Чәнечкеле чәчәкләр.
Борын-борын заманда булган, ди, бик матур бер алан. Бу аланга әле кеше аягы басмаган икән. Анда бик күп чәчәкләр үскән. Аларның иң матуры, иң нәфисе, ханбикәсе — Гөлсылу исемле гөлчәчәк булган.
Бу аланда бертуктаусыз сандугачлар сайраган, аллы-гөлле күбәләкләр очып йөргән. Чәчәкләр тирә-юньне хуш искә күмгәннәр.
Гөлсылу нарат астында үскән. Аландагы бар чәчәкләр аның янында биегәннәр, сандугачлар да аңа атап җырлаганнар. Гөлсылу да алар белән җырлаган, биегән. Ай бигрәк гүзәл булган, ди, шул Гөлсылу! Ул җырласа, сандугачлар тынып калган, биесә, чәчәкләр аннан күзләрен ала алмаганнар. Бакчада иң гүзәл чәчәк булганга күрә, аны чәчәкләр Сылукай дип йөрткәннәр.
Кешеләр, Гөлсылудан рөхсәт алып,аланга керә башлаганнар. Гөлсылу кешеләрне гөлләр белән таныштырган. Кешеләр аланда бер генә агачны да сындырмаганнар, бер генә чәчәкне дә өзмәгәннәр. Ә үләннәрдән дарулар ясарга өйрәнгәннәр, үлән төпләрендәге җиләкләрне җыеп ашаганнар.
Ләкин бер заман кешеләр аланда йөрергә шулкадәр күнегеп киткәннәр, ди. Алар аланга инде рөхсәтсез генә керә, чәчәкләрне дә өзә башлаганнар. Гөлсылу моңа түзгән. Ул, кешеләр бу матурлыкны бетермәсләр, дип ышанган. Ләкин кешеләр үзләренең ни эшләгәннәрен уйлап та карамаганнар.
Һәм бер көнне алар аландагы иң гүзәл чәчәкне — Гөлсылуны өзеп алганнар. Шулвакыт урман каты итеп шаулый башлаган, агач ботаклары сынган, кошлар сайраудан туктаган, каргалар каркылдаган, коеп яңгыр ява башлаган. Аланда ямь беткән.
Кешеләр аланнан чыгып киткәннәр, ләкин инде анда бернәрсә дә калмаган. Чәчәкләр, кешеләрнең явызлыгын күреп, үзләрен өзмәсеннәр дип, Гөлсылу утырган җиргә барып, нарат төбендәге коелган энәләрне алып, үзләренә кадаганнар. Менә шул көннән башлап чәчәкләр чәнечкеле булып үсә башлаганнар.