Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Булсын илдә иминлек!

“Иң изге теләгең нинди?” —

Дигән сорауга безгә,

Әбием җавап бирә:

“Тынычлык булсын илдә!”

Сугыш хәвеф-хәтәрләрен

Без, оныклар, күрмәдек.

Ачлык-ялангачлыкның да

Ни икәнен белмәдек.

“Михнәт күрми яшәсеннәр

Безнең балаларыбыз”, —

Дип, җанын фида кылганнар

Ата-бабаларыбыз.

Туган җирем – Алабугам,

Кырык беренче елда

Озаткан үз балаларын

Дәһшәтле сугыш кырына.

Йөзләгән якташларыбыз,

Аямыйча үзләрен,

Ятып калган чит җирләрдә,

Батырларча көрәшеп.

Беркайчан да онытмабыз

Аларның батырлыгын.

Мәңге хәтердә сакларбыз

Туган җир геройларын.

Булмасын җирдә сугышлар!

Булсын бары тынычлык!

Тату яшәсен халыклар!

Булсын илдә иминлек!

Гараева Оксана Динаровна
Возраст: 20 лет
Дата рождения: 01.01.2004
Страна: Россия