Принято заявок
1668

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Cыналган дуслык

Алисә белән Марат — аерылмас дуслар. Алар беренче сыйныфтан ук бер парта артында утыралар. Алисә һәрвакыт актив, җырларга, биергә яратучы тиктормас кыз булса, Марат тыныч, сабыр, әдәби әсәрләр укырга яратучы бер малай. Алисәнең иң яраткан шөгыле интернет челтәрендә утыру булса, Маратка “китап җене”кагылган иде. Характерлары төрле булса да, алар ничектер бер-берсен тулыландырып торалар. Аларның гел бергә булуларына классташлары да өйрәнеп бетте инде. Ничектер башта: ”Тили-тили тесто, жених и невеста” дип үртәп маташсалар да, барыбер үртәлмиләр дип кул селтәделәр. Аларның икесенә дә хас уртак сыйфатлары да бар: алар бик матур җырлыйлар. Маратның тавышы бигрәк тә моңлы.

Беркөнне Алисә мәктәпнең белдерү тактасына игьтибар итте. Анда ачык төсләр белән “Созвездие -Йолдызлык 2024” дип язылган иде. Кызның матур зәңгәр күзләрендә очкыннар биеп алды.

— Марат, кара әле! -дип кычкырып җибәрде Алисә, дустының җиңеннән тартып.

-Бу безнең шанс ! Әйдә дуэт булып катнашабыз.

Марат куркып калды:

— Алисә, син нәрсә? Анда бит меңләгән кеше булачак. Мин сәхнәгә чыксам, сүзләремне дә онытырмын.Тагын анда бит әле дөрес итеп җырлый белү дә кирәк.

— Курыкма, -дип җавап бирде Алисә җитди кыяфәт белән. -Минем әнием вокал буенча белгеч бит. Ул безне өйрәтер.Син җырлый беләсең, мин беләм ,бергә без -көч!

Аларның бу теләгенә Алисәнең әнисе бик шатланып ризалашты. Гөлгенә апа сәнгать мәктәбендә эшли.Ул Маратның бик матур җырлаганын белә иде.Бу дуэт чыннан да уңышлы чыгачак. Алисәнең яңгыравыклы көчле тавышын Маратның моңлы тавышы тулыландырачак иде. Алисәнең ялгызы гына бу конкурста җиңү яулый алмаячагын Гөлгенә апа бик яхшы белә, ул кызының тавыш мөмкинлекләре белән яхшы таныш иде.

Репетицияләр башланды. Ай буена алар көн саен Алисәләрдә булдылар.

Алисәнең әнисе Гөлгенә апа бик тәләпчән иде.

-Марат, аркаңны туры тот!Тавышың тигез булсын!Алисә, син Маратны ишетергә тиешсең, тавышың белән аны бастырма! — дип кисәтүләр ясады. Дөрес сулыш алырга өйрәтте.Кайвакыт икесен дә пыр китереп ачуланып та алды.

Марат бик тырышты, ә Алисә кайвакыт: ”Минем болай да тавышым яхшы, Маратка күбрәк эшләргә кирәк, -дип уйлап куя иде.Гөлгенә апа моны бик тиз сизеп алып, Алисәне бик тиз үз урынына утыртты. Тырышлыклары бушка китмәде: конкурсның район, зона сайлап алу этапларында алар үз номинацияләрендә ,беренче урынны яулап,финалга үттеләр.

Бүген конкурсның финалы. Казанның зур сәхнәсе, якты утлар, меңләгән тамашачы… Аларның өстендә искиткеч матур сәхнә костюмнары. Бу костюмнарны махсус алар өчен тектеләр. Гөлгенә апа тырышты инде, эскизларын да ясады, спонсорларын да тапты. Менә аларның номерын игълан иттеләр. Алисәнең калтыравын Марат сизеп алды. Ул аның кулын кысты һәм пышылдап кына :

-Без бергә, курыкма,- диде.

Җыр шулкадәр матур яңгырады ки, залда утыручылар гөрләтеп алкышладылар. Алар елмаеп бер-берсенә караштылар. Булдырдылар бит, җырны бернинди ялгышсыз җырлап чыктылар. Нәтиҗәләрне генә көтәсе калды.

Менә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Нинди зур шатлык: алар үз номинацияләрендә беренче урынны яуладылар!!! Аларга затлы рамкага куелган диплом һәм акчалата бүләк тапшырдылар.Алар бик бәхетлеләр иде.

Гөлгенә апа аларга:

— Сез булдырдыгыз,балалар,әфәрин!!! Тиздән юлга кузгалырбыз — диде һәм акчалата бүләкне икесенә тигез итеп бүлеп бирде.

Алисәнең эчендә ниндидер канәгәтьсезлек хисе уянды.

-Марат, -дип башлады ул сүзен, — син ничек уйлыйсың ,бу бүлү дөресме?

-Ничек дөрес булмасын ? -дип гаҗәпләнде Марат, -Икәү җырладык бит.

Ул Алисәнең нәрсә әйтергә теләгәнен аңламады.

— Икәү җырладык та бит, ләкин бит безне минем әнием өйрәтте! Ул күпме көч салды, вакытын сарыф итте. Костюмнарны да ул тектерде.

— Син бит үзең беләсең, безнең мөмкинлегебез юк икәнен.

Алисә бу җөмләне ишетмәгән сыман.

— Мин уйлыйм, акчаның зуррак өлеше миңа тиеш,- диде Алисә тавышын күтәреп.

Марат дәшмәде, аның зур кара күзләреннән чиксез рәнҗү хисен укып була иде. Ул үзен тыныч тотарга тырышып акчаны сузды да:

-Мә ,сиңа кирәк булса,барысын да ал…

Алды Алисә акчаны, ул үзен хаклы дип саный иде. Маратның әнисе белән генә яшәгәнен белсә дә, бу акчаларны биреп ,Маратның әнисен шатландырырга теләгәнен белсә дә алды. Юлда кайтканда аларның узара сөйләшмәвен күреп Гөлгенә апа сораштырып караган иде дә, аңа бу хәл турында Алисә дә, Марат та бер сүз дә әйтмәде. Арыганнардыр инде, дип уйлап куйды ул.

Шул көннән башлап алар арасындагы дуслык җепләре өзелде.Марат Сабир янына күчеп утырды.Алисә белән теләмичә генә сөйләшә, кайчак бөтенләй күрмәмешкә салыша иде. Шулай бер ел үтеп тә китте. Алисәгә җиңел булмады бу ел, тик ул сер бирергә теләмәде. Марат янына барып гафу үтенергә теләсә дә, нишләптер үзендә андый көчне таба алмады.

Быелгы “Созвездие –Йолдызлык” конкурсында Алисә ялгызы гына чыгыш ясарга булды, ул мин үзем генә дә җиңә алам, дип уйлый иде. Гөлгенә апа аларны бергә чыгыш ясарга күпме генә үгетләсә дә, Алисә каршы төште. Марат та читкә чигенмәде, ул башка укытучы белән әзерләнде.

Конкурс көне дә килеп җитте. Менә Алисә төрле утлар, шарлар белән бизәлгән зур, якты сәхнәгә чыгып басты, тик сәхнә аңа буш һәм салкын тоелды. Кызның микрофон тоткан куллары калтырап куйды. Аңа янәшәсендә Марат җитми иде. Их, янында Марат булсын иде дә, ”без бергә”дип, кулын кысып куйсын иде. Алисә шунда гына үзенең иң якын дустын акчага алмаштырганын аңлады.Ул сәхнә артына күз сирпеп алды. Сәхнә артында үз чиратын көтеп торган Марат, Алисәнең хәлен бик яхшы аңлый иде, ул ике кулын кысып югары күтәрде дә, Алисәгә карап елмайды. Алисәгә шундый рәхәт, җиңел булып китте. Ул елмаеп иркен сулыш алды да җырлый башлады.

Конкурс тәмамланды, җиңүчеләрне игьлан иттеләр. Марат беренче иде. Аңа алдагы этапта катнашу өчен чакыру һәм бүләкләр тапшырдылар. Алисә өченче урынны алды, аны диплом һәм кыйммәтле наушниклар белән бүләкләделәр.Ул киләсе этапка үтмәде. Бераз гына күңелсезләнеп алса да, ул моның өчен әллә ни кайгырмады. Маратның үзенә ачу сакламавы аның өчен мөһимрәк иде.Чын дуслыкның кадерен ул бүген генә аңлады. Ул Маратны котларга ашыкты:

-Марат,чын күңелемнән котлыйм сине!Син супер!Бик матур җырладың.

Ул бераз дәшмичә торды да сүзен дәвам итте.

-Узган ел мин үземне бик начар тоттым,гафу ит мине,зинһар.Бүген синсез сәхнә миңа җансыз тоелды. Синең миңа елмайганыңны күрмәсәм, бәлки җырлый да алмаган булыр идем.

Ул кулындагы наушникларын Маратка сузды.

-Болар сиңа миннән бүләк булсыннар.

Марат елмайды да:

-Мин сиңа ачу сакламыйм, Алисә. Миңа да синнән башка бик кыен булды.Әйдә, башка ачуланышмыйк.

Ике дус кул сугыштылар да, көлеп җибәрделәр,тик нишләптер аларның икесең дә күзләре дымлы иде.Кара, шатлыктан да күзгә яшьләр җыела икән , дип уйлап куйды Алисә.

Ике дус кулга кул тотынышып мәдәният йортыннан чыгып киттеләр.Ике арадагы дуслыкның мәхәббәткә әйләнеп барганын белми иде шул әле алар…

Әбием казлары

Минем исемем- Алмаз. Әнием әйтмешли, мин типик «интернет баласы». Көзге каникулларда әнием мине авылга, Гөлсем әбием янына озатты. «Саф һава суларсың, физик хезмәт белән шөгыльләнерсең,- диде ул. Беләм инде, төп сәбәбе һава сулау түгел, мине азга гына булса да интернет дөньясыннан аерып торырга телиләр. Әбиемдә интернет кертелмәгән, ә телефон элемтәсе бик начар. Димәк, бер атнага мин “җир баласы”. Шулай булса да, мин бик теләп ризалаштым. Әбиемне бик яратам мин. Аның пешергән пәрәмәчләрен, кыстбый-бәлешләрен бернинди роллыларга да алыштырмас идем.

Авылда әбием мине бик шатланып каршы алды. Гадәттәгечә, әбиемнең өстәле тулы тәмле-тәмле камыр ризыклары иде, кызарып пешкән өчпочмакларны күргәч, авызыма сулар җыелды. Мине- кадерле кунакны- әбием кыстый-кыстый сыйлады да:

— Алмаз, балам, мин күрше Сәлимә апаңа кереп чыгам, ә син караңгы төшкәнче, казларны елга буеннан куып кайт әле, яме.Чакырсаң, кайта алар. Безнекеләрнең уң канатына зәңгәр буяу сөрткән, -дип күрше апаларга кереп китте .

Мин, әлбәттә, ризалаштым. Минем кебек егеткә нәрсә тора инде ул каз куып кайту. Елга да безгә якын гына, тыкрык кына төшәсе, ләкин елга буена төшкәч, исем китте! Елга буе ап-ак мамык болытлар белән капланган диярсең, йөзлэгэн каз! Кайсысы безнеке, кайсысы күршенеке — аерырлык түгел. Менә сиңа табышмак! Иң мөһиме: алар су эчендә, чыгарга бөтенләй җыенмыйлар. Мин аларга: «Кайттык! Өйгә!» дип кычкырам, ә алар “ноль внимания”. Исләре дә китми, миңа җавап итеп кыңгыраудай чыңлап «га-га-га!» диләр, гүя миннән көләләр иде. Шулвакыт минем башыма «гениаль» фикер килде. Мин үзем белән авылга квадрокоптер алган идем бит. Уйлап куйдым: «Нигә мин су буйлап чабып йөрим? Хәзер квадрокоптерны очырам да, казларны өстән куркытып, өйгә куам!» Уземнең тапкырлыгыма үзем сокланып куйдым. Ни дисәң дә «интернет баласы» бит мин! Яңа технологияләр заманында яшибез бит!

-Кайтырсыз, әле ничек кенә кайтырсыз! -дип, үз-үземә сөйләнә -сөйләнә, квадрокоптерны кабыздым, камерасын җайладым да казлар өстенә очырдым. План буенча казлар квадрокоптердан куркып, өй ягына качарга тиеш иде. Ләкин план барып чыкмады… Казлар квадрокоптерны күргәч, башларын кырын салып бераз карап тордылар да тагын да көчлерәк гаңгылдаша башладылар. Елга буе алар тавышыннан яңгырап тора, тик алар судан чыгарга гына ашыкмыйлар. Шуннан сон мин, аптырагач, квадрокоптерны аскарак төшереп, казларның баш өстеннән үк очыра башладым. Казларның иң зурысы канатларын җәйде дә, квадрокоптерга каршы һөҗүмгә күчте! Калган казлар да аңа кушылды. Бер мизгелдә минем кыйммэтле квадрокоптерым артыннан йөзләгән каз куа башлады. Казлар аны «куркыныч кош» дип уйладылар, ахры.

Мин куркып, квадрокоптерны үземә таба юнәлттем. Нәтиҗәдә, квадрокоптер минем өскә оча, аның артыннан — «ачулы» казлар …

Мин су буйлап өйгә таба йөгерәм, казлар минем арттан калмый. Ахырда квадрокоптерның батареясы утырды һәм ул туп-туры Габдулла абыйларның капка төбенә барып төште. Казлар да җиңүчеләр кебек горур атлап квадрокоптер тирәсенә җыелдылар. Каңгылдашкан каз тавышлары арасыннан колакка кемнеңдер кыткылдап көлгән тавышы ишетелде.Күрше кызы Алия икән, челтәр койма аша урамдагы тамашаны күзәтә, үзе туктый алмыйча көлә…

-Нишләп бөтен авыл казы безнең урамга кайта дисәм, алар кунак егетен озата кайталар икән. Әллә казлар дрессировать итәсең инде? Дрессировщик!Хи-хи..

Миңа шул гына җитми иде инде! Бүген кич клубка да чыгып булмаячак икән. Дрессировщик дип күзне дә ачырмаслар…

Шулвакыт капкадан әбием күренде. Ул кулына кечкенә генә таяк алды да:

— Ли-ли-ли-лии килегез, кил, — дип кенә әйтте.

Сез ышанмассыз, әле һаман җирдә яткан квадрокоптор тирәсендә муеннарын сузып каңгылдашкан казлар төркеменнән егерме каз аерылды да, бер сафка тезелеп, капкадан кереп тә киттеләр. Мин аптырап күзләремне бер ачып, бер йомып торган арада әби калган казларны су буена куып җибәрде.

Мин җирдә яткан мескен квадрокопторымны алып, тузанын сөрткәндә әбием көлеп куйды:

— Әй ,улым, ул әйберең яхшы нәрсәдер дә, ләкин авыл казларының үз дөньясы шул, алар үз хуҗаларының тавышын әллә каян таныйлар. Минем казлар ачуланып дәшкәнне бер дә яратмыйлар.

Мин аңладым инде, монда технология — әбиемнең таягы һәм татлы сүзе икән.

Сафиуллина Айзиля Софияновна
Страна: Россия
Город: Черемшан