XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Бары изгелек кыл!

Борын заманда булган, ди, бер куе урман. Искиткеч, калын, матур булган ул, төрледән төрле агачлар үскән. Һәрбер агач үз телендә сөйләшкән һәм һәрберсе дә үз гореф-гадәтләре белән бәйрәмнәрне уздырган. Алар төрлесе төрле телдә сөйләшсәләр дә, бер-берсен аңлашып, бәхетле һәм күңелле тормышта яшәгәннәр. Каеннар каен телендә сөйләшкән, имәннәр имән телендә. Уртак телләре хөрмәт теле булган. Ләкин бу урманда бер бик кечкенә , корыган агачлар куелыгында, караңгы, яшерелгән урынында качып-посып Карабур исемле рух яшәгән, ди. Аның үткән тормышы бик бәхетсез булган һәм ул бәхетле җирләрдә торганнарга көнләшеп гел начарлык кына эшләп йөргән. Агачларның күңелле тормышларын күреп, Карабурның җене чыккан. Шулай итеп ул үзе янына аның шикелле үк явыз булган шакал Шырханны чакырып ала. Болар берничә көн, дәвамында шушы агачларга ничек кенә сагыш китерергә микән дип, башларын ваталар. Инде көннәрен дә, төннәрен дә шуңа сарыф итеп, бик куркыныч уй-фикер килә болар:

— Мин шушы урманга коточкыч давыллар китерәм, агачларның хәлләре китеп, егыла башласыннар — , ди Карабур.

— Ярар, бу бик әйбәт фикер, әмма да ләкин , аннан соң нишлик соң без? Агачлар барыбер кайчан да булса көчләр туплап, яңадан бәхетле булачаклар, ди, Шырхан.

— Мин өч көн, өч төн буе менә бу агулы суны ясадым. Давыллар үткәч, яңгыр килер, ә мин өстән яңгырга кушып, шушы агуны сибәчәкмен.

— Аннан соң агачлар үләчәкләрме? Алар үлсәләр синең торган җирең дә бетәчәк бит инде.

— Юк, бу агу аларны бер төсле итәчәк, алар үзләренең үткәнен онытачак, бер төсле агачларга әйләнәчәкләр, телләрен бетерәчәк. Барысы да, бары тик бер генә телдә сөйләшәчәкләр. Мин беләм бу хәл аларны мәңгегә бәхетсез итәчәк! Ха-ха-ха!

— Кара нинди башлы икәнсең син, Карабур! Киттек әйдә, эшкә керешик тизрәк. Мин сиңа булышырмын , — ди Шырхан.

— Тукта, тукта! Кая ашыгасың син? Әйдә бераз көтеп торыйк. Алар атна саен берәр нинди бәйрәм үткәрәләр, шул вакытны көтеп алып, аларның иң бәхетле көннәрен , иң куркыныч көннәренә әйләндерик! Ха-ха-ха!

Менә аларның явызлык эшли торган көннәре дә килеп җитте. Алар, тал агачларының “Мамык очырту бәйрәмен” үткәрә торган көнен сайлап алалар. Иртә баштан ук Карабур зур давыл җибәрә, җир тетри һәм бөтен урман гүя кара томан белән каплангандай була. Агачларның ботаклары сына, яфраклары коелып бетә. Нишләргә белмичә, кайгыда калалар агачлар. Куркуларыннан сөйләшә алмас дәрәҗәгә җитәләр. Каты җил бу мескеннәрнең бөтен тормыш дәртен үзе белән очырып җибәрә. Ә Карабур белән Шырханга шул гына кирәк, озак вакыт көтеп тормыйча , урман өстенә күтәрелеп Кара бур да үз эшенә керешә. Бер мизгел эчендә урман тынып кала. Агачларның аңы томалана куркынып елыйлар да, елыйлар, чөнки аларның иң кадерле әйберләре- үзләренең туган телләре юкка чыкты. Каеннар да, имәннәр дә бер төслегә әйләнде. Дөньяның кызыгы калмый аларга. Инде күп тә үтми, бу мескен җаннарның тамырлары корый башлый, бик күп чирләр агачларга зыян китерәләр. Барысы да бер генә телдә сөйләшә башлагач, кечкенә агачлар бөтенләй сөйләшә белмиләр, телләрен онытып бетерәләр. Карабур белән Шырхан шатлана-шатлана моннан китеп баралар, эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп, шатланалар, аларның әле тагын бүтән бәхетле җирләр табып, бәхетсез итәселәре бар. Юлга кузгалалар.

Инде бу хәлләрдән соң байтак вакыт узгач, Шамил исемле бер малай урман буйлап йөрергә чыга. Ул җаны-тәне белән табигать ярата. Урманга беренче адымын атлаганнан соң ,ул сизенә, нәрсәдер булган бит бу урманга. Агачлар Шамилне шундук күреп алалар һәм аңа эндәшергә булалар.

— Хәәәй, малай! Булышчы зинһар безгә!

— Абау, кем бу?Кем миңа эндәшә?

— Без — агачлар булабыз.

— Искитмәле, мин сөйләшүче агачлар турында китаплардан гына укып белә идем, үземнең күзләрем белән күрергә дә насыйп булган икән.

— Әйтче әле, безгә үзеңнең исемеңне?

— Мин- Шамил булам.

— Шамил, безнең сиңа үтенечебез бар иде.

— Нинди микән?

— Инде бер-ике ел элек без шундый бәхетле яшәгән идек, һәрберебез үз телендә сөйләшеп, үз бәйрәмнәребезне гөрләтеп, гореф гадәтләрне саклый идек. Ләкин көннәрдән бер көнне ниндидер явыз затлар килеп безнең урманга коточкыч давыллар китереп һәм шул давыл җилләре белән безнең телләребезне, бәхетебезне дә алып киттеләр. Хәзер инде бөтенебездә бертөсле һәм шуңа безгә яшәргә күңелсез. Җитмәсә әле, күп кенә агачлар авырталар да.

— Сездә хәлләр начар икән шул…

— Шамил, безне коткара алмассың микән син?Без моннан узган һәрбер кешедән булышу сорыйбыз, ләкин алар безне ишетми, хәтта безнең авыртуга карамыйча , безгә зыян гына китерәләр.

— Әлбәттә, агачлар. Мин сезгә булышырга әзер. Табигатьне саклар өчен, җаным-тәнемне дә кызганмыйм!

— Рәхмәт, сиңа Шамилебез!

— Ләкин, миңа кайларга барырга кирәк микән соң? Кайдан сезне терелтә торган дару табарга?

— Хмм, яхшы сорау булды әле бу ,Шамил. Чыннан да, каян табасы микән ул дару дигән нәрсәне?

— Әйдәгез, агачлар, уйлап карыйк, кем булыр микән ул “явыз затлар” дигәннәрегез?

— Без аларны күреп калмадык, ләкин уйлый торгач, Карабур исебезгә төште. Безнең телләр беткәннән бирле урманга аның кайтканы юк һәм үзе дә ул бик бәхетле җаннардан түгел иде.

— Хәзер сезнең Карабур телсез калдырды дип әйтәсегез килә инде име?

— Әйе, нәкътә шулай.

— Уйларыгыз бик дөрес булырга охшаган. Минем тылсымлы урман җеннәре турында әкият китабым бар иде, әйдәгез шуны ачып карыйк.

— Әйдәгез!

— Хмм, монда язылган “ Карабур тормышы гел начар уйлардан гына торган, шуңа күрә ул бәхетлеләрнең тормышына көнләшеп гел зыян гына китереп тора”.

— Димәк, чыннан да шул булып чыга икән. Шамил, китаптан карап кара әле, аның хәзер торган урыны язылмаган микән?

— Монда “Карабур төрле кыяфәтләргә керә белә һәм бер урында гына тормый, элек ул калын урманында торган булса, хәзер Янар тауда яши.”

— Бик еракка киткән икән бу явыз. Ләкин, Шамил, борчылма без сиңа юлны әйтеп бирербез.

— Мин хәзер үк китәргә дә әзер!

— Әзер булсаң, тыңлап тор. Безнең урманнан чыкач, бик куркыныч күл бар. Ул бик зур, тирән һәм төрле хайваннар белән тулган. Ләкин син борчылма аның өчен, алар безнең дусларыбыз. Килеп җиткәч, үк су өстенә чыккан җәнлекләргә: “Мин телле агачларының дусты булам, аларны коткарырга килдем , Янартауга гына барып җитәргә кирәк иде”,- дигән. Ул күлне узганнан соң, сиңа бик бер тауга өч көн ,өч төн менәргә кирәк булачак . Тау итәгендә бер бик затлы Кош утырачак һәм син шул Кош өстенә атланып, Янартауга килеп җитәчәксең.

— Рәхмәт бик зур. Мин сезне коткарачакмын!

Шамил Янартауга таба юл тота. Инде күп тә үтми, күлгә дә барып җитә. Шул ук мизгелдә аның каршысына ул беркайчан да күрмәгән, ишетмәгән булган , төрле-төрле җанварлар чыга башлый. Шамил агачлар әйткән сүзләрне искә төшереп ала да, җәнлекләргә шул сүзләрне әйтеп бирә. Алар шундук югалалар. Күлне йөзеп чыккач, Шамил тауга таба китә. Агачлар әйткәнчә өч көн, өч төн тауга менгәннән соң, ул Кошны күреп ала. Күлдәге хайваннарга нәрсәләр турында сөйләде, Кошка да шуларны аңлатып бирде.

Кош:

— Инде, егет, изге гамәлләр кылып йөрисең икән. Бу бик яхшы эш, минем сиңа Карабурдан агачларның телләрен, бәхетләрен кайтарырга уңышлар телисем килә. Безнең күлне һәр кеше дә йөзеп чыга алмый, йөрәгендә һәм уйларында саф хисләр һәм ниятләр йөрткән кешене генә чыгара ул күл. Өстемә менеп утыр да, мин сине кирәк җиреңә кадәр алып барырмын,- диде.

Шуннан соң Кош , Шамилне атландырып, өч көн, өч төн төрле биек таулар, урманнар аша узып, әкияттәге сыман сарайлар күреп һәм адәм дөньясында күренмәгән хайваннар белән сөйләшеп килеп җитәләр тагын бер зур тау янына. Кош тау итәгендә малайны калдыра һәм әйтә: “ Егет, инде минем бурычым бетте, менә ул Янартау. Аның аръягына чыгарга тырыш. Анда төрле яман диюләр, явыз аҗдаһалар һәм Карабур”

Шамил Кошка бик зур рәхмәтләр укый һәм Кош кире үзенең тавына кайтып китә.

Тау итәгендә кып-кызыл булып җиләкләр үсә икән, шуны күреп Шамил азрак тамагын ялгап алырга һәм ял итәргә була. Ләкин, егетнең тамагы шундый ач булган ки, ул хәтта үзен куркыныч җирдә икәнен оныткан. Бу күзне алдау өчен ясалган тылсымлы җиләкләр булган икән. Шамил шундук егыла да, хәтерен югалта. Берничә сәгатьтән соң, ул уяна, ләкин бернәрсә дә хәтерләми. Озак уйлый торгач, кем икәнен һәм нәрсәгә монда килгән икәнен искә төшерә. Тауга менмәкче була, ләкин көче җитми. Шулай иттереп берничә көн буе тырыша-тырыша тауга менәргә көч туплый торгач, тауга менә. Ләкин шуның белән авырлыклар бетми. Бара торгач, бер бик ямьсез генә өйгә килеп җитә. Анда ул ниндидер тавышлар ишетә. Тыңлый торгач, аңлый бу Шакал белән Карабур тагы бер бәхет урлау турында уйлыйлар икән. Шамил бердә куркып тормыйча, бу өйнең ишеген җимереп кереп китә. Башта мөллаем генә сөйләшеп карый Карабур белән, ләкин килеп чыкмый. Аннары үзенең әйтәсе сүзләрен Шакалга әйтә, ләкин килешү булмый, Карабур тәкъдиме буенча алар кемнең хак икәнен сугышу аша белергә булалар. Бик каты килеп чыга бу сугыш, тигез җир- түмгәккә, түмгәкле җир тигезлеккә әйләнеп бетә. Икесенең дә хәлләре китә башлый, ләкин берсе дә бирешергә уйламыйлар иде. Шамил бөтен көчен җыеп соңгы тапкыр бәрергә була.Аның көченә Шакал бирелә һәм җиргә егылып төшә. Соңыннан Шамил янына барлык юлында очраткан булган хайваннар килә һәм аңа Карабурны да җиңәргә булышалар. Инде күп тә үтми, Карабур бөгелеп төшеп, үзенең җиңелүен таный алмыйча еларга тотына.

— Мине берсе дә яратмый да, хөрмәт тә итми! Мин бу дөньяда иң бәхетсезе! — дип, хурлыкка түзә алмый, үз-үзенә сөйләнеп утыра.

— Ә син үзеңнең берәр изге гамәл кылганың бармы соң?- дип сорыйлар аннан барысы да.

— Юк. Мин гел начарлык эшлим, чөнки миңа бүтәннәр дә начарлык эшлиләр!

— Алайса сиңа начарлык түгел,ә яхшылык та эшли башларга кирәк. Барсы да синнән тора, син башкаларга ничек карыйсың , алар да сиңа шулай ук карыячаклар,- ди Шамил.

— Чынлапмы?

— Әйе, чын-чынлап. Менә хәзер сиңа агачлардан гафу үтенеп, аларга туган телләрен кире кайтарырга кирәк булачак.

— Әлбәттә, мин шулай эшләячәкмен! Мине калдырмагыз гына, яме?

— Борчылма аның өчен , Карабур. Синең хәзер яңа дусларың бар, алар сине беркайчан да ташламаячаклар, яхшылыклар эшләргә өйрәтәчәкләр. Әйдәгез, кайтырга юл тотыйк!

Хәзер инде болар күп булгач бик тиз кайтып җитәләр. Ул вакытта агачларның хәле бөтенләй начар булып беткән икән. Карабур бу хәлне күреп, тизрәк гафу үтенергә тотына һәм даруны тиешле итеп һәрбер агач астына сала. Бер мизгел эчендә бөтен агачлар уянып китәләр һәм аларның зарыгып көткән туган телләре кире кайта. Шундук ул телләр урманында ун көн уен ясап, тугыз көн туен ясап бәйрәм уздыралар. Карабур үзен , ниһаять, бәхетле итеп хис итә башлый. Бәхетле булыр өчен үзеңне генә уйларга ярамый икәнен аңлый ул.

Бу әкият кенә булса да, аннан бик күп сабак алып була. Чыннан да, туган телләрсез яшәү бик кыен. Шуның өчен Шамил кебек үзеңнең якыннарыңны , илеңне һәм телеңне саклап, яратып яшәргә кирәк. Шушы изге гамәлләрне генә үтәп тә бәхетнең нидә икәнен аңларга мөмкин.

Альфиза Ибатуллина Ильнаровна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы