(Булган хәл).
Кышның кыска көннәре, озын төннәре чагында булды бу хәл. Мин шәһәрдән авылга кайтырга чыктым. Безнең авылыбыз шәһәрдән ерак урнашкан. Шуңа күрә авылга кайтып –китеп йөрүләр бик җиңгелләрдән түгел, бигрәк тә кыш көннәрендә. Иртүк шәһәрдән чыгып китүгә карамастан, кышкы кыска көн кичкә якынлашты. Ул елларда челтәрле телефоннар да , асфальт җәйгән юллар да юк иде әле. Мин күрше авылда яшәп ятучы туганнарыма кайтып җиттем. Күрше авылның арасы байтак – ун чакрымнар тирәсе. Туганыбыз ат җигеп, мине туган авылыма озатырга булды.
Кышның буранлы төннәре, күзне дә ачып булмый , җитмәсә салкын җил исә. Кар күп булганга күрә, ат юлының эзе дә күренми, буран котыра. Баштан шулай әкрен генә ат үзенең юлы белән кайта бирде. Күрше авылдан чыгып, бер-ике чакрым барганбыздыр, авылның утлары күренми башлады. Юлны да күреп булмый. Үзебез кайтабыз, тик никтер авылга гына якынлашмыйбыз. Безнең уйлавыбызча, ике авыл арасында үсеп утырган урманга җитәргә тиеш идек. Кызганыч, урман кырыйда калган, ә без бүтән якка таба төшеп киткәнбез. Төн шундый караңгы күзгә төртсәң дә, бернәрсә дә күреп булмый. Бара-бара елга буена килеп чыктык. Шул елганы күргәч кенә, үзебезнең ат юлынан чыгып китеп адашканыбызны аңладык. Буран котыруга да карамастан, яңадан борылып, ат юлын эзли башладык.
Кышкы салкын җил үзәккә үтеп керә. Туңдыра башлады. Күңелгә ниндидер шом керде. Җитмәсә буран себерә. Атыбыз бик нык арыды инде. Әзрәк туктап ял иттерергә булдык. Шул арада туганыбыз чанадан төшеп, алга таба китеп, юлны эзли башлады. Әзрәк хәл алганнан соң, ат үзе үк кузгалып китте. Бара торгач, үзебезнең ат юлына килеп чыкканбызны аңладык. Шулай итеп урманга җиттек, аны чыккач, күңелгә җылы кертеп, авылның утлары күренгәли башлады.
Исән-сау өйгә кайтып кергәндә, сәгать төнге унике иде инде. Уйлап карасаң, шушы ун чакрым тирәсе юлны без җиде сәгать кайтканбыз. Әнием борчылып беткән, тәрәзәдән күзен дә алмаган. Чәй эчеп, әзрәк ял иткәч, әнигә озак кайтуыбызның сәбәбен бәйнә-бәйнә сөйләп бирдек. Әни: «Балакайларым, ул җирнең үзенә күрә бер үзенчәлеге бар шул, кыш көне анда күп кеше адашып үлде”, — диде. “Бәхетегез бар икән, исән – сау кайтып җиттегез” , — дип яулыгының кырые белән күз яшен сөртеп алды.
Юлдан кайтып керүгә үк, туганыбыз атны туарып, абзарга ашарга салып, кертеп япты. Ял итсен малкай, күпме юл үтте бит. Без йокларга яттык. Әнинең сүзләреннән соң, күзгә йокы кермәде. Күз алдына китерүе дә бик авыр, әгәр дә без юлны тапмаган булсак, ничек тәмамланган булыр иде ул салкын, караңгы буранлы төн? Гомерлеккә куркыныч бер хәтирә булып, күңелгә уелып калды бу буранлы төн.
Иртә белән таң атты. Кояшлы матур көн туды. Буран да тынган, әйтерсең дә буранлы төн булмаган да кебек иде. Тормыш шулай инде ак һәм кара полосалардан тора. Минем кебек буранлы төндә юлга чыгучыларга, исән-имин өйләренә кайтып җитүләрен телисе генә кала.