Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бергә яшик, бердәм булыйк!

Татарстан — минем Республикам,

Яши анда, тату гаилә булып,

Төрле-төрле милләтләр:

Татар, чуваш, үзбәкләр…

“Бергә яшик, бердәм булыйк!”

Әнә шулай тибә йөрәкләр.

“Туган тел”не көйли үз телендә

Урыс, мари, таҗик, төрекләр…

Сабантуйда чүлмәк вата

Татарлар да, удмурт та.

“Май чабу”да кайнар коймак

Барысының алдында.

Һәр халыкның бик тә моңлы булган

Тарихларга кергән җырларын,

Көрәшләрдә җиңгән батырларын

Якын итә белә бар милләт.

Гасырлардан килгән йолаларны

Зурлый, хөрмәт итә һәр милләт.

Чәк-чәк белән сыйлый кунакларны,

Шулай яшәү безгә бик рәхәт!!!

Уйларыбыз уртак булса,

Татар иле гөрләп яшәр,

Таңнарыбыз бергә атса,

Татар иле шаулап яшәр!

Валеева Ралина Ильфатовна
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 19.12.2009
Место учебы: МБОУ ПодлесношенталинскаяООШ Алексеевского района РТ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Алексеевский муниципальный район
Город: Алексеевское