Язның яме яшеллектә,
Кояш та көлеп торса.
Тормыш яме яхшылыкта.
Изгелек бөркеп торса.
Юлың уңа.юлга чыксаң,
Яхшы кеше очрасаң,
Сиңа да яхшылык килә.
Гел яхшыга юрасаң.
Изге уйлар уйлап яшик,
Яхшылык килеп торсын,
Тынычлыкны теләп торыйк,
Дөньялар тыныч булсын!
Бүген безнең мәктәптә,
«Уңыш бәйрәме».
Әзерләдем бәйрәмгә
Чәчәк бәйләме.
Күңелле үтә мәктәптә
Мондый бәйрәмнәр.
Килсәгез.күреп китәрсез.
Булып хәйраннар.
Карлы буран дулый тышта,
Ашыктыра шулай кышка.
Һәрнәрсәнең үз вакыты,
Ашыгасың.ахры,бушка.
Күпме генә дуласаң да,
Көз көзлеген итә һаман,
Ничек кенә үзгәрмәсен,
Үзенекен итә заман.
«Заманалар үзгәрде»,-дип
Кабатлыйлар,исем китә!
Көзләрдән соң ап-ак кышлар.
Ашыкмыйча.килеп җитә.
Ап-ак кышны кемдер шулай ,
Сагынып көтә.
Ашыгабыз нидер көтеп-
Гомер үтә…