Минем бабаем кем ? Нинди ул ? Һәм кем булган.
Миңа болары барсы да караңгы… Тик әбиемнең әтисе турында горурланып сөйләвен бер кайчан да онытмам.
Көннәрдән бер көнне әбием зур агач рам тотып , өйгә кайтып керде , үзе елмая –ул шундый шатланган, Берлинны алып кайтып керде диеп уйларсың.
-Балалар килегез балалар, бабагызның матурлыгын , буй-сынын курегез әле. Этиемнең күзләренең каралыгы яңа гына өлгергән шомырт шикелле . И әткәем шул кадәрле яхшы , йомшак куңелле , бик акыллы идең бит син . Ник, ник ташлап киттең син безне , ничек сагынам мин сине, бик тә җитмисең бит син миңа . Авыр минутларымда мине юатып бер генә сүз әйтсәң дә, нинди рәхәт булыр иде бит җаныма – диеп әбием елый-елый әтием белән әниемә үзенең әтисе турында сөйләргә тотынды.
Минем бабам йөз корык тугызынчы стрелковый войскада хезмәт иткән. Сугышның беренче көненнән алып Берлинга җиткәнче сугышкан, берничә тапкыр каты яраланган, сугыштагы батырлыклары өчен сигез күкрәк медале һәм өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Менә шуннан соң гына , әбиемнең никадәр өзгәләнеп әтисе турында сөйләгәнен , рам күтәреп кайтып керүен аңладым , ул рамда орденга һәм бик күп медальләргә лаек булган әбиемнең әтисе белән әнисе фотосүрәте булган. Кем генә горурланмас иде шундый әтиең булгач.
Икемең унбишенче ел бикрәк тә күңелләргә кереп кала торган ел . Сугыш бетүгә җитмеш ел вакыт үткән , шулай булса да берсе дә онытылмый . Район үзәгендә җиңү бәйрәме көнне “мәңгелек ут” янды . Бу көнне иртүк һәйкәл янына , сугыш ветераннары һәм тол батырлары җыелдылар . Алар инде бик аз гына калган . Кайсылары кызлары , улылары я булмаса оныклары белән килгән. Ирләре сугышта булганда, авылда калган тол хатыннарга да җиңел булмаган. Урагын урганнар , иген сукканнар, колхозны үз җилкәләрендә тартканнар . Әле кырдан да кайтып ял итмәгәннәр, өйдә калган карт әти – әниләрен , балаларын караганнар, туендырганнар . Төннәр буе оекбашлар , бияләйләр бәйләгәннәр , аларны фронтка озатканнар .
Минем әбием гаиләдә дүртенче бала булган , әбиемнән соң тагын дүрт бала булган. Ишле гаилә булганлыктан әбигә эш бик күп тигән. Идән ,савыт-сабалар юу әбиемә йөкләнгән . Шулай да мәктәптә яхшы укырга , дуслары белән урамда да уйнарга да өлгергән . Мәктәпне тәмамлагач, әбиемне кирпеч заводы буфедына сатучы итеп куялар, чөнки яш кызның уңганлыгы, һәрбер эшне яратып эшләвен укытучылар да , авыл җитәкчеләре дә күреп ала .
Завод авылдан өч километр ераклыкта Исай елгасы буеда урнашкан . Һэр көн эшкә барганда иген кырлары өстендә тургайларның моңлы сайравын , игеннәрнең гөрләп шаулавын тыңлаган, иртәңге якты, зәңгәр күкнең матурлыгы кызарып офыктан таң атуы – нинди матурлык. Шуңа күрә әбием табигате белән тыйнак , зәңгәр күк төсле зәп-зәңгәр күзле , айдагы Зөһрә кыз кебек сылу, озын толымнары гына ни тора .
Мин әбиемне бик яратам. Үзе дә кызым синең өчен генә яшим мин дия-дия иркәли , сөя иде . Әби минем иң беренче тәпи йөрегәнемне, әттә- әннә диеп сөйләргә өйрәнгәнемне күреп ничек сөенгән . Мине шундый яратып , иркәләп балалар бакчасына илтә һәм алып кайта иде . Әти-әни эштә булгач, мине карау күбрәк әбиемә кала . Шоколад , туңдырмалар белән мине сыйлый иде.
Еллар бер-бер артлы утә, ә яшәү дәвам итә… Һәр көн йөрергә ерак диеп әбине әтиләре колхозга кассир булып эшкә кайтаралар . Яшел кырларын , сайраган тургайларын калдырып китү авыр булса да әби колхозга кайтырга риза була .Үзе Исай елгасының җәелеп-җәелеп аккан суларын , зур дулкыннарының ярларга бәрелә –бәрелә ярсуын , камышларның шаулавын гомере буе сагынып сөйләде. Юл буенда зәңгәр кыңгырау чәчәкләре генә ни тора. Ул алардан тәкыялар үреп кияргә яраткан, зәңгәр кыңгыраулар җырын көйләп йөргән. Әле чәчәкләрен генә түгел зәңгәр төстәге күлмәк , кофтылар да кияргә ярата иде . Табигатнең матурлыгы әбимнең куңеленә дә күчкән. Ул кешеләргә карата да бик мөләем , ягымлы булды . Кая эшләсә дә аны коллективта бик яраттылар. Соңгы елларын пенсия фондында эшләп лаеклы ялга чыкты . Әбинең ялга туктавы миңа да бик әйбәт булды. Дәресләр бетүгә әбиләргә чабам, бәйрәм көннәрендә әби белән рәхәтләнеп кибеттә йөрибез. Ул миңа кирәк әйберләрне алып бирә иде. Цирк булса шунда карарга бардык, ләкин безгә цирк бик сирәк килә, чөнки башкалабыз Казан бездән бик ерак урнашкан. Мин Казанны бик яратам. Әти мине Казанга алып барды. Без рәхәтләнеп Зоопаркта йөредек , киноларда, китапларда гына күргән – жирафлар , зебра , арыслан , юлбарыс һәм бик күп коргый хайваннар барсы да бар . Аларны мин бераз җәлләп тә куйдым . Нинди генә матур җирдә торсалар да үзләренең зур урманларын сагыналардыр инде , рәхәтләнеп тәмле җиләкләр ашап куактан куакка сикереп уйный алмыйлар, бикләнеп читлектә ят имеш.
Язучылар ничек диләр әле: “матур булса да торган җир , сагындыра туган ил”-дип җырлыйлар җырларда . Алар үзләренең сагынуларын әйтеп кенә бирә алмыйлар шул.
Минем тизрәк үсәсе иде дә, бөтен кешеләрне үзенә тартып торучы Казанга барып укыйсы, яшисе килә . Безнең Татарстанга каян гына күчеп килмиләр. Исеме генә инде Татарстан, ә статистика буенча карасаң күп миләтле илгә әйләнеп бетте түгелме . Мин үзем туып үскән Чүпрәлемне бер нинди ил дә , шәһәр белән дә алыштырасым килми . Безнең район үзенең зур урманнары, күп сулы елгалары белән дан тотмаса да кара туфраклы җире генә ни тора ? Без аның эш сөючән горур халкы белән танылган. Безнең районның тарихы бик бай. Нинди зур галимнәр , геройлар чыккан . Советлар союзы геройлары: Зариф Алимов , Пётр Юхвитов , Семён Уганин , Михаил Хакимов , Нурулла Фазлыев һәм бик куп шагыйрләр , галимнәр , тарихчылар.
Чупрәлем турында әллә ничә төрле матур җырлар бар. Болар барсы да районымның горурлыгы. Менә шунардан кечкенә генә бер өзек :
Чүпрәледә – туган якта
Кояш якты , җил җылы
Шуңа өзелми бирегә
Туганлык , дуслык юлы.
(Р.Сираҗи)
Минем бабайны авылда шәкерт абзый дип йөрткәннәр , ул бөтен авыл халкына үзенең акыллы киңәшләрен биргән . Сугыштан яралы кайтып та кул кушырып өйдә утырмаган . Башта склад мөдире , ферма хисапчысы, аннан соң бензин салучы булып эшләгән .
Утыз ел буе үзенең туган авылында хезмәт иткән. Авыл халкының зур ихтирамын казанган .
Ләкин сугыш әфәтләре үзенекен иткән . Бабама алтмыш бер тулганчы ук фани дөньядан баккыйлыкка күчкән . Авыл халкы балалары олылап озатканнар . Хәзер дә каберенә эзне суытмыйлар. Бабайның үзе яраткан зиратына чия агачын утыртканнар . Бүгенгесе көндә дә чия матур ап-ак чәчәккә күмелеп әкерен генә чайкала .
Әбием һаман да юксына, һәр көн әтисе рухына дога кыла.
Мин беркайчан да сугышның булуын теләмим , бөтен дөньяда тыныч , тату яшәсеннәр иде.