Тәмле генә йоклап ятканда, әниемнең йомшак кына чәчләремнән сыйпаганына уянып киттем. Сентябрь кояшының тәрәз аша чәкерәеп карап торган нурлары бүлмәмнең идәнендә уйныйлар иде инде.
Ял көне иде бу. Иркәләнеп бераз ятканнан соң, болай яту килешми дигәндәй, ятагымнан торып утырдым. Шул ук минутта башымнан: «Нигә әнием мине ял көне болай иртә уятты икән?», дигән уй йөгереп узды. Эш нәрсәдә соң? Хәер, моның сере бик тиз ачылды. Безнең өйдә әниемнең иң яраткан урыны бар. Ул да булса, өй чормасы. Күңел хатирәләрен яңартырга әнием шул чормага менә. Мине дә үзе белән ияртә. Мин бу көнне көтеп алам. Менә бүгендә, барлык эшләрне читкә куеп, шунда юнәлдек. Чыннан да, тынычлыкка чума торган җир.
Чорма бит ул үзе бер сихри дөнья. Үземә килгәндә, иске-москыны актарырга яратам мин. Ни генә юк ул өебезнең чормасында! Киелмәгән кием-салым һәм тотылмаган савыт-сабадан башлап, бау белән ныклап бәйләнгән катлы-катлы «Җиңү байрагы» гәҗитенә (иск.-туган төбәгем Сабамда чыккан гәҗит) хәтле бар анда. Битләре саргайган, ачып җибәрүгә үк эчкелтем иске кәгазь исе килеп торган китаплар, әти-әниемнең мәктәп вакытыннан калган истәлек көндәлекләре, җыр дәфтәрләре… Минемчә, иске кулъязмалар үткән заман белән тоташтырып торучы күпер-басма ул.
Ә чорманың бер почмагын мин аеруча яратам. Монда әниемнең әбисе-карт әбиемнең сандыгы урын алган. Бу сандык мирас буенча, буыннан-буынга күчешле сандык. Сандык дип, әллә ни зур сандык турында сүз бармый. Ләкин эченә сыйдырган ядкарьләре шактый аның. Сандыкны Закирҗан карт бабаем сугышка киткәнче ясаган булган. Карт бабаемның йорт-җирне яңарту, алты баланы аякка бастыру хыялы гына чәлпәрәмә килә. Сугышның ачы җиле карт әбиемә кайгылы хәбәр җиткерә. Әбием- тол, сабыйлар (иң кечкенәсенә- алты ай) ятим кала.
Шул матур итеп кулдан эшләнгән бизәкле карт әбием сандыгы миңа, кыз бала, өчен һәрвакыт ниндидер серле сандык кебек тоела. Эх, шушы сандыкның төбенә кадәр актарырга иде, дип уйлаган көннәрем күп булды минем. Ләкин әниемнең рөхсәтеннән башка кагылмаска кушкан сүзләреннән чыкмаска тырышам.
Менә хәзер дә әнием бикле сандыкны сак кына ачып андагы пөхтә итеп төрелгән киемнәрне, фотосурәтләрне-бөтен әйберләрне барлап, аларны кулларына алып, кат-кат сыпырып, күз яшьләренә буылып озак уйланып утыра бирә…
«Кызым, синең карт әбиең Гариф кызы Мәүгыйзә (1917 нче елгы) бик күп сөлгеләр чиккән. Карт бабаңны, балаларын сугышка озаткан сөлгесе моңсу гына хатирәләр сагында. Күпме күз яшьләрен сеңдергән бит ул! Карт әбиеңнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә үзе чиккән сөлге булган», дип сүз башлый әнием. Миңа карт әбиемне курергә, аның белән аралашырга насыйп булмады. Мин аны фоторәсемнән һәм әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Буыннан буынга мирас булып күчкән, бераз таушалган, саргайган, нафталин исе килеп тора торган карт әбием чиккән әлеге сөлгене гаиләбезнең ядкаре-истәлек итеп саклыйбыз!
Әнием дәвам итә: «Халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында, йолаларында урын алган, җырларга кергән чигүле сөлге бусы. Чигелгән сөлгеләр татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын, хыял офыкларын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдырган. (иск.-минем әнием шулай матур итеп сөйләргә бик оста).
Ни генә юк карт әбиемнең сандыгында! Кулдан ясалган җиз чүмеч, комган, кызыл башлы сөлгеләр, күкрәкчә (шул күкрәкчәне киеп, карт әбием алты баласын имезеп үстергән), аяк чолгаулары (карт әбием бирнә сандыгына салып алып килгән булган), бөтиләр һ.б.һ.б. Бөек Ватан сугышы кырыннан килгән өчпочмаклы хат — безнең гаиләдә саклана торган иң кадерле ядкарь. Хат инде шактый таушалган, анда ни язылганын да аерып кына танып булмый инде хәзер. «Элеккеге ырымга ышансаң, сугыштан килгән хатны сакларга ярамаган, аны яндырып, көлен нигезгә сибәргә кушканнар. Ягар алдыннан, эчтәлеген ятлаганнар. Күрәсең, синең карт бабаңның хаты андый язмышка дучар булырга өлгермәгән», дип аңлата миңа әнием. Хат иң куркынычсыз җирдә-сандыкның төбендә үк саклана.
«Ә менә бусы- карт әбиеңнең баш яулыгы, киндер сөлгесе». Карт әбиемнең сөлгесе турында берникадәр мәгълүмәт сакланылган: сөлгене карт әбием киндердән эшләгән. Башта киндерне суккан, аннары агарткан, ә башларын кызыл төскә манган. Мондый затлы сөлгеләр белән өй эчен дә бизәгәннәр.
Әйе, бүген без заманча җиһазландырылган йортларда яшибез. Стиль, төсләр дә башка, креатив идеяләр кертергә тырышабыз. Яшь буынның дөньяны күзаллавы, фикерләве башка. Әмма көнкүрешебезгә кабатланмас милли төсмерләр бирүче, кемлегебезне, тамырларыбызны искә төшереп, һәрвакыт күз алдында – түрдә эленеп торучы татар сөлгеләре җитми, минемчә.
Уй-фикерләремнән әниемнең сөйләве кайтарды: «Бусы- сугышка киткәнче кигән карт бабаңның толыбы. Әйтерсең, бабаңның исен сеңдереп калган». Шулай ди дә, әнием озак итеп толыпны исни, үзенең күзеннән тәгәрәп яшьләр тама. Кеше олыгая-олыгая киләчәкне түгел, үткәннәрне ешрак искә ала, дип белми әйтмәгәннәрдер.
Карт әбиемнең бу истәлекле әйберләрендә күңел җылысы, сагыш, сагыну хисләре сакланган. Алардагы күңел һәм кул җылысы әллә ничә буынга җиткәнлеген аңлап басым тордым мин.
«Чормага менеп үткәннәрне барлау- рәхәтлек, күңелгә сихәтле, җанга тынычлык өсти кебек», дип еш кына кабатларга ярата минем әнием. «Әгәр, кызым, син шушы иске-москыны чыгарып ташларга уйласаң, миңа бик авыр булыр», дип тә өстәп куя. Уйландыра әниемнең бу сүзләре. Хәер, минем үземнең дә кулым бу эшкә бармас. Чөнки карт әбиемнең сандыгында сакланган, безгә истәлек, мирас итеп күчкән ядкәрьләр — миңа бик кадерле һәм якын.
Әнием белән сүзсез генә чормадан төшәбез…
Аның балачагы, яшьлек еллары, барлык хатирәләр, сагышлары-бар да шушы чормадагы истәлекләргә бәйле. Шуларны менеп барлау-күңеленә рәхәтлек биргәнен аңлый ала торган яшьтәге бала инде мин хәзер…