XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Безгә янаган афәт.

Алмаз бераз сәерсенеп куйды — бу кадәр тынлыкның алар фатирында беркайчан да булганы юк иде әле. Һәрвакыт кайдадыр телевизор тавышы, суыткыч яисә башка электр җиһазы эшләгәне ишетелеп тора иде. Хәер, ул бит бүген үзе генә өйдә, әти-әниләре диңгез буена ял итәргә киттеләр. Авылдан әбисе иртәгә генә киләчәк. Ул бүген бер үзе… Ул ирекле… Нинди бәхет!!! Ни теләсә, шуны эшли ала. Кичә дә менә әниләре киткәч, һәр бүлмәдәге телевизорны кабызып, төрле каналларны ачып куйды. Берсенә кереп боевик карый, икенчесендә рок — концерт. Бүлмә саен ут яна, яктылык һәм иркенлек. Малайның кисәк башына уй керде. Кем сүндерде микән соң аларны? Ул бит берсен дә сүндермичә ятып йоклаган иде. Бүлмә утын кабызып карады, лампочка янмады. “Ә, ут беткән икән” дип уйлап куйды Алмаз. Аннары тамак ялгап алырга уйлап кухняга үтте. Анда бик караңгы иде. Тәрәзәдәге калын пәрдәне тартып куйды. Суыткычны ачты, нәрсә сайларга белми озак кына карап торды да әнисе пешереп калдырган котлетларны җылытып ашарга булды. Берничәсен тәлинкәгә салып микроволновкага тыкты. Ут юк икәне исенә төшеп, салкын килеш кенә ашады. Электр плитәсе эшләмәгәч, чәйне дә салкын килеш кенә эчәргә туры килде аңа.

Алмазга буш һәм тын өйдә күңелсез була башлады. Урамда йөреп керергә кирәк, бәлки, дуслар очрар дип уйлап, чыгып, лифт төймәсенә басты. Лифт тә эшләми иде. Дүртенче каттан җәяүләп төшәргә туры килде. Бүтән көннәрдә лифт белән бер аска төшеп, бер өскә күтәрелеп уйнап йөргәне исенә төште. Бүген менә алай эшләмәс иде дә бит… Юк шул. Лифт эшләми.

Урамда малайны тагын да күңелсезрәк хәлләр каршы алды. Кибетләр, кафелар бар да ябык иде, ишекләрендә “ут булмау сәбәпле” дигән язулар эленгән. Урам тулы халык, нишләргә белми, аптырашып йөриләр. Метро эшләмәү сәбәпле, барысы да автобус, трамвай тукталышларында җыйналышып торалар. Алмаз ярыйсы гына танылган блогер буларак бу хәлләрне күп санлы дусларына, иганәчеләренә дә җиткерергә теләп телефонны алды. Ни кызганыч, ул зарядкасы бетеп сүнгән иде. Моңа кадәр аерылгысыз дусты булган, ә хәзер бернәрсәгә яраксыз әйбергә әйләнеп калган телефонны кире кесәсенә салды. Алда, кибет янында туңдырма сатып торуларын күреп, чиратка басты. Суыткычлар эшләмәгәч, эреп әрәм булмасын дип, туңдырмаларны арзан бәягә генә саталар иде. Алты туңдырма алып, якындагы тукталыш утыргычына барып утырды. Ике туңдырма ашаганнан соң, бүтән ашыйсы килмәвен аңлады. Алып кайтып суыткычка куйсаң булыр иде калганнарын, тик ул да эшләми. Кайчан ут буласы билгеле түгел. Ә туңдырмалар инде яртылаш эрегәннәр иде. Аларны чүп савытына салырга туры килде. Урамнар буйлап бик озак йөрде Алмаз. Буш фатирга кайтып керәсе килмәде. Урамда бер кызык та юк югын, бар җирдә җемелдәп торган афишалар да күренми, матур көйләр дә ишетелми, кинотеатрлар, интернетлы кафелар да эшләми. Малайның бик тә ашыйсы килә башлады. Икмәк кибетен күреп, сөенеп куйды ул. Тик кибет эче халык белән тулы иде. Талаша-сугыша диярлек икмәк алалар. Пекарьнялар эшләмәү сәбәпле, һәркемнең бу соңгы икмәкләрне күбрәк алып каласы килә иде. Алмазның чираты җиткәндә берничә кара ипи һәм бер батон гына калган иде. Малай батон алырга булды. Соңрак ник ипи дә алмадым икән дип үкенде ул. Ачый башлаганчы дип урамга ук алып чыгып сатылган бер савыт сөт белән ашалып беткән батон малайны ачлыктан озак сакламады.

Шәһәргә караңгылык иңә башлады. Тик урам утлары да, тәрәзәдәге утлар да кабынмадылар. Халык шәмнәр, шырпылар, батарейкалар сатып алырга теләп эзләнә башлады. Караңгыда утырып булмас дип малай да кешеләргә иярде. Бер базар сыман җирдә бик озак чират торганнан соң, кыйбат хакка бер тартма шырпы һәм берничә шәм сатып алды ул. Шомлы, караңгы урамнарны үтеп фатирына кайтып кергәндә төн уртасы җиткән кебек иде инде. Малай караңгыда көч хәл белән фатир ишеген ачты. Аны шыксыз, шомлы караңгылык каршы алды. Тиз генә шырпы кабызып шәмне яндырды. Шәм яктысы гына караңгылыкны тарата алмый иде. Малай шәмнең утын сүндермәскә тырышып, сак кына барып стена сәгатен карады. Төн уртасы түгел икән бит әле. Кич кенә икән. Бу вакытта кичке тормыш башлана гына иде бит аларда. Яп-якты фатирда әтисе телевизор карый, ә ул компьютерда төрле уеннар уйный, яисә телефоннан дуслары белән аралаша иде. Кухняда әнисе плитә янында кайнаша. Өйгә хуш ис таратып тәмле ризык пешә.

Малайга бик тә, бик тә моңсу һәм куркыныч булып китте. Үзенең электр утына саксыз карашы өчен , нык үкенү хисе биләп алды аны. Хәзер менә утлар янып китсен иде… Ул бервакытта да бүлмә утларын үзе чыкканда, йокларга ятканда сүндерми калмас иде. Компьютер, телевизорны да кирәккәндә генә кабызып, карамаганда сүндереп куя иде. Электр плитәсенә чәй куйганда үзенә кирәк чаклы гына кайнатып алыр иде. Чәйнекне су белән тутырып куеп, яртысы кайнап беткәч кенә исенә төшермәс иде. Плитәне дә шунда ук сүндерер иде. Әнисенең тагын плитәне яндырып калдыргансың дип, аны сүгә-сүгә сүндергәнен көтмәс иде. Малайның үзе дә сизмәстән күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәшә башлады. Ул аларны туктатырга теләп, кулларын йодырыклап күзләрен уарга кереште. Кинәт чыркылдап көлгән тавыш ишетелде. “Нинди зур малай, үзе елый!”. Алмаз йодрыкларын күзләреннән алды. Яп-якты бүлмә уртасында матур кызчык аннан көлеп, басып тора иде. Хәзер ул бу кызчыкны куып чыгару түгел кочаклап алырга әзер иде. Бүлмә, фатир, шәһәр яктылык һәм шау-шу белән тулган. Малайның шатлыгы эченә сыймады, ә кызчык елмаеп сүз башлады:

— Күрдеңме, тойдыңмы, сезгә янаган афәтнең ниндилеген? Мин сезне шул афәттән саклап калу өчен җибәрелдем. Син блогер, синең иганәчеләрең, иярүчеләрең бик күп. Шуңа сиңа килдем дә мин. Аңлат, сөйлә барысына да! Нәрсә сөйләргә икәнен беләсең. Хуш!, — диде дә юкка чыкты.

Алмаз аңына килеп, тиз генә телевизор һәм бүлмә утларын сүндерде. Кухня, туалет һәм юыну бүлмәләрен дә тикшереп чыкты. Аннары компьютерны ачып, үзенең сайтына керде. Меңләгән дусларына аның бүген әйтер сүзе күп иде…

Гильфанова Айзиля Ришатовна
Страна: Россия
Город: Муслюмово