Принято заявок
2686

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Балачак»

Балачак

 

Балачагым узып бара,

Сизелми дә үземә,

Вакыйгалар алышына,

Өлгермимен үзем дә.

Уенчыклар моңаялар,

Уйнап та өлгермәдем,

Үсмер чакка кай арада

Җитешеп өлгергәнмен.

Ихтыяҗлар үзгәрәләр,

Таләпләрем дә бүтән,

Әгәр төбеннән уйласаң,

Үскәнмен икән күптән.

Моңсу булып китте кинәт,

Әй, мәшәкатьсез чагым,

Уйларым бары уенда,

Кайда син, балачагым?

Әни килеп кочып алды,

“Сабыем” диеп иңемнән,

Шул мизгелдә кире кайттым

Балачакка күңелдә.

Гайнутдинова Диана Маратовна
Страна: Россия
Город: Казань