–Әссәләмәгаләйкүм вә рахматуллаһ, – диде башын уң ягына борып Кәрим, – әссәләмәгаләйкүм вә рахматуллаһ, – башын сул ягына борып, намазын тәмамлады. Бүген мөбарәк җомга көне, әмма аңа карамастан мәктәптә бәйрәм намазы хөрмәтенә тәнәфес юк. Абдулла, Гыйззәт һәм Кәрим атна саен укытучыларының дәресләреннән азатлык сорап, мәчеткә баралар.
Кәрим үзенең дуслары белән чагыштырмача дингә күптән түгел генә килде. Аллаһ барлыгын ул әллә кайчан белә иде инде, әмма белемнәре кечкенә чагында ярамаган гамәл кылып, әбисе берәү белән янавы белән генә чикләнә иде: «Аллаһ бабай бөтен нәрсәне күрә ул, караңгы урманда эшләнгән гөнаһларны белә ул». Үскәчрәк Кәрим бу сүзләргә җитди карамый башлаган, яисә онытканмы? Ләкин ике ел элек булган хәл аның тормышын астан өскә әйләндереп куйды:
…Җомга иртәсе.
-Улым, йокыңнан тор инде, мәктәпкә соңга каласың, — дип, хәвефләнә-хәвефләнә әнисе малаен йокыдан уятырга тырышты.
Малай кыймылдамый, үлгән шикелле йоклый.
-Кәрим, син мәктәпкә даими кичеккәнең өчен, мин яңадан директор алдында, гарьләнеп басып торасым килми, — дип, малаен сыйпап уятуын дәвам итте.
-Кит әле моннан, тору вакытын мин үзем беләм, — диде Кәрим дорфа гына.
Малай әнисенең бер сүзен дә тыңламый, киреләнә. Ничек уятырга белмәгәч, әнисе кул учына салкын су агызып, Кәримнең йөзенә сибә. Малай куркыныч төш күргәндәй, кинәт сикереп уяна. Нәрсә булганына төшенгәч, малай ыржаеп, кыяфәтен үзгәртә.
-Син нәрсә, эшлисең?! Юләрләнәсеңмени? — дигән начар сүзләр әйтте.
Тиз-тиз мәктәпкә җыенып, Кәрим әнисенә берсүз дә әйтмәде. Фатирда салкын мохит урнашты… Малай аяк киемен киеп маташканда, әнисе аңа уңышлар теләде. Рәхмәт урынына улы ишекне бөтен көче белән «шап» итеп ябып, чыгып китте. Борчылган әнисе балконнан, малаена «исән-имин бул» гына дип кычкырды. Ачудан малай әнисе янына борылмады да.
Билгеле, Кәрим ул көнне мәктәпкә соңарды. Соңарса да аны шатлыклы яңалык көтеп торды.
-Балалар, бүген татар теле һәм әдәбият дәресләре булмаячак. Закир Сөләймановичның әнисе нык авырган, ул аңа ярдәм итәргә кайтып китте, — диде сыйныф җитәкчебез көрсенеп.
Укучыларның шатлыгына чик юк иде.
Тарих дәресе. Кәрим иң арткы партада утыра, алдында Гыйззәт белән Абдулла.
-Бүген безнең ике соңгы дәресебезне кыскарттылар, шуңа күрә Аллаһ йортына рөхсәт сорамыйча да бара алабыз, — диде Абдулла дустына пышылдап.
-ИншаАллаһ, — диде Гыйззәт.
«Аллаһ йортына баралар? Аллаһны без күрмибез бит, шулай булгач малайларны ул кунакка ничек чакырган микән? Сәер…», — дигән сораулар Кәримне борчыды.
-Дуслар, мине дә үзегез белән Аллаһ йортына алып барыгыз әле, — диде дәртләнеп.
Малайлар каршы килмичә, дәресләр бетүгә Аллаһ йортына киттеләр. Хәер, барасы урыннары мәктәпләреннән ерак түгел. Малайлар изге бинага килеп тә җиттеләр — ул мәчет иде. Кәримнең озак вакыт эчендә янәдән азан тавышын ишеткәч, җаны җебегән шикелле булды, ләкин ул аны күрсәтмәскә тырышты. Иртәнге усаллыгын бөтенләй онытты. Мәчеттә вәгазь башланды.
-Ассәламу алейкум вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләрем! Бүген без газиз әниләребез турында сөйләшербез.
Аллаһы Тәгалә «Локман» сүрәсендә: «Без кешегә аның әти-әнисенә яхшылык кылырга боердык», — дип белдерә.
Бу Аллаһның ачык әмере. Ходай башта әти-әни турында сөйли, аннары әнигә аерым урын бирә. Чынлыкта, әни – пәйгамбәрләрдән соң һәр кеше өчен иң изге зат. Аллаһ Тәгалә әнинең хезмәтен, сабырлыгын һәм баласы өчен кылган авырлыкларын ассызыклый: «Аның әнисе аны алҗыганчыга кадәр йөртте».
Әни баласын авырлык белән дөньяга китерә, ләкин назлы зат булуга карамастан, чыдамлылык күрсәтә. Барлык авырлыкларны ул мәхәббәт һәм сабырлык белән күтәрә. Аятьнең дәвамында: «Һәм ике ел аны күкрәге белән ашатты», — дип әйтелә. Каты ризык ашаганчы, әни баласын ике ел буе күкрәк сөте белән ашата, мәхәббәт белән тәрбияли. Аллаһ Тәгалә әни хакында күп аятьләрдә сөйли, чөнки ананың хезмәте – иң олы хезмәт. Әтигә караганда да әни күбрәк телгә алына, чөнки аның күкрәгендә бала үсә.
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы әнинең ризалыгыннан килә!
Вәгазь барышында малайның күз яшьләре бәрелеп чыкты, тәнендә каз тиресе барлыкка килде. Гүя иртәнге хәлне бөтен кеше белеп, шәхсән аңа үгет-нәсихәт укыган кебек тоелды. Намазларын укып бетергәч, Кәрим ашкына-ашкына өенә йөгерде. Фатир ишеген ачып, малайны әнисе каршы алды. Кәрим әнисен җылы кочакка алды:
—Әнием, минем барлык гөнаһларымны, гаепләрне кичер. Сүз бирәм, яңадан синең йөзеңә кызыллык китирмәм. Әнкәем, мин сине яратам!
Шул гыйбрәттән соң Кәримнең холкы үзгәргән сыман булды, Аллаһы Тәгалә аның күңеленә ислам диненә берничә бөртек кызыксыну орлыклары салган кебек булды. Хакыйкать юлына беренче адымнар ясый башлады…
…Нәсибуллин Кәримгә 16 яшь тулды, иптәшләрен кафега җыеп, дустанә мохиттә вакыт уздырдылар: тәмләп ашадылар, булган яңалыклар турында фикер алыштылар һәм җыелу сәбәпчесенә бүләкләр тапшырып, таралыштылар. Кәрим өенә кайтканчы, кәгазь акчасын кибеттәге банкомат аша картасына салды. Урамга чыккач, эскәмиядә утыручы ике малайны күрде, ә эскәмия астында акча янчыгы ята. Кәрим, бу егетләрнеке дип уйлап, аларга бирде. Беренче тапкыр күргән янчыкны, Данил белән Тимур бер дә шикләнмичә, үзләренә алдылар.
–Рәхмәт, сиңа, брат, как раз шуны югалттык дип утыра идек, – дип, ялганнан сүзен башлады Данил.
–Ят әйберне һәрвакытта хуҗасына кайтарырга кирәк, урлау – гөнаһ ул, – диде Кәрим.
–Беләбез, беләбез, брат, кешене алдаганыбыз да, әйберен урлаганыбыз да булмады, – диде Тимур елмаеп, – Фәрештәләр сыман чиста һәм гөнаһсыз без, – дип, карашын дустына юнәлтте. Күзләре белән үзара нәрсәдер әйтешкән кебек булды Кәримгә, әллә тоелдымы икән?
–Озын сүзнең кыскасы, брат, мин Данил, ә тегесе Тимур, безгә үзеңнең телефон номерын бирсәң, якынрак танышыр идек, бәлки дуслашыр идек тә, – диде Данил.
Фәрештә шикелле намуслы малайларга ничек номерны бирмәскә инде? Егетләр Кәримнең кулын кысып, икенче якка киттеләр.
Өч көн узды. Малайның телефонына хәбәр килде: «Салам братан, пошли безгэ буген кунакка, якынрак танышырбыз, менэ бу адрес буенча килерсен…». Кәрим өй эшләрен тәмамлаган иде һәм яңа танышларына барырга булды. Навигатор аны ниндидер сәер ташландык гаражлар җиренә алып килде. Дөрес урынга килдемме? Навигатор, яки малайлар адрес белән ялгышмаганмы? Кәрим икеләнде, борчылуы йөзендә ныграк сизелде. Кинәт артыннан «шап» ителгән тавыш яңгырады, борылып караса, Тимур да монда икән. Кәрим тизрәк танышына йөгерде:
–Син дә минем кебек адаштыңмени? – мышкылдап сорады кунак.
–Брат, мин бу урыннарны үземнең биш бармагымны белгәнем сыман беләм, – бармакаларын күрсәтмәкче иде, әмма биш бармагы урынына дүртне күрсәтеп, – бишенчесен дә мин бик әйбәт белә идем, – дип көрсенде.
Малайлар шыксыз гаражларны узып, заманча дизайнлы, җылы, яктысына кереп, эчтә булган 4 малай Кәримгә кулларын биреп, таныша башладылар. Беренче карашка, әлеге бильярд шары кебек пеләш башлы егетләр малайга дорфа һәм каты булып күренде, ләкин бераз танышкач, исемнәрен белгәч, үзе турында сөйләгәч, аралары якынайды, хәтта «брат» урынына исеме буенча «Кәрим» дип атый башладылар. Шулай ук гараж янында күп кенә йозаксыз сәпитләр тора иде, боларны егетләр үзләре көйләп ремонтлыйлар икән, «веломастерская» дигәндәй. Яшүсмерләр күбесенчә телефон уеннары, акча һәм бокс турында сөйләшеп, вакыт уздыралар. Икенче очрашуга малайлар Кәримнең озын чәчен тәнкыйтьләп: «Мондый прическа белән кызлар гына йөри. Чын егетләргә оят булырга тиеш». Матур чәч иясенең моңа кәефе төште, әмма башкалардан ак карга сыман аерылып торасы килмичә, өченче очрашуга пеләш баш килде:
–Хәзер чистый наш человек булгансың, Кәрим, – дип, мактады яңа прическасын Артур.
–Фактишь, Артур, бу ширпотреб киемеңне дә ташласаң, чын пацан булачаксың, – дип, сүзен өстәде Әмир.
–Бу минем иң яхшы киемем, башкасы юк бит, – диде Кәрим.
–Братан, анысы өчен борчылма, хәзер модный иттереп сине киендәрәбез, – дип, Тимур ике размерга зуррак булган, искерәк кара олимпийка тоттырды. Шунда ук Кәримнең салынган киеме ике секунд эчендә юк булды, малай яңа кыяфәте йогынтысыннан шатлыгыннан айный алмыйча, әйбәт киеме турында онытып йортына кайтып китте. Әнисе малаен башта танымыйча, күзләрен акайтып, шаккатып урынында басып калды.
–Сәлам, әнием, мин кайттым, – дип малай балчыклы аяк киемен салды. Әнисенең кочаклап алуы булды, малай тәмәке исе сизелмәсен өчен тизрәк ычкынды.
–Кайларда йөрдең, улым? – дип, хафаланып сорады.
–Гыйззәт һәм Абдулла белән гулять иттем.
–Сәер, мин аларның әти-әниләренә шалтыраткан идем, өйдә калдылар дигәннәр иде.
–Ярар, ул синең эшең түгел, – дип, коры гына әндәште Кәрим.
Ана кеше ничәмә-ничә тапкыр улы белән сөйләшеп карарга теләсә дә, малай, я ялганлый, я дәшми.
Көннән-көн яшүсмернең холкы үзгәрә бара: теле ката, ә үзе тупас затка әверелә.
…Гаражда узган кичләрнең берсендә:
–Кәрим, брат, син доставкада курьер булып эшләгәнең турында сөйләгән идең, как раз бер йомышыбыз бар иде, – диде Данил.
–Нинди тагын йомыш? – дип сорады Кәрим.
–Әгәр үтәсәң синең авторитетың бу шәһәрдә күккә җитәчәк, һәрбер пацан кул биреп исәнләшергә теләячәк.
Мондый дан-шөһрәткә якынлашса, эшләр тигез, тормыш ышанычлы, ә кызлар үзләре сиңа караячак дип, уйлады Кәрим.
–Нинди эш соң ул?
–Обычный курьер эше инде, товарны А точкасыннан Б точкасына илтергә кирәк. Аның өчен сиңа курьер эш сумкасын өеңнән алырга кирәк булыр, туганнарыңа күренмә, сорасалар подработкага чыгам дип әйт.
Ризалашып, Кәрим товарны алып, йортына китте. Ялган абруйга иртә тартылган малай, нинди товар икәнен сорап та тормады, сораса да аңа дөресен әйтерләр идеме?
Ашыга-ашыга бүлмәсенә кереп, кирәкле әйберен алып чыкмакчы генә иде, әнисе киртә булды.
–Улым, кайда йөгәрәсең? – диде әнисе дулкынланган тавыш белән.
–Бер заказ эләкте, тиз генә илтәм дә, кайтам.
–Яхшы, улым, көтеп калам, Аллаһ ярдәменнән ташламасын инде…
Озын юл булганга күрә, Кәрим соңгы арадагы гамәлләре, үзе белән булган кискен үзгәрешләре турында уйланды. Яңа иптәшләр белән йөри башлагач, искеләре онытылды, кызыксындырмады, алар белән очрашмас өчен мең дә бер сәбәп табып, баш тартты. Дөрес эшләдемме соң мин? Алай эшләргә ярый мени? Уйларыннан сәпит йозагын кисә торган Илнар биздерде. Ниһаять, алдында тулы пазл җыелып бетте. Димәк мине алдалаганнар? Бернинди «веломастерской» да юк мени? Гараж янындагы сәпитләр урлап алынган? Ә мин хәзер нинди товар ташыйм соң? Фикерләрендә чуалган Кәрим, полиция машинасының тавышына бүленде, кинәт формадагы ике абый малайны кулга алдылар, ә өченчесе сумкасын актарып, бер шикле төргәк табып, чыгарды. Бичара, сөмсере коелып, өркеде, теле көрмәкләнде, сүз әйтә алмаслык халәткә килде. Хәл оператив җитезлек белән судка күчте. Ахыр чиктә, 16 яшьлек Нәсибуллин Кәримгә 228 статья буенча 10 ел төрмә каралды…
Кәрим каты калтыравыннан уянып китте, тизрәк көзгегә карады: башы пеләш, урындыгында ике размерга зур олимпийка асылынып тора. Телефонында берничә сәгать элек Данилдан җибәрелгән хәбәр: «Брат, йогер гаражга, сонга калма, авторитетынны кутэрэ торган бирем бирэбез сина» һәм төрле номерлардан алынмаган шалтыратулар. Олы якта яңалыклар бара: «Бүген җинаятьче яшүсмерләр төркеме урлау, талау, наркотиклар тарату сәбәпле кулга алынды». Бу бит Кәримнең яңа дуслары: Данил, Тимур, Артур, Әмир һәм Илнар.
–Улым, бүген ял көне ич, ә телефоныңда иртәнге будильниклар тора иде, син йокласын дип, мин аларны сүндереп куйдым, ачуланмассыңдыр инде, балам! – ягымлы тавыш белән диде әнисе.
Кәрим әнисенә әкрен генә карап:
–Рәхмәт, әнкәем! – диде һәм кысып кочаклап алды. Күзләреннән мөлдерәп яшь акты, мулланың сүзләре исенә төште: «Барлык авырлыкларны ул мәхәббәт һәм сабырлык белән күтәрә». «Әнием мине газаплардан саклап калгач, димәк, ул мине һаман да ярата…» – дип уйлады Кәрим.