Принято заявок
1028

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Буран

Чыгып бастым урамга,
Карап торам буранга.
Кем чакырган, ник килгән?
Рөхсәтсез йортка кергән.
 
Юлларны куйган күмеп,
Басып торамын көлеп.
Булган юк иде тауда,
Менә бит бәхет кайда!
 
Рәхәтләнеп шу, әйдә!
Тау күчеп үзе килгән.
«Кар аз!»- дип йөрүчеләр
Күмелде карга күптән.
 
Бер сүзем юк буранга.
Билдән карлар урамда.
Куян да ялгыз йөри,
Һәммәсе карлар көри.
 
«Кояш чыккач, эрер», — дим.
«Буран эшен белер», — дим.
Ашыкмыйм ла көрәргә,
Акчам да юк түләргә.
 
Буран бик нык тырыша,
Күпләр аны орыша.
Мин генә торам көлеп,
Каршымда таулар күреп.

Альмира Шакирова Инсафовна
Страна: Россия
Город: Старое Дрожжаное