XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Балачак хыялы

Мин синең кебек чакта, дип,

Һәрчак сүз башлый әни.

Без бәләкәй чакларда, дип,

Елмая шул чак әби.

Ни сөйлиләр, һич аңламыйм

Мин бит әле үсмәгән.

Тау астында инеш суы

Билдән түбән төшмәгән.

Булыр әле әби кебек,

Әни кебек зур чагым.

Сагынып мин дә сөйләрмен

Кайда дип балачагым.

Филипова Алия Валерьяновна
Страна: Россия
Город: Муслюмово