Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Без тарихта эзлебез

Яралары һаман күңелләрдә,
Ярсый әле үткән сугышның,
Сугыш дигән сүздән әле гел дә
Дулкынланган мәле сугышның.
Биш хәрефле шушы сүздән нигә
Сискәнепләр куя йөрәкләр?
Сугыш картинасын, чын афәтне
Йә, кайсыгыз миңа сурәтләр?
Бабам, синме?- Юк, дип башын кага
Ә нигә шулай кырт кисә?
Нигә күзләренә яшьләр тула
Сугыш дигән сүзне ишетсә?
Хәтерендә, йөрәгендә кабат
Яңартасы килми ярасын.
“И, балам,” – ди – сугыш афәтеннән
Берүк Ходам үзе сакласын.
Бабам хәтерләми үз әтисен,
Күзләреннән тама яшьләре…
Яуда ятып калган бабакаем…
Без, балалар, сезгә рәхмәтле.
Бөек Җиңүгә дә 81 ел булды!
Шул бәйрәмне итә илебез.
Канын коеп, гомер биргәннәрне
Онытырга тиеш түгел без.
Тарих һәрбер буын белән бергә
Атлап бара һаман янәшә.
Әйтерсең лә безгә дәшә сыман
Үкенмәслек итеп син яшә.
Без тарихта эзлебез диеп
Горурланып әйтә алыйк без.
Гасырларга уелып калырдай
Кабатланмас эзләр салыйк без.
 
Ертык чалбар модасы
 
Урам буйлап чапкан чакта,
Койма аша сикердем.
Шулвакыт кинәт кенә
Тездә бер тишек күрдем.
Тез турысы ачылып калды,
Җилләр өрә эченә.
Нишләргә соң, әни күрсә,
Ни әйтер тишегенә?
Ләкин хәзер заман башка,
«Мода» диләр бу хәлне.
Кибетләрдә ертык чалбар —
Бүген бик кыйммәт әле!
Әби күрсә: «Ямыйм», — дияр,
Энә-җебен саплар да.
Белми шул ул — яшьләр йөри
Шулай ертык чалбарда!
 
Барсик белән Арди
 
Барс һәм Арди турында
Хәзер сөйләп китәмен.
Барсик белән Арди дип,
Исемнәрен әйтермен.
Барсик — акыллы, сабыр,
Күзләре нурлы аның.
Койрык болгый, шатлана,
Күрсә ишек ачканын.
Арди — шук һәм бик шаян,
Ул бер дә тынып тормый.
Уенчык алып йөгерә,
Уйнаудан һич тә армый.
Икәү бергә булсалар,
Өебез җанлы, ямьле.
Барсик белән Арди дус—
Тормышыбызның яме!
Йортны саклыйлар алар,
Тугрылыкта үрнәкләр.
Шундый ике якын дус —
Бик кирәк икән этләр!
 

Гимадиева Чулпан Рамилевна
Страна: Россия
Город: с.Нуринер