Принято заявок
2688

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Без – дистант балалары.

Сез рәхәт яшисез, диеп

Зурлар гел кисәтәләр.

Әллә юри, әллә чынлап,

Безне гел кимсетәләр.

Ә үзләре бездән башка

Берни эшли алмыйлар.

Шул ук телефон ватылса да

Безнең арттан калмыйлар.

Көне буе шәһәр буйлап,

Нидер эзләп арыйлар.

Таба алмый кире кайткач,

Оялып безгә карыйлар.

Нәрсәсе бардыр инде аның

Шул ук сайт, шул ук адрес.

Акчаны гына күчереп өлгер

Килеп җитә AllExpress.

Әле тагын пицца, роллы

Бик күп чәчәк букеты!

Скидкалы чакка эләксәң,

Була бар да бәхетле.

Менә боларның барысына да

Эшләми зурларның башлары.

Горуланып әйтеп йөрим:

“Без – дистант балалары!”

Шул дистанта укыган чакта

Ниләр генә белмәдем:

Укуын да укыдым,

Айга гына менмәдем.

Идрисов Адель Фанисович
Страна: Россия
Город: Казань