Чиялектә һаман кошлар сайрый.
Чиялектә тагын кошлар сайрый,
Моңга күмеп авыл иртәсен.
Тыңласын да гашыйк булсын диләр,
Белгән кебек минем китәсен.
Кыяр- кыймас кына җиргә басып,
Чиялеккә төшәм сак кына.
Киттем исә, җаным, өзелеп- өзелеп,
Сез сайраган таңны сагына.
Шәһәр кызы диләр менә мине,
Рухым- җаным бәйле авылга.
Чиялеккә, таллы-ташлы күлгә,
Әрәмәгә күңелем ашкына.
Таш диварлар никтер тынны кыса.
Яланнарны яшим сагынып.
Яз җитүгә , сезнең кебек мин дә
Кайтам менә канат кагынып.
Өйрәтегез әле, әй кошкайлар,
Табигатьне сездәй сөяргә.
Исәр күңел сезгә дәшә -дәшә
Чиялеккә барып сөялә.
Хыял- серен сезгә сөйләргә.