XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Әбиемнең абзыйсы

Ниһаят каникуллар. Мин аларны түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки бөтен каникулларымны да авылда үткәрәм. Анда минем әнием ягыннан ба бам белән әбием яши. Дусларым да бик күп. Шәһәр малае булсам да мин күңелем белән авылда. Әллә нигә тарта мине шунда. Безнең авыл бик матур. Кырлайдагы кебек һәр ягы урман, уртасыннан Сөлчә елгасы ага. Йортлар да шундый матур, тигез итеп салынган. Урамда асфальт. Капка төбендә чирәм. Һәр өйгә су, газ кергән. Тик әбием барыбер чәйгә суны чишмәдән алып кайттыра. Авыл уртасында зур чишмә бар.Ул калай түбәле. Шуңадыр аны Калай Чишмә дип йөртәләр. Аның кырыйларын нефтянниклар бик матур итеп төзекләндерделәр, эскәмияләр куйдылар.

Әбием минем шул чишмәдән ерак түгел генә урнашкан нигездә туып үскән. Туганнан алып бүгенге көнгә кадәр шул чишмә суын эчә. Алар гаиләдә тугыз бала булганнар, әбием төпчек кыз. Чишмә буендагы төп йортта, иң олы абыйсының гаиләсе яши. Әбием иң олы абыйсына, абзый дип дәшә. Әбиемнең алай эндәшүе, мине гаҗәпләндерә иде. Мин эчтән генә көлеп тә куя идем. Абзый. Ә ни өчен абый түгел? Минем дә бит үземнән 4 яшькә зуррак ир туганым бар, ул миңа абый, ә кайчакта бөтенләй Рөстәм генә. Абзый сүзен әбиемнән күп тапкыр ишетсәм дә, аның турында мин бик аз белә идем.

Гадәттәгечә икәү сөйләшә – сөйләшә, әбием белән кибеткә киттек. Мин аңа авыр сумкаларын күтәреп кайтырга булышам. Кибет янында мәчет. Әллә каян ерактан әбием бер кеше килүен күрде. ”Абзый! И ходаем мәчеткә килә, инде шул авырткан аяклары белән…” — диде әбием. Һәм ашыга –ашыга килүче кешенең каршына китте.

— Ни хәл абзый! Авырткан аякларың белән ник тагы шулай еракка барырга чыктың инде?

— Өйдә утырсам алар тагы да ныграк авырта бит, намаз йортына никадәр ерагырак барсаң, шулкадәр савабы күбрәк, — дип, калтыраган тавышы белән, җавап бирде бабай. Әби аны култыгыннан тотып мәчет капкасына кадәр озатты да, аның ишектән кереп киткәнен озак кына карап торды. Ә мин әбиемнең үз – үзен тотышында әллә нинди бер сәерлек сиздем. Миңа ул үз абыйсыннан ояладыр кебек тоелды, ничектер буйсыну, һәм зур бер түрәгә караган төсле карады ул аңа. Сәер, ул бит аның абыйсы гына. Әбиемнең бу халәтен сорамыйча түзә алмадым. — Әйе улым, мин аны бик хөрмәт итәм, ул бит минем иң олы абзый, әти урынына калган, сугышны күргән кеше. Мөселман халкында абыйга зур хөрмәт белән карыйлар, — диде. Кайтканда без чишмә буеннан кайттык, ял итәргә утырдык. Мин әбигә аның абыйсы турында сөйләвен үтендем. — Ни өчен ул авыр йөри, калтырана?

Тын гына утырганнан соң әбием абыйсы турында сүз башлады. Минем абзый сугышта булган улым. 1941 нче елда ук, икенче абыем Солтан белән сугышка киткән. Ә мин әле туып кына калганмын. (Әбием 1941 нче елгы) Сугышта ул бик каты яралана. Госпитальдән хат килеп төшкәнен, миңа соңрак апам сөйләде, — ди әбием. Әнием хатны тотып, тыкырык аша сул як күршеләргә йөгереп кергән. “Башы яраланган терелерме икән ?”, -дип сорагач: “Белмим шул күрше, баш бик нәзек җир, терелерме икән?” — дип җавап биргән. Әнием үлгәнче шул күршене яратмас булды. Башка кермәде. Уң як күрше: “Солдатлар бик кирәк, аларны анда игътибарлап карыйлар, алар анда бик кадерле, әлбәттә терелә”,- дип җавап биргән. Шул күршенең сүзләрен әни өйдә еш – еш безгә кабатлап сөйләгәнен бик хәтерлим, –ди әбием.

Әбиемнең күзләренә яшь тулды. Абзый үлгән дип кара пичәтле хат та килгән аларга.  Аягы аксый, баш сөяге ватылган килеш кайткан ул сугыш беткәч. “Балачакта урындыкка менеп абзыйның башын караганымны хәтерлим. Юка гына үтә күренмәле яра аша, башының эче, кан тамырлары, йөрәк тибеше күренә иде. Ютәлләгән саен ул башын тота иде. Сугыштан кайтып, аякка басу белән, ул атлар карарга эшкә урнашты. Шул яралары белән калган гомере буе атлар карады. Өйдән ат фермасына кадәр километр ярым җәяү бара иде. Өйләнде, биш балалары булды, аракы эчмәде, тәмәке тартмады, матур тормыш алып барды. Яраларының әрнүе турында ялгыш та ычкындырмады. Менә хәзер аңа улым 81 яшь, ә ул авыр атлап булса да мәчеткә йөри, – дип дәвам итте әбием, ниндидер горурлык хисе белән. Әбиемнең күзләрендә беренче кат яшьләр күрдем. Аның бу абыйсы турында сөйләгәне миңа нык тәисир итте. Хәзер мин әбиемнең абзыйсына ни өчен шундый зур хөрмәт белән каравын аңлый идем инде. Минем йөгереп мәчет капкасы янына барып аны көтеп торасым һәм өенә озатасым килде. Әбием белән бу сөйләшүдән соң мин Гариф абзыйларга кунакка бардым. Аның медал һәм фотосүрәтләрен карадым. Сугыш турында ул бик сөйләргә теләмәде. Ул миңа үзенең яраларын да күрсәтте, аның аягы бик шешенгән һәм чокырлы, тирән эзләр күренеп тора иде. Ләкин баш капкачы урынына киелгән савытны ачмады, анысын миңа күрсәтергә теләмәде ул. Ә минем бик күрәсем килсә дә, кабатлап сорарга читенсендем. Сугышны үтеп, шундый яралардан соң да исән калган бабам белән күрешеп сөйләшү, минем өчен зур бер вакыйга булды. Авылга кайткан саен әби белән Гариф бабай турында сөйләштек. Мин аның белән һәрвакыт кызыксынып, хәлен сорап тордым. Ә менә быел җәен әбием миңа бер гәҗит бирде. Бу Гариф бабаңның дусты Нәгыйм бабаң язмасы. Монда мин сөйләмәгәннәр дә, бик җентекләп язылган улым, укы әле, — диде. Бу гәҗитне әбиемә күршесе Фәрхинур әби биргән икән. Ул Нәгыйм исемле бабайның сеңлесе булып чыкты. Нәгыйм бабайның нигезе безнең авылда. Алар Гариф бабай белән бергә үскәннәр, икесе дә 1923 елгы. Ул хәзер Казан шәһәрендә гомер кичерә икән. Сугыш ветераны. Бу Шәһри Казан гәҗитенең, 1997 елгы 86 номерлы, 7 май чәршәмбе чыгарылышы. Анда сугыш һәм хезмәт ветераны, Нәгыйм Мөхибуллинның “Теге дөньядан кайткан дустым“ дип аталган мәкаләсе бастырылган. Мин ул язманы шул минутта ук укып чыктым. Хәзерге көнгә кадәр күз карасы кебек саклыйм. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Йосыф кызы сыйныфыбызга бәйге игълан итүгә, мин инде кем турында язасымны белә идем. Үземнең мәкаләмә Нәгыйм бабай Мөхибуллинның, Гариф бабам турында язган мәкаләсеннән кайбер мәгълуматларны өстәмичә кала алмадым. Болай дип башлый ул сүзен: Мәшһүр шагыйр Гомәр Хәйам әйтмешли, ахирәттән әйләнеп кайтучылар булмаса да, соңгы сугыш мәхшәреннән “үлгәннәр” арасында, сирәк булса да, ошбу якты дөньяга яңадан туучылар булгалады. Шулар арасыннан минем иң якын дустым – Чирмешән районы, Лашман авылы кешесе Гариф Талипов та, өр-яңадан туып, барлык туганнарын һәм авылдашларын таңга калдырды сугыш беткән елны. Могҗиза дисәң дә, могҗиза инде! Без Мингариф белән яшьтәшләр буларак, карлы – бозлы язгы сулардан башлап, салкын көзгә кадәр яланаяк йөреп бергә үстек. Яшьтәшләр арасында иң уңган, иң шат күңелле, аз сүзле, таза малай иде ул. Мингариф Сәгыйр абзый белән Мәсрүрә абыстайларның 9 балалы гаиләсендә иң олы ир бала булып үсә. Дәһшәтле Ватан сугышының беренче көннәреннән үк безне барлык “годук”ларны фронтка озаттылар. Мине, Ленинград блокадасында алган авыр яраларымны дәвалагач, инвалид килеш госпитальдән Казанга авиамоторлар төзү заводына җибәрделәр. 1944 елның кышында, ун көнгә административ ял алып, туган Лашманыма кайтсам, ярты авыл халкына диярлек “кара печатле” кәгазьләр килгәнен белдем. Шулар арасында минем газиз әткәмнең һәм дустым Мингарифның да сугыш корбаннары булуы билгеле иде. Сугышның бөтен авырлыгы авыл халкы җилкәсенә төште, дип саныйм мин. Мингариф дустым, кайбер авылдашларыбыз белән бергә минометчы булып сугышка керә. Якташларыбызның әйтүенчә, беркөнне, дошман һөҗүмгә жыенып, туптан – миноменттан яңгыр урынына снярад – миналар яудыра. Шунда Мингариф башына шактый зур мина кыйпылчыгы тиеп, хәтта миләрен дә әйләндереп ташлый. Ул канга батып хәрәкәтсез ята, аны иптәшләре үлде дип саныйлар һәм шулай өенә дә хәбәр итәләр.

Немецлар һөҗүмгә ташлангач, безнекеләр һәлак булган сугышчыларын да җирләп өлгермичә чигенергә мәҗбүр булалар. Кем белә, әгәр аларның вакытлары кысан булмаса, Мингарифны да җаны чыгар-чыкмас теге дөньяга озаткан булырлар иде. Ул чакта бер үк авыл бер көндә берничә тапкыр кулдан-кулга күчә иде бит. Ниһаять, безнең частьләр килеп, яралыларны госпитальгә озаталар, үлгәннәрне җирләргә керешәләр. “Үлеләр“ арасында башыннан ярты мие акса да, җаны чыкмаган сугышчыны бәйләп – җайлап госпитальгә озаталар. Ниһаять, мәхшәр төненнән соң ил өстенә җылы Җиңү кояшы да пәйда булды. Җиңү елының җәендә миңа да шатлыклы хәбәр килде. Гариф Сәгыйр улы Талипов исән икән. Мин үземнең дустым Мингариф белән Казан госпитальләренең берсендә зур шатлык хисләре белән кочаклашып күрештем. Башы ап-ак бинтта, үзе көч-хәл белән генә атлый. Ул көннәрдә дустым нарасый балалар кебек бик авырлык белән генә сөйләшә башалаган икән. Яшь организм, таза йөрәк сугышчыны әҗәл тырнагыннан тартып алган. Мин дустым янына еш килдем, һәм аның зиһене ачыла барганын сизеп бардым. Мингариф хушына килә алмый күп яткан, бәлки айлар да үткәндер, ул моны үзе белми. Хәтта үзенең исемен дә белми. Кызганычка каршы һәрбер сугышчыга бирелә торган адресын, якыннарының исемнәрен язган “пистоны“ да булмый үзенең. Мингарифка исә тора-бара иң элек үзенең ”Гариф” дигән исеме искә төшә. Анна соң инде туган авылы “Лашман” да хәтеренә килә. Инде соңрак Мингариф үзенең фамилиясен дә әйткәч, райвоенкомнар аша язышып, аның чынлап та Лашман кешесе икәненә төшенәләр. Ниһаят ике ягыннан ике медбрат тотып, Мингарифны “теге” дөньядан алып кайтып, өенә китереп тапшыралар. Мингариф, һичшиксез, газраил-әҗәлләрне җиңеп чыгучы чын каһарман. Инде бу могҗизаның өйдәгеләр өчен, бигрәк тә газиз әткәсе-әнкәсе өчен кеше башына сыймаслык зур шатлык икәнен аңлавы кыен түгелдер. Дустымның маңгае өстендәрәк баш сөяге кителеп, шактый зур чокыр хасил була. Йөрәге типкән саен чокыр эчендәге яра дерелдәп тора. Ютәлләсә, мие атылып чыгар төсле. Мин госпитальгә килгәндә ул чокырны түгәрәк туп белән ябып, маңгаен каеш белән кыстырып бәйләгән иде. Ул баштарак атна саен, соңрак айга бер тапкыр һуштан яза торган була. Әмма туган авыл һавсы, Калай Чишмә, Сөлчәнең шифалы сулары аны чагыштырмача тиз дәвалый. Ул башлы – күзле дә була. Җәмагате белән бик таза биш бала тудырып үстерәләр. Кечкенәдән үк ул атлар карап үсте. Атлар яратты Гариф. Кеше өчен иң яхшы табиб — ул аның яраткан эше. Шуңадыр, Мингариф госпитальдән кайтып, көч-хәл алуга атлар карарга кереште дип яза Нәгыйм бабай.

Чынлап та бу батырлык хәзерге заман балалары өчен ышанып та булмый торган могҗиза. Без сугыш турында кинолар карыйбыз, китаплар укыйбыз, ләкин чынлап торып сугышны күзалдыбызга китерә алмыйбыз. Әгәр дә Гариф бабайны күрмәсәм, әбием сөйләмәсә, Нәгыйм бабайның язмасын укымасам мин моңа ышана да алмас идем.

Гариф бабай соңгы елны бик чирләп ятты, аяклары шеште, калтырый һәм күп сөйләшми иде. 83 яшендә ул вафат булды. Мин ул вакытта шәһәрдә идем. Әбиемнең авыр вакытында, янында була алмадым. Ләкин минем өчен шундый абыйсы булган әбием дә — герой. Бабам турында шулай җентекләп язган Нәгыйм бабайга, без әбием белән бик рәхмәтле. Шулай ук сеңлесе Фәрхинур әбигә дә, шундый кадерле язманы безнең өчен саклавына рәхмәт әйтәсем килә. Аларга сәламәтлек, озын гомер телим. Бу бер генә кешенең язмышы. Ә алар бит бик күп булганнар. Мәкаләьдә сугыш авырлыкларын кичергән, үлем белән яшәү арасында тартышкан, гади бер солдат язмышы. Гади, тыйнак, эшчән Гариф бабайның көчле рухлы, сабыр, авырлыкларга бирешмәвен, якты дөньяны яратуы минем өчен алдагы тормышыма маяк. Хәзерге заман балаларын, шушы гади солдат кичергәннәрне аңлап, һәр көннең кадерен белеп, михырбанлы булып яшәргә өндисем килә.

Бу кыска гына хикәямне әбием сөйләгәннәрдән, сугыш һәм хезмәт ветераны Гариф бабамның дусты Нәгыйм Мөхибуллин мәгълүматларына таянып, Татарстан республикасы Чирмешән районы, Лашман авылында яшәгән, Нәфисә әбиемнең абыйсы, Талипов Гариф Сагир улы турында. яздым.. Гариф бабай 1923 елда туган, 2006 елны вафат.

Галимуллин Айнур Ильдарович
Страна: Россия