Принято заявок
2115

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
биюче йолдыз

Борын-борын заманда булган ди бер ак йолдыз. Бу йолдыз күк йөзен төн юрганын япканын көтеп алада, өйеннән чыгып биергә яраткан. Төнге тыңлык, сихри күк эчендә әйләнә — әйләнә биегән ул. Моның балкып биюен күреп калган йолдылар сокланып, кызыгып күзәткәннәр. Биюче йолдыз күкне иңләп биеп йөрүеннән бик сөенгән, моның шатлыклы йөзен күреп айда гел күзәткән.- Әй, биюче йолдыз булдырасың да үзең, ничек ямьле нурлар сибәсен дип артыннан әйтеп калган.

Йолдыз һәр көнне биюләрен дәвам иткән. Ләкин көннәрдән бер көнне әллә каян салкын, зәмхәрир кыш килеп кергән күк йөзенә. Бар болытларны өшетеп, күкне бозга әйләндереп, ачы җилләре белән айлар буе торган кыш. Шушы кышны күреп биюче йолдыз өйеннән дә чыга алмаган. Бик борчылган ул күңеленнән. Кышның зыкы салкыннарының өшүеннән курыккан. — Әгәр өшесәм, ничек биермен аннары дип гел уйланган.

Өй тәрәзәсеннән моңсуланып көндә кышны күзәткән йолдыз.

— Кайчан китәр бу кышлар дип сагышланган. Биисе килеп торган хисләре бердә күңеленә тынгылык бирмәгән. Күзләрендә өмет сүнеп барган йолдызны бервакыт таң кояшы күреп алган.

— И, серле йолдыз, ник моңаеп тәрәзәдән карыйсың ни булды, чык әйдә урамга курыкма кыштан дип дәшкән ул.

Биюче йолдыз кояшка күтәрелеп моң хисләрен түккән.

— Бик чыгар идем дә, кышларның салкын карашыннан өши калсам, бии дә алмамын — дигән ул.

Кояш йолдызны тыңлагач, уйга калган, бер кышка, бер йолдызга карап, бер җайлы юлын эзләгән.

Эзли торгач болытлар белән сөйләшеп алырга булган.

— Болытларым, нык канатлы очар мамыкларым, бу кыш гомер буе күктә яшәрмени, алып китеп торыгызчы ерак илләргә дип үтенгән ул.

Гел бозланып, бизәкләргә төрелгән болытлар кояшны тыңлаганнар. Ак канатларын җәеп күкне ерып йөзә башлаганнар.

Ни күрсен, шулчак кышлар китәр юлга кузгалганнар. Бозлы сөңгеләр болытларны бәреп китте, озатырга чыккан кояшныңда нурларын салкын җилләр катырып кистеләр. Җылы нурлар бирешмәде, бар көчен туплап кышның йөзенә сирпеде.

Кыш биреште. Көче югалды. Салмак кына башын иеп ерак — еракка юл алды.

Әлеге хәләтне күзәтеп торган биюче йолдыз түзмәде, йөгереп өйеннән чыгып биергә тотынды. Кара төнгә кереп барган кояш соклануын яшермичә тагында җылы нурларып таратып, үз өйенә китте.

Күкне кабаттан серле төн юрганын җәйде. Әлеге серле җәймә өстеннән биюче йолдыз тибрәлде. Иркен дөньяга чыгуы белән бәхет кичерде.

Аның шат йөзен күреп башка йолдызларда кушылды.

Төн көн яктырганчы йолдызлар нурында балкыды.

Киткән кышлар шуны аңлады, күк йөзенә бары вакытлыча гына кунакка кайтып китүнең кадеренә төшенде.

Төннең җылылыгы җиргә бөркелә.

Биюче йолдызның нәзек билләрен кочып җилләр алган.

Җилнең көчле кулларындагы дулкында йолдыз бии бии як — якка атыла.

Моны күреп торган дус йолдызлары аңа иярәләр. Иркен, тыныч, сихри төн юлында биюче йолдызлар әнә шулай атылып калган.

Дустым, син җәй көне бер йолдыз атылганын күрсәң төнлә, онытма, ул биюче йолдыз була.

Халиуллина Разиля Ринатовна
Страна: Россия
Город: Малмыж