XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Чирек ахырында уйлану

Чирек ахырында уйлану…

Ап-ак кыш килде,

Урамда салкын.

Чирек тәмамланып килә,

Эч тулы ялкын.

 

Әгәр берәр “3”ле чыкса,

Калам телефонсыз да.

Телефонсыз гына түгел,

Бәлки, интернетсыз да.

 

СМСлар язышмыйча

Яшәп карагыз менә!

Виртуаль дуслардан башка

Түзә алыр кем генә?!

 

Башка төрле уйлар килә,

Куям уйлап болай да :

Түзеп карыйм микән әллә

Шул “дусларсыз” бер айга?

 

Берәр ай дуслашып торсам

Китап белән кичләрен,

Бетмәс микән ул “3”леләр

Үзләреннән-үзләре?

 

Губаев Ильназ
Страна: Россия