичерде.

-О, шәп. Карале, сугыштан кайткач, барсик алам икән мин. Синекен барып карыйм башта, аннан үзебезгә алам.

Әмма сугыш егетләр уйлаганча тиз генә бетмәде. Эш рәте белмәгән Рәсим биш ай дигәндә ач торырга да, дусты белән бергә чиратлап йокларга да, авырлыкны җиңәргә дә өйрәнде. Отпускага кайтачакларын белгәч, Самат белән кочаклашып, егет булсалар да озаклап еладылар.

Отпускага кайтканда аны Әнисе танымады. Олыгайган, күзләре сулган. Кайткан көннән әнисенә “Әни, нишлисе бар? Нәрсә белән булышыйм?”, — дип колак итен ашады.

-Улым, ял ит, бер эш тә юк! Нәрсә ашыйсың килә?

-Әни, алаайса син ачуланмасаң, мин бер-ике көнгә абыйлар белән Саматка булышып кайтыйк әле. Аларның анда өч баш сыер, сарык, тавык, бозаулары бар. Әнисе үзе генә кызлар белән. Читен аларга әни.

-Улым, мин каршы түгел, түгелен, ярый торган эш булырмы соң?

-Ярый, Әни, ничек ярамасын. Тагын кайчан кайтабыз бит.

Саматның әнисе генә түгел, сеңелләре дә бу хәлгә шаккатты. Рәсимнең үзгәрүен шатланып та, борчылып та күзәткән Әтисе алып калу җаен да хәстәрләгән иде, әмма егет кире китүне хуп күрде.

Шулай итеп, ике елга якын вакыт узып китә. Рәсим хәрби бурычны үтәгәндә, Саматны этеп җибәреп, үзенә җәрәхәт ала. Озак вакыт госпитальдә ятып, өзелгән аягы урынына тимер протез киеп, яңадан йөрергә өйрәнә. Элемтәгә керә алганда, Самат белән сөйләшеп торалар. Самат исә, үзен гаепле санавын, үзен кичерә алмавын әйтеп, колак итен ашый, отпускага кайткан вакытта аның янына госпитальгә бара. Рәсим үзен хәрби хезмәттән азат итүләрен, бераз авыр кичерә. Авылга кайткач, аны чараларга чакыралар, уңайсыз сораулар биреп, җанын теләләр. Авыл булгач, явыз теллеләре дә очрый, андыйлары исә: “Рәсим аяклы вакытта да аналарына моның кадәр булышмый иде, аяксыз калгач, икеләтә хөрмәт күрсәтә”,- дип сөйли. Дөрес, көнен аякта йөрсә дә, төннәрен тәне сызлауга көчкә түзеп чыга Рәсим. Соңгы сөйләшүдә Самат та күңелсез хәбәр җиткерде:

-Әни нык бетереште, Рәсим. Кары да ишә җитмәсә. Сәмирәгә читен. Укыны ташлыйм ди.

-Самат, мин кайтам сезгә.

-Кая кайтасың? Кире мондамы?- дип кычкырып көлеп җибәрде Самат.

-Юк, синең авылга кайтам. Ярты булсам да, ир кеше мин. Бераз файдам тияр.

-Рәсим, бу минем өчен тагын бер синең алда түләп бетергесез бурыч була бит.

-Кайткач түләрсең. Синнән түләү шул: син исән кайтырга тиеш! Син кайтканчы мин сезгә күченәм. Сеңелләреңә күз-колак, әниеңә ярдәчме булырмын.

Әтисе белән киңәшләшеп, әтисенең хәер-фатихасы белән, әнисенең төрлечә каршы килүенә карамастан, Рәсим күрше авылга китергә сумка тутырды. Аны анда дөрестән дә көтәләр иде.

-Әни, елама. Мин Саматтан аермалы буларак, сугышка китмим. Мин аларга кирәк. Мин ике атнага бер кайтып торырмын, үзегез килерсез. Өч йөз чакрым ара, ара мени исән кешегә, — дип юатты Рәсим әнисен.

-Улым, кайчан, ничек үзгәрдең соң син? Моның кадәр миһербанлы, йомшак бала икәнеңне белми идем дә бит мин, анаң булсам да.

-Әни, мине тәртипсез дисәләр дә, мин беркайчан да миһербансыз булмадым бит. Кешенекенә тимәдем, кеше рәнҗетмәдем. Дөнья да үзгәтте инде Әни, дөнья да үзгәтте. Нәкъ шигырьдәгечә: дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте..

-Ярар, улым, шулай уйлагансың икән, ярдәмең тисен Самат гаиләсенә. Исән генә бул!- дип озатып калды әнисе малаен.

Барып керүгә Саматның әнисен хастаханәгә озатып, күзләрен тутырып карап торган өч кызга олы абый ролендә эш бүлеп бирде Рәсим:

-Сәмирә, син җыен да, районга укуыңа барырга әзерлән. Кичке автобус белән китәсең. Картаңа акча салдым, ач йөрмә. Ә сезнең белән, кечти сеңелләр, киттек абзарга, дуслар белән танышырга!

Берәү дә каршы килмәде. Чөнки абыйлары Самат, утлы яу кырыннан элемтәгә чыгып, Рәсимне кабул итүләрен, ул кушканча, барсына да риза булуларын үтенде.

-Әни, сеңелкәшләр! Рәсим үлем белән кара-каршы бил алышкан кеше. Мине үлемнән алып калды. Сез ни сөйләсәгез дә, бар да яхшы дисәгез дә, эшегез мөшкел икәнен чамалыйм. Мине хөрмәт иткән кебек, олы абый итеп кабул итегез. Ул сезнең белән булганда миңа тыныч.

-Ярый улым. Син ни дисәң шулай булыр. Мин терелгәнче булса да, безнең белән булса, бик яхшы булыр, — дип куанды Саматның әнисе, миһербанлы, шәфкатьле бала үстергән Рәсимнең әти-әнисенә рәхмәтләрен укыды.

Рәсим исә абзарда мал-туар арасында, ятламан өчен кайчандыр икеле алган шигырьнең белгән кадәрен сөйли-сөйли, китапхнәгә барып, бу шигырьне ятларга үзенә сүз биреп, тавыкларның йомыркасын җыя башлады:

-Дөнья мине үзгәртте, еламаска өйрәтте

Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне…

Хамидуллина Алина Анисовна
Страна: Россия
Город: Высокая Гора