XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Без-табигатьнең кунагы.

Без-табигатьнең кунагы.

    Минем Майсәрә әбиемнең яратып сөйли торган матур риваяте бар. “Ходай иң элек дөньяга табигатьне иңдергән. Тик , җир-сулар, урман-кырлар җансыз һәм буш күренгән. Шуңа күрә ул сайрар кошларны, җәнлек-җанварларны, бөҗәк- күбәләкләрне булдырган. Ә бу матурлыкка хозурлык  кылучы да кирәк бит әле дип, Кешене тудырган. Шул вакыттан бирле Табигать һәм Кеше бер-берсе белән ярдәмләшеп яшиләр, ди. Табигатькә каршы барган, кошларны, җәнлек-җанварларны җәберләүчеләргә җәза бирермен дигән Ходай. Табигатьне яратмаска мөмкин түгел, ачлык елларда ул безне туендыручы да, киендерүче дә булды. Без-табигатьнең кунагы”- дип тәмамлый сүзен әбием.Чынлап та, Табигать һәм Кеше дигән гыйбарә әнә шулай тугандыр ул.  Сүзем дә нәкъ шул турыда.

    Минем туган авылым табигатьнең иң гүзәл урынында, Шушма елгасының куенында урнашкан. Безнең йортыбыз авыл читендә, Татарстан чигендә. Капкадан чыгып чакрымнар үтәсе юк, берничә адым атлыйсың да, күрше Киров өлкәсе башлана.

    Мин сезгә үзебезнең табигать һәйкәленә тиң булырдай чишмәбез һәм якындагы күлебез турында сөйләргә телим.

     Әбиемнәрнең нигезе белән янәшә диярлек көмеш сулы челтер чишмә бар. Әүхәт чишмәсе диләр аны. Ни өчен шулай атала диярсез. Чишмәнең тарихын Майсәрә әбием бик яхшы белә, чөнки алар нигезендә бу чишмәгә җан өрүче Әүхәт яшәгән.  Бакча кырында сап-салкын су саркып торганын күргән егет чишмә казып карарга була, чынлап та, бу урыннан әлеге чишмә бәреп чыга. Тик егет кенә бик яшьли үлеп китә. Бер туганы да булмаганлыктан, бу нигезгә  тимер эшенә бик оста булып, тирә-як авылларда дан казанган Галимулла һәм Муллагали исемле кешеләр урнашалар. Чишмәне алар тәрбиягә алалар. Шуңа да авылдашларым телендә чишмәнең ике исеме бар: Әүхәди хөрмәтенә- “Әүхәт” һәм икенче хуҗалары хөрмәтенә “Муллыш” чишмәсе дип йөртәләр. Бу нигезгә өченче буын булып әбием һәм Хәмәтгали бабам урнашалар, чишмә алар карамагына кала. Бабам чишмә буена тупыллар утырта, бүген алар күккә ашып утыралар, ә чишмә тупыллар куенына сыенып, җил- яңгырлардан ышыкланып челтерәп агуын белә. Әбиемә инде туксан яшь булса да, ул чишмә буена еш килә, кулын чылатып битләрен сөртә-әнә шулай җанына сихәт таба ул. Бабаем төсе итеп үскән тупылларның серле пышылдавын, чишмә челтерәвен тыңлап яшьлеген искә төшерә. Табигать белән алар шулай аңлашалар.

    Чишмәгә көянтә-чиләк асып чәйгә суга килүчеләр дә өзелеп тормый, олы юлдан узучылар туктап сусауларын басалар. Чишмәбезне изгелек, сәламәтлек чыганагы дими ни дисең!

      Шул чишмәдән ерак түгел бәләкәй генә күлебез дә бар әле. Анна күле дип йөртәләр аны. Күпләр бу күл турында белмиләр дә. Без аны яратып Аннушка дип тә атыйбыз. Әбием аның атамасы күрше керәшен авылы кызының фаҗигале язмышы белән бәйле дип сөйли, тик күл үзе бер дә шомлы түгел. Без анда балык тотарга, көймәдә йөзәргә яратабыз, суы салкын булса да, җәйге челләдә су да коенабыз. Җәен су өсте матур төнбоеклар белән каплана, кырында камышлар үсә.

Зәңгәр күл, бик матур күл,

Тирәсе камышлык-

дигән юллар аңа бик туры килеп тора.

       Шушы матур күлгә бәйле хыялым да бар минем. Әлеге хыялымны хуплаучы да әбием. Киләчәктә үземнең кечкенә генә шәхси эшемне нәкъ менә шушы урында башларга хыялланам мин. Күлнең исемен чын татарча итеп Төнбоеклы дип үзгәртергә исәбем. Анда балыклар үрчетеп, күл тирәли матур агачлар утыртасым килә. Күл буена  гади һәм уңайлы берничә йорт  төзеп ял итү урыны булдыру- минем киләчәк планнарым. Иртә таңнан кичкә чаклы ялны белми хезмәт куючы авылдашларымны ял иттерсәм, ничек шәп булачак!!! Хыялымда исеме дә әзер аның- Ай- рәхәт. Кешеләр табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, балык тотып, саф һава сулап  җаннарына дәва, тәннәренә сихәт тапсалар, Ай-рәхәттә ай, рәхәт, дип сөенсәләр- бу бит үзе зур бәхет!

   “Изге, матур хыяллар һәрчак тормышка аша, Ходай сиңа ярдәм итсен”- дип, мине хуплый ак яулыклы  ак әбием. Ә мин аңа бик тә ышанам!

Мухаммадиев Рамис Расилович