XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Чана»

 «Чана»

Ап-ак кардан элдерә

Менә дигән бер чара!

Җилләрне узып чаба ул

Әйе, әйе ул чана!      

Бензин да саласы түгел

Сорамый ашарга да

Кызулап китә кирәкми,

Газга да басарга да…

Иң кызыгы тау төшкәндә

Тотам димә чананы.

Тау күрдеме ул чананың

Акыл ягы чамалы…

Буран дими, суык дими

Бер туктамый чаба ул,

Тартып барсан хаттә тауга

Менү җаен таба ул!?

Тау шуалар рәхәтләнеп

Балалар чаба гына,

Кышның барлык рәхәтлеген

Бирәдер чана гына!

Имамов Раиль Робертович
Страна: Россия
Город: село Поисево