Идел буенда бер авыл урнашкан. Шул авылда Зифа исемле карчык яшәгән. Аның күзләре кояш кебек нурлы, куллары мамык бияләй кебек җылы икән. Тик карчыкның күзләре начар күрә. Тора-бара аның өчен дөнья бөтенләй томанга әйләнә. Әле ярый оныгы Айсылу бар. Зифа карчык оныгын бик ярата. Айсылу бик матур кыз. Аның чәчләре кап-кара, йөзе ай кебек якты. Шуңа күрә дә аңа Айсылу дип исем кушканнар.
Беркөнне алар Идел буена чыктылар. Көн кичкә авышты. Кояш байый, аның нурлары су өстенә алтын сукмак сала. Җылы җил болын чәчәкләренең хуш исен бөтен дөньяга тарата.
-Әби, кояш хәзер бата, ул кызгылт-сары төскә кергән. Идел суы да шул төскә кереп, ялтырап тора. Әйтерсең, бөтен җир алтын нурга чумган,- дип сөйләде Айсылу.
Зифа әби күзләрен йомды да, авыз чите белән елмаеп куйды.
-Кызым, мин кояшның нурларын күрмим, ләкин җылысын тоям. Ә матурлыгын күңелем белән тоям.
Алар икәүләп яр буендагы таш өстенә утырдылар. Айсылу әбинең кулын үз кулына алды. Бу куллар бик күпне күргән: басуда иген урган, сыер сауган, балалар устергән, менә хәзер оныгын тәрбияли. Еллар аларга буразналар салган. Шулай булса да, бик йомшак алар.
-Әби, син миңа балачакта әкиятләр сөйли идең. Берәр әкият сөйлә әле миңа.
-Әкиятләр — хыял гына, кызым. Тик хыялсыз да яшәү мөмкин түгел. Хыял — ул кешенең эчке дөньясы. Әгәр хыяллана белсәң, син һичкайчан ялгыз калмассың. Хыял кешегә яшәргә көч бирә, өмет уята. Минем дә балачакта хыялым бар иде. Мин кояшка менәргә хыялландым. Кояшка карап: “Син ничек шуның кадәр матур итеп балкыйсың?” — дип сорый идем. Ә кояш гүя миңа: “Минем нурларым — ул сезгә мәхәббәтем. Мин көн саен үз мәхәббәтемне дөньяга таратам. Шуңа күрә балкыйм,”- дип җавап бирә иде.
Айсылу көлде.
-Әбием, син узең минем кояшым, гел балкып торасың. Синең яратуың, назың яктырта мине. Ул миңа яшәргә көч бирә, — диде.
Бу сүзләрдән соң, Зифа әбинең битеннән күз яше тәгәрәп төште. Ул кайгыдан түгел, шатлыктан иде. Бу сүзләрне ишеткәч, ул гомеренең бушка үтмәгәнен аңлады.
-Әбием, мин һәрвакыт синең яныңда булырмын. Менә үсеп җитим дә сине дәвалармын,-диде Айсылу.
Зифа әби оныгының чәчен сыйпады. Аңа бик рәхәт иде.
Еллар узды. Айсылу зур табиб булды. Ул кешеләргә якты дөньяны үз күзләре белән күрергә ярдәм итә. Күз табибы ул. Зифа әби генә моны күрә алмады. Ләкин ул бу дөньядан тыныч күңел белән китте, чөнки ул белә: аның Айсылу оныгы кешеләргә матурлык һәм мәхәббәт бүләк итәчәк.
Бу авылда әле дә бер әкият яши. Ул әкият — Зифа әбинең кояш нурлары турында. Ә син ул әкиятне ишетсәң, белерсең, дөньяда иң көчле әйбер — ул мәхәббәт. Мәхәббәт кенә кешене кояш шикелле балкыта ала.
Айсылу әбисен сагынганда, гел күккә карап уйлана. Йолдызлар бүген бигрәк серле балкый. Алар арасында бер йолдыз иң яктысы. “Әбием, син йолдызга мендеңме?”- дип пышылдады кыз. Йолдыз да күзен кысты.
Әгәр син бервакыт Идел буена барып, кояш баегач, аның соңгы нурларын күрсәң, бел: бу Зифа әбинең оныгына сәламнәре булыр. Алар йөрәгеңә үтеп кереп, синең дә эчеңдә бер йолдыз балкытып җибәрер һәм син, Айсылу кебек, дөньяның матурлыгын күрергә, кешеләргә бәхет өләшергә өйрәнерсең. Дөньяның чын матурлыгы — син үзең. Аны күрер өчен маңгай күзе түгел, күңел күзе кирәк.