Шәүкәт абый Галиев ул
Безнең авылда туган.
Бакырчыда уйнап-үсеп
Танылган шагыйрь булган.
Мин дә Бакырчы кызы
Исемем Әнисә була.
Шәүкәт абыйны уйлыйм да
Күнелдә шигырь туа.
Эх! Шигырь язасы иде
Кызык итеп, күп итеп.
Укысын иде кешеләр
Сокланып-исе китеп.
Юк шул, хыялланып кына
Барып чыкмый берни дә.
Әллә пешекче булырмын
Ул минем хәлдән килә.
Мин бит бер дә тик тора алмыйм
Ут бала мин, шук бала.
Укытучы апа әйтә
Тик тормас булма алай.
Нишләтим соң үз-үземне
Булмый бит тик утыртып.
Компьютер һәм уенчыклар
Карап тора котыртып.
Әни күзенә чалынсам
Аның соравы әзер.
Дәресне әзерләдеңме?- ди
Тикшереп карыйм хәзер.
Дәресне әзерләдем
Анысы гына ерунда
Гөлгенә апа шигырь яз,- ди,
Шәүкәт абый турында.
Шигырьне язуын яздым
Тик аңа ошар микән?
Әллә яңа шигырьне
Язырга кушар икән?
Әй, ярый, уйным әле бер туйганчы
Үсмер чак утеп китә.
Шигырьләрне олыгайгач
Язырмын насыйп итсә.