IX Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Чып-чын кыш

Гүзәл туган ягыбызга

Аяк басты салкын кыш.

Барча тирә-ягыбызга

Тутырды карын бу кыш.

Әле суык, әле буран –

Килде чып-чын кыш быел.

Игенчеләр өчен бәйрәм:

Булыр җирдә дым бу ел.

Кары күбрәк булган саен,

Иген мул уңа, диләр.

Амин, Ходай, шулай булсын,

Уңсыннар игенкәйләр.

Җиләк-җимеш, яшелчәләр

Уңдырышлы үссенннәр.

Ап-ак матур кышкы көннәр

Исән – имин үтсеннәр.

Газетдинова Алина Даниловна
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2004
Страна: Россия