Гүзәл Чулман буйларында
Чистай дигән кала бар.
Һәр көн үсә, матурлана,
Хезмәт сөйгән халкы бар.
Чистаемның төп урамы
Чулманга алып төшә.
“Иманлы булыгыз!”диеп,
Исхакый безгә дәшә.
Чистаемның тирә-ягын
Иген -кырлар ураган.
Хезмәт сөю безгә мирас
Күчкән әби-бабадан.
Чистаемның эшчән халкы
Мәңге якын күңелгә.
Сәгать заводының даны
Таралды бөтен илгә.
Кайларда гына йөрсәм дә
Чистай якын күңелемә.
Иң изге теләкләр телим
Сиңа алгы көнеңдә!
Дөньялар тыныч булсын,
Чәчәк атсын Чистаем!
Өметле булсын киләчәк,
Изге минем уйларым!