Җыелышып чәй эчәбез
Кышкы озын кичләрен.
Бөтен өйгә тарала ул
Чәйнең тәмле исләре.
Әти ярата яшел чәй,
Абый эчә караны.
Әнием мәтрүшкә сала,
Мин — карлыган яфрагы.
Өстәл тулы сый-нигъмәтләр:
Чәк-чәк, бал, гөбәдия…
Мактыйбыз халкым ашларын,
Әй, тәмле, дия-дия.
Тирләп-пешеп чәй эчәбез:
Шифа ул тәнгә, җанга.
Арысаң да, авырсаң да
Чәй ул шифасын таба.
Чәй эчкәнгә саф күңелле
Халкым гомер-гомергә.
Хуш ис аңкып торган чәйләр
Торсын табын түрендә!