Батыр шагыйрь
Муса Җәлил-бөек шагыйрь
Үрнәк аның тормышы.
Әсирлектә үлем белән
Тәмамланган язмышы.
Сугыш барган вакытта да
Шигырьләр иҗат иткән.
Ватаны өчен көрәшеп
Сугышчан юллар үткән.
Дошманнар газапласа да,
Һич тә башын имәгән.
Һәрчак горур булып калган
Бер дә курку белмәгән.
Шигырьләрен укыганда,
Без дә горурланыбыз.
Татарның зур шагыйре, дип,
Һәркемгә мактанабыз.
Шагыйрьдән үрнәк алабыз,
Без дә шигырь язабыз.
Киләчәктә Җәлил кебек
Кыю, үрнәк булырбыз.
Бабам хәтирәләре
Сугыш беткәнгә дә быел
Җитмеш биш ел тула.
Бабам еш сөйли миңа
Үз әтисе турында.
“Кызым, синең карт бабаң
Батыр сугышчы булган.
Беркайчан да курыкмаган
Дошманнарны күп кырган.
Әти сугышка киткәндә,
Миңа 10 иде бары.
Әтиләрен хәтерләми
Ул чорның балалары.”
Бабакаем сөйләгәндә
Минем күзләр яшьләнә.
Аның да күңеле тула,
Хәтирәләр яңара.
Юк, кирәкми бүтән сугыш,
Без тынычлык телибез.
Иртән гел кояш чыксын,
Кешеләр исән булсын!
Балаларның, аналарның
Күзләре яшьләнмәсен.
Тыныч, имин булсын дөнья,
Сугыш кабатланмасын!
Туган телемнең тәме
Үз телемдә сөйләшүнең
Беләм ич мин тәмнәрен.
Туган телем аша тоям
Бу дөньяның ямьнәрен.
Туган телдә аралашам
Әти-әнием белән.
Гаиләбездә туган телнең
Урыны һәрчак түрдән.
«Туган телеңне онытма!»-
ди миңа әби һаман.
Зур үскәч тә, картайгач та
Онытмам, һич онытмам!
Тел яшәсә, халкым яшәр,
Милләт тә яшәр әле!
Үземнең балаларым да
«Әни!» дип дәшәр әле!