XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Басу капкасы

Хәкимә карчык йокысыннан күтәренке кәеф белән уянды бүген.Үзалдына белгән догаларын укыганнан соң, янәдән төштәге рәхәт хисләргә бирелде.Әнә ачык басу капкасы төбендә кершән кебек ак күлмәктән ире Зариф басып тора. Кулында Хәкимәнең яраткан кыр чәчкәләре, йөзендә балаларча самими елмаю.Ул аны әллә нинди тылсымлы ым белән үзенә дәшә. Шулчак күк капусы ачылып киткән кебек була һәм басу капкасы ягына киң , иркен юл сузыла. Юл буйлап, көянтә-чикләкләрен иңенә салып, Хәкимә Зарифы янына ашыга.Таң әтәчләре кычкырганчы,чишмәгә барып җитәргә кирәк, су болганыр дип тә борчыла ул күңеленнән. Чү, әнә таң әтәчләре дә кычкыра түгелме? Юньсезләр, бераз сабыр итсәләр ни булыр иде инде, Зариф янына барып җитәргә дә күп калмаган иде бит… Төшен яхшыга юрады күпне күргән карчык. Балалары, җай табып, туган нигезенә алып кайтмаслармы дигән өмет чаткысы кабынды аның күңелендә. Ачык басу капкасы, киң юл йөрәгенә сары май булып ятты. Тәһарәт алып, иртәнге намазын укыганнан соң, балаларына, оныкларына исәнлек-саулык теләп дога кылды, торуларына әзер булсын дип, чәйнеген куеп җибәрде.Тик улы гына газиз әнкәсенең өметләрен акламады. Ни эшлисең бит, эше бик җаваплы шул, бердәнбер кызларының да мәшәкатьле вакыты дип, бу юлы да улын кичерде сабыр ана йөрәге. Барысын да эшкә озатканнан соң, көндәгечә авыл ягына караган тәрәзә янына утырып уйга талды Хәкимә. Биш чакрым юл…Эх,яшь чагы булса, йөгереп кенә узар иде авыл белән шәһәр арасын. Иренең сугыштан килгән үлем хәбәрен алгач, көнне төнгә ялгап эшләде. Аяксыздан-кулсыз дүрт баласын аякка бастырасы, кеше итәсе бар иде шул. Кояш чыкканчы, катыгын, сөтен, маен әзерләп, каладагы базарга ашыкты. Җәй көне чикләвек, җиләк җыеп, бераз акча туплаганнан соң , шактый “сәләмәләнгән” өен ныгытты. Ул чагында биш чакрым ераклыкта урнашкан район үзәге кул сузымында гына кебек иде шул. Әй , гомеркәйләр… күз сирпеп алганчы үтә дә китә икән ул. Нигезен ятим калдырып чыгып киткәненә дә бер ел була. Сугыш елларында урман кисәргә йөргәндә, агач астында калды ул.Соңгы вакытта шул хәлләрдән калган баш өянәге ешрак кузгала башлады. Балалары әнкәләрен калага алып китү турында сүз кузгаткач, җаны-тәне белән каршы булса да, сабыр гына ризалыгын белдерде. Хәкимәнең беренче тапкыр кендек каны тамган, беренче мәхәббәтен очраткан изге урыннарны ташлап китәсе килмәде, шулай да бүтән чарасы юк иде. Бөтен гомерен авылда уздырган әбекәйгә бик үк ошап бетмәде кала тормышы. Яшел чирәмне-асфальт, саф һаваны-күңелне болгаткыч бензин исе, табигатьтәге кошлар сайравын машина гүләве алыштырды. Җитмәсә, бөтен барлыгын биләп алган ялгызлык уты йөрәген көйдерде. Балалары эштә, оныклары укуда, ичмасам, хәл белешергә күршеләр дә керми. Монда тәртип шундый : һәр кеше үз “оясында” бикләнеп яши. Дөньяның ачысын-төчесен татыган карчыкның уйлары тагын туган нигезенә барып тоташты. Ялгыз түгел иде шул Хәкимә авылда, ялгыз түгел иде!.. Иренең кул җылысын саклап калган басу капкасы баганасына “сыенып” яшәде ул. Әбинең бу гадәтенә авыл кешеләре дә күнеккәннәр иде. Председатель Галигә дә рәхмәте бик зур. Хәкимәнең хәленә кереп, басу капкасын алып атасы урынга аны төзекләндереп, яңартып куйды. Менә ничә еллар инде Зарифын һәм авылның әзмәвердәй ирләрен сугыш кырына озаткан кыр-капка мәктәпне тәмамлаган егет-кызларын аң-белем алырга “очыртып җибәрә”, кунакка кайтучыларны колач җәеп каршы ала. Өйлә намазыннан соң Хәкимәнең догаларына яңасы килеп кушылды: “Я,Раббым,авылымның капкасын озын гомерле ит, шатлыклы, сөенечле очрашулар, хәерле хушлашулар урыны итеп әйлә”,-дип теләде ул. Якты уйларына “төренеп” йокымсырап киткән карчык сискәнеп уянып китте. Аның башында туктаусыз “Зарифы көтеп, зарыгып беткәндер “дигән уй бөтерелде. Тукта әле, нишләп ул һаман да ваемсызланып , кул кушырып утыра, ашыгырга кирәк, ашыгырга! Хәкимә әби, өс-башын да алыштырып тормыйча, иренең бердәнбер истәлеге булган чуклы шәлъяулыгын гына иңенә элеп, тиз генә урамга чыкты. Аның күңеле күбәләк кебек талпына ,оча иде . “Син генә кире борылып китә күрмә, Зарифым, мин хәзер кайтып җитәрмен, мин хәзер…” Балалары бүген эштән гадәттәгедән иртәрәк кайттылар. Ни гаҗәп , әниләре аларны ишек ачып каршы алмады. “Әнкәй” дип дәшүләренә дә җавап бирүче булмады. Кайда соң аларның газиз һәм бик-бик кадерле әнкәләре? Әллә авырып киткәнме? Хәкимә кухняда да, йокы бүлмәсендә дә күренмәде. Шулчак оныгы әбисенең авылга кайту турында сүз кузгатканын исенә төшерде. Барысы да машинага төялеп юлга кузгалдылар. Менә алар туган нигезләре каршында басып торалар. Бөтен нәрсә үз урынында, ишеккә куеп киткән йозак та шул килеш. Әнкәләре генә кая икән? Зиннәт хәлне аңлатканнан соң, бөтен күрше-күлән белән әбине эзләргә керештеләр. Председатель Гали дә бу эштән читтә калмады. Көн кичкә авыша башлаганда гына, Хәкимә әбине, басу капкасына сөялеп, мәңгелек йокыга талган килеш таптылар.

Валеева Айгуль Наилевна
Страна: Россия
Город: Мензелинск