Нәбиева Камилла Ренат кызы, 89600343381
Номинация: хикәя, балалар әдәбияты
Тулы яшь: 14
Уку урыны: Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» 8 а сыйныфы, Яр Чаллы шәһәре.
Җитәкче: Хафизова Рәсимә Шәйхетдин кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 89172525948
Чын дуслар.
Менә зарыгып көткән көн дә килеп җитте! Ниһаять, мин авылда! Бүген мин әбиемнең күпертеп ясалган мамык түшәгендә уянып киттем! Ни өчен алай дисезме? Чөнки, җәйге каникуллар башланды.
Ачык тәрәзәдән иртәнге саф һава агымы бөркелә. Тәрәзә рамына әбием марля беркетеп куйган: геге яктан чебеннәрнең бызылдавы гына ишетелә, күпме генә тырышсалар да бу якка очып керә алмыйлар. Менә иртәнге “кошлар” әтәчләрнең дә сузып- сузып кычкырганнары ишетелә башлады. Әйтерсең: “Торыгыз, торыгыз, кояш күтәрелде, эшкә вакыт җитте!”- диюләре.Алар артыннан ук тавыклары кытаклый. “Мин инде эштә, күкәй салып чыктым!”- дип мактануларыдыр инде. Абзардан сыерның мөгрәгән тавышы килә. Анысы: “Тизрәк савыгыз, көтү китә”, -дип мөгридер, ахры. Шул арада әбинең выҗылдатып сөт сауганы ишетелә башлады. Мин дә сикереп тордым да стаканымны тотып баскыч төбенә чыгып утырдым. Әбием яңа сауган җылы сөт бирүгә, мин аны гөҗелдәтеп эчеп тә куйдым. Борын астында ак мыек булып сөт күбеге генә сызылып калды. Әбием Мыраубикә белән Акбайга да өлеш чыгара. Алар да тәмләп кенә җылы сөтне сыпыртып куйдылар.
Акбай белән Мыраубикә- чын дуслар алар. Икесе бергә ашыйлар, бер ояда йоклыйлар. Аларны күзәтү – үзе бер могҗиза. Алар белән әллә нинди кызыклы хәлләр булып тора. Менә беркөнне болар икесе дә юкка чыктылар. Иртәнге сөтне дә эчүче булмады. Көндез Акбай каяндыр кайтты да, савытыннан бер сөякне алып, тагын каядыр ашыкты. Шулай ике көн үтте. Мин аның артыннан күзәтергә булдым. Менә Акбай тагын сөякне эләктерде дә бакча артына юл тотты. Мин дә аның артыннан калмыйм. Ул бакча артындагы иске мунчага таба юнәлде. Иске мунчага беркем дә бармый- аулак урын. Тирә-юнен кычыткан, әрекмән баскан. Менә Акбай мунча эченә үк кереп китте. Мин дә кычытканга чагыла- чагыла булса да эчкә үттем. Ни күрим: мунча түрендә үк Мыраубикә җайлап кына оя корган. Ул үзенең кечкенә пескәйләре белән мәш килә. Менә шуңа югалганнар икән алар! Өч кеп- кечкенә пескәй имәргә тырышалар, Мыраубикә дә җайлап кына яткан, аларны үзе янына якынрак этә, кочкан кебек итә. Әле пескәйләр сукырлар: борыннарын кая төртергә дә белмиләр. Акбай да шунда кайнаша. Сөякләрне Мыраубикәгә ташый икән ул! Дусты турында кайгырта. Менә дус бу , ичмасам!
Берәр ай үткәндерме, юкмы, Мыраубикә пескәйләрен ияртеп ишегалдына кайтып та төште. Иң алдан Акбай, аның артыннан кечкенә пескәйләр, иң арттан Мыраубикә килә. Зур гаилә кебек булганнар болар! Тиздән пескәйләр сөт эчәргә дә өйрәнделәр. Алар шундый матурлар: түгәрәк шар кебек. Йөгерешәләр, әүмәкләшәләр. Аларның уйнауларын күзәтү- үзе бер рәхәт. Акбай аларны ерак җибәрми, чын сакчы кебек, дустының балаларын саклый. Хәзер инде ояда Мыраубикә пескәйләре белән, ә Акбай оя янында гына йоклый.
Мин бу дуслыкка сокланып та, көнләшеп тә карадым. Шундый шәп дустың булса иде!- дип теләдем мин. Чыннан да, тугры дуслар табу – зур шатлык бит ул.
Кычыткан һәм гөлчәчәк. (әкият)
Борын-борын заманда, минем әбиләр бәләкәй чагында, кычытканнар бик матур булып үскәннәр икән. Аларның чәчәкләре дә хуш исле , яфраклары да йомшак булган, ди. Кешеләр кычытканны бик яратканнар. Аның чәчәген җыеп чәй ясаганнар,яфракларыннан тәмле ашлар пешергәннәр, ди. Балалар да кычытканнар белән бик дус булганнар. Алар өстендә тәгәри – тәгәри уйнаганнар, ятып ял итә торган булганнар.
Менә бер көнне көтелмәгән бер хәл булган. Кычытканнар арасында бер гөлчәчәк үсеп чыккан. Ул матур итеп кояшка караган, таҗларын балкытып елмаеп җибәргән. Үз тирәсендәге башка үсемлекләр белән ягымлы итеп исәнләшкән икән. Аның чәчәге, ераклардан күренеп, ут янып тора икән. Бу матурлыкны күреп, балалар таң калганнар. Алар гөлчәчәк янына килгәннәр, аның чәчәген иснәп караганнар, яфракларын, сабагын сыйпаганнар.Ләкин гөлчәчәкнең сабагы энәле булган, икән. Балалар тизрәк аның сабагыннан кулларын тартып алганнар. Шуңа да карамастан, балалар көн дә гөлчәчәк янына килгәннәр , аңа сокланып карап торалар икән. Гөлчәчәк тирәли әйлән- бәйлән уеннары уйныйлар, аңа багышлап җырлар җырлыйлар икән. Гөлчәчәк тә көннән көн матурррак балкый башлаган. Балалар кычыткан турында гел онытканнар, ди. Кычытканның моңа бик хәтере калган. Ул ачуланган. Гөлчәчәккә көнләшеп караган. Ачуыннан, аның да сабаклары кечкенә генә энәләр белән капланган. Аңа кагылсалар, ул пешереп ала торганга әйләнгән. Кычытканга ялгыш кына терәлеп китсәләр дә, тәннәре кызарып чыга, әле бик нык кычыта да башлый икән. Кычытканның ачуы көннән- көн арта гына, ди.
Шул вакыттан бирле, кешеләрнең кычыткан белән дуслыклары беткән икән. Балалар да уйнаудан туктаганнар. Алар, кычыткан сүзен ишетүгә , курка ук башлаганнар икән.
Ләкин иртә язда кычытканнан тәмле аш пешерүне кешеләр әле дә дәвам итәләр икән. Ә өлкәннәрнең сүзен тыңламаган балаларны кычыткан белән куркытып торалар, ди.