Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«ӘБИЕМНЕҢ САНДЫГЫ»

Әбиемнең сандыгында

Ниләр бар икән шулчак?

Көннәр буе сандык сыйпап,

Утыра шунда кайчак.

Әби өйдә юк чакны мин

Сандык ачарга булдым.

Анда ниләр бар икән дип,

Серне чишәргә булдым.

Сандык ачып җибәрүгә

Йөрәк бер мәл туктады.

Әбинең бөтен тормышы

Күз алларымнан узды…

Яшь чакта кигән күлмәге

Ничек яхшы сакланган?

Чәчәкле ап-ак яулыгын

Ничек сары алмаган?

Беләзеге-йөзеге дә

Кулъяулыкка төрелгән.

“Истәлеккә” дип яулыкка

Бик яратып чигелгән.

Күрегезче, кара толым

Сандык төбендә ята!

Яшь чакта кискән толымын

Ник монда саклап тота?

Чиккән сөлге, мендәр тышы,

Чулпы, чүәк һәм башка…

Ничә еллар саклаган бит!

Бу хәл бит сыймый башка!

Сандык актарган чагымны

Әбием торган карап.

Шушы сүзләрне әйтте ул,

Минем башымнан сыйпап:

“Буыннан-буынга килгән

Гореф-гадәтне сакла!

Истәлеккә сиңа калсын,

Ышанычымны акла!”

Өй түрендә сандык саклыйм —

Әби хатирәсе ул!

Нур чәчеп торган бу сандык

Бик кадерле икән шул!

Хаертдинова Азалия Зуфаровна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны